Логотип Магариф уку
Цитата:

"Тормыш агачы"

"Тормыш агачы"Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Казан Мэриясенең «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проектының дүртенче чарасы узды. Биредә Татарстан Республикасының 7 җирле халкы катнашты.«...

"Тормыш агачы"
Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Казан Мэриясенең «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проектының дүртенче чарасы узды. Биредә Татарстан Республикасының 7 җирле халкы катнашты.
«Халыклар йолдызлыгы» дип аталган проектның йомгаклау чарасы кунакларны квест-программа белән каршы алды. Бәйрәм тамашачылары бер үк вакытта җиде халыкның: русларның, татарларның, чувашларның, удмуртларның, мариларның, мордваларның һәм башкортларның традицион мәдәнияте белән таныша алдылар.
Кунаклар шулай ук төрле мастер-классларда катнашты. Алар арасында тамбур чигү һәм татар калфагы ясау буенча укытулар да бар иде. Балчык уенчыклар да ясарга өйрәнделәр. Шулай ук  кунакларны Юлия Әхмәтҗанованың «тамакса» керәшен күкрәк бизәкләре ясау, Лениногорск районыннан Александр Ванюков остасыннан агачтан уеп ясау, «марийские руны» марийская обережная чигү, курчак-закрутка, курчак-плетенка, удмурт күкрәк бизәкләре ясау буенча мастер-класслар кызыксындырды. Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасының җирле халыклары костюмнарының уникаль экспозициясе тәкъдим ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ