Татар телендә комикслар тәкъдим ителәчәк
Милли китапханәдә 4 хатын-кыз турында татар телендәге комикслар җыентыгы тәкъдим ителәчәк.
Киләсе шимбәдә, 3 февральдә, ТР Милли китапханәсендә татар телендә «Татар хатын-кызлары» комикслар җыентыгы презентациясе узачак. Чарада авторлар китапны ничек әзерләгәннәрен сөйләячәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Басмада дүрт героиняның тарихы яктыртыла: беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова, беренче татар хатын-кыз математигы Сара Шакулова һәм беренче татар очучысы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова. Китапханәдә шулай ук «Татар хатын-кызы герой була аламы?» дигән темага дискуссия үткәреләчәк.
Комиксларга текстны Рәдиф Кашапов язган, ә рәссамнар – Наталья Якунина, Юлия Галиәкбарова, Руслан Ибраһимов, Арина Филиппова.
Килүчеләр өчен керү алдан теркәлү буенча бушлай. Кунакларны 15:00 сәгатьтә Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан күргәзмә залында көтәчәкләр. Презентация татар телендә узачак.
Чыганак: "Татар-информ"
Комментарийлар