«Тукай иле» конкурсында катнаш
IV «Тукай иле» иҗади конкурсы игълан ителде. Бәйгенең максаты – Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, шагыйрьнең иҗатын, татар телен һәм әдәбиятын таныту. Конкурс Мәскәү татарлары автономиясе тарафыннан ТРның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә оештырыла.
Проект авторлары хәбәр иткәнчә, конурста Россиядә һәм БДБ илләрендә яшәүче 7–18 яшькәчә һәркем катнаша ала. Конкурска Габдулла Тукайга багышланган шигырьләр, җырлар, рәсемнәр һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре кабул ителә. Жюри игътибарына тәкъдим ителгән эшләрнең видео яки фотолары белән гаризаларны 2026 елның 5 апреленә кадәр tukai.ile@yandex.ru почта адресына юлларга кирәк. Шулай ук фото һәм видеоматериалларны #ТукайИле140 хэштэгы белән социаль челтәрләрдә дә урнаштырырга мөмкин, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары автономиясе.
Конкурсның номинацияләре:
1) Габдулла Тукай шигырьләрен татар телендә уку;
2) Габдулла Тукай шигырьләренә татарча җырлар башкару;
3) Габдулла Тукай иҗатына һәм шәхесенә багышлап иҗат ителгән татарча шигырьләр;
4) Габдулла Тукай иҗатына һәм шәхесенә багышланган сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре;
5) Габдулла Тукай әсәрләрен татар телендә төркем белән театральләштерү;
6) Габдулла Тукай шигырьләрен башка телләрдә уку.
Җиңүчеләр 25 апрельгә кадәр Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллегенең рәсми сайтында игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Халыкара туган тел көнендә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә үтәчәк.





Комментарийлар