Тишков Татарстан һәм Россиянең 12 еллык тел сәясәте нәтиҗәләрен бәяләде
2012–2025 елларда Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, дәүләт милли сәясәте стратегиясенең гамәлдә булган чорында баланслы тел моделе формалашты. Бу хакта тарихчы, этнолог Валерий Тишков «Татар-информ» агентлыгына белдерде.
Аның сүзләренчә, әлеге елларда икетеллелеккә аерым игътибар бирелде: рус телен дә, туган телләрне дә саклап калу максаты куелды. «Яшьләр өчен ике телне дә иркен белү кимчелек түгел, ә өстенлек дигән фикергә килделәр», – диде Тишков.
Шул ук вакытта галим билгеләп үткәнчә, узган 12 елда тел өлкәсендәге барлык мәсьәләләрне дә тулысынча хәл итеп бетерү мөмкин булмады. Бу проблема, беренче чиратта, аз санлы этник төркемнәр телләренә кагыла.





Комментарийлар