Логотип Магариф уку
Цитата:

Төркия журналы Вахит Имамов турында яза

«Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» журналының апрель санында язучы, журналист, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Вахит Имамов турында зур язма дөнья күрде.

Төркиядә нәшер ителә торган журнал өчен язманы Әнкара каласында яшәүче милләттәшебез филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан әзерләде. Мәкалә Вахит Имамовның 70 яшьлек юбилее уңаеннан  язылды.

    Вахит Имамов – тарихи романнар авторы, 12 ел төрле архивларда эшләп татар тарихын барлаган шәхес. Аның 30 лап  китабы нәшер ителгән.  Язучының берничә китабы минем үземдә дә бар. Заманында ул Төркия турында да язган булган. Шушы мәгълүматларның бер өлешен шулай ук язмама керттем. Төркия галимнәре хезмәтләрендә дә аның иҗаты искә алына. «Мәдәни җомга»дагы эшчәнлеге дә журнал язмасында урын алды, дип хәбәр итте “Гаилә һәм мәктәп” журналына Роза Корбан.
 

Фотолар «Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» журналыннан скриншот 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ