Логотип Магариф уку
Цитата:

Учка сыйган дөньяда

Баланы түгәрәккә кертеп җибәреп, сәгать ярым аны көтеп утырасы бар.

Бу вакытта әниләр клубы оеша дисәм дә, ялгыш булмас. Бер яшьтәге, уртак мавыгулары булган балалар тәрбияләүче әниләр җыелган җирдә башкача була да алмыйдыр инде. Уку, дәрес әзерләү, өйдә эшкә өйрәтү, тәрбия ысуллары – теләсә кайсы темага тәҗрибә уртаклашып була монда. Соңгы арада укучыларның өлгереше начарланып китү хакында зарлары ешайды әниләрнең  3–4 нче  сыйныфлар турында сүз барса да, үсмерлек вакыты хәзер иртәрәк башлануы төп сәбәпләрнең берсе дигән фикер дә популяр. Тик баланың смартфоннан аерыла алмавы – иң зур дошман, дигән фикер белән һәр олы кеше килешә.
Хәйлә файдасы
Казанда яшәүче өч бала әнисе Гөлнур Шәйхетдинова икенче сыйныфта укучы улын телефоннан биздерү белән мәшгуль.
– Олы кызым Ясминә дүртенче сыйныфта укый, телефонга ябышып яту гадәте юк. Ә менә уртанчысы – улым Әмирне гаджеттан аерып алып булмый. Өченче чиректә укуы да түбән тәгәрәде. Укытучысы да берничә тапкыр кисәтү ясады. Бар гаепне телефоннан күрдем һәм ялгышмаганмын икән, – дип сөйли ул. – Мәктәптә вакытта элемтәдә булыр өчен гади генә төймәле телефон алып бирергә тәкъдим иттем. «Андый белән йөргәнче, бөтенләй телефонсыз калуым артыграк», – диде замана баласы. Танышым улына төймәле телефон алып биргәч, анысы, кеше күрмәсен дип, бәдрәфкә кереп кенә сөйләшеп чыга иде. Улыма кулга киеп куя торганын алдым – ул да кызыклы түгел, киеп тә караганы юк. Аптырагач, смартфонындагы уеннарны юкка чыгарырга булдым. Өйгә кайткач, әтисенең телефонында билгеле бер вакыт кына уйнап алырга рөхсәт ителә. Башкача гаджетка кагылырга да ярамый. Башта бик үпкәләп йөрде, тик бер-ике айдан кәефе дә үзгәрде, укуы да кабат 4 ле һәм 5 ле билгеләренә күтәрелде.
Ә минем иптәш кызым исә башка бер юлын тапкан. Бик еш кына кызының телефонын сүндереп, яшереп куя икән. Бала исә аны үзем югалттым дип уйлый. Күпмедер вакыттан смартфон үзе «табыла» шулай. Баланың әлегә кадәр әти-әнисенең хәйләсенә төшенгәне юк.
Ызгыш сәгате
Мәктәптә укырга комачаулый башлагач кына чын-чынлап смартфоннарның зыяны хакында уйлана башлыйбыз. Югыйсә борчымасын дип үзебез үк тууга баланың кулына телефон тоттырабыз бит. Таныш-белешләрегез арасында игътибар иткәнегез бармы икән: элек әти-әниләре, яңа модель телефон алгач, искесен балаларына бирәләр иде. Хәзер – киресенчә.
«11 нче сыйныфта укучы кызымда болай да гаиләдәге иң кәттә телефон иде инде. Җәй көне эшкә урнашып, яңасын алырлык акча эшләгәч, элеккесен миңа бирде», – ди Фәридә. Ярый ла, аның кызы телефонны үзе эшләгән акчага алган. Югыйсә балалар бакчасына ук гаджетлар күтәреп килүчеләр бар икән бит. Түләүле бакчада тәрбияче булып эшләүче Чулпан зарлана: «Бер әни өч яшьлек кызының кулына телефонлы сәгать тагып җибәргән. Бакчага килүгә бала анасына әллә ничә тапкыр шалтыратты Аннан фонарен кабызып уйный башлады. Башка балаларның күзе шунда гына. Карыйм дип үрелсәләр, монысы «күрсәтмим» дип кычкыра башлый, ә сабыйларның кызыксынуы көчле, аларның да тотып карыйсылары килә. Башланды елаш вә ызгыш. Чыдамагач салдырып куйдык. Бераздан әнисе безгә шалтырата: «Нигә салдырасыз, кидертегез! Аңа дип алынган бүләк бит ул», – ди. Тик барыбер аның белән килешмәдек. Ниемә кирәк өч яшьлек балага бакчада телефон? Кич кызын алырга килгәч, баласы каршында тавыш чыгарды әле әни кеше. Анда уртак фикергә ирешмәсәк тә, икенче көнгә кызчык сәгатьсез килде. Ярый тавыш шуның белән бетте. Балаларны тәрбияләп була ла ул, әти-әниләрне тәрбияләве кыенрак.
Яңа әдәп кагыйдәләре
Әлбәттә, тормышыбызның бер өлешенә әйләнгән заманча технологияләрдән баш тартып булмый, кирәк тә түгел. Ни дисәң дә, телибезме-теләмибезме, киләчәгебез шуңа бәйле. Ләкин ничек итеп гаджетлар куллану культурасын булдырырга соң? Барысы да өлкәннәрдән башлана бит. Яшь әти-әниләр арасында социаль челтәрләрдәге төркемнәрдән, туктаусыз нидер сату, тәкъдим итү уе белән шалтыратучылардан тәмам арып, телефонны куллануны бераз чикләргә тырышучылар очрый башлады. Кагыйдә буларак, телефонны кирәк өчен генә кулланучы алдынгы карашлы яшьләргә кагыла бу. Тик хәзер яңа күренеш: заманнан артта калырга теләмичә, әби-бабайларыбызга да смартфон тоттырды бит оныклары. Ә алар өчен Ватсап, Инстаграм челтәрләрендәге мөмкинлекләр, чынлап та, иксез-чиксез дөньяга әверелде. Туганнарыгыз арасында «Хәерле иртә», «Бәйрәм белән» дигән берьюлы ун-унбиш открытка, кызык тоелган видеоларны юллаучы өлкән буын вәкилләре бардыр. Алдан килештермичә, шәхси номерга эш буенча язмау; ялларда, эш сәгате беткәч, рәсми сөйләшүләр алып бармау; туктаусыз фото-видеолар белән «спамить» итмәү – болар замана кешесе белергә тиешле яңа әдәп кагыйдәләре.
Балалар бакчасындагы бәйрәмнәрне генә карагыз сез. Сабыегыз гомеренә беренче тапкыр шигырь өйрәнеп, күп кеше каршында чыгыш ясыйдыр. Аңа төбәлгән меңләгән күз карашыннан куырылып килгән мәлдә, иң якын кешесенең ышаныч сирпеп, яратып караучы күзләрен эзли ул. Ә без аңа смартфон экраны аша карыйбыз. Тизрәк төшереп алып, Ватсап аша башка якыннарыбызга таратырга омтылабыз. Әлеге мизгелләрнең телефон хәтерендә калуы мөһимме, әллә күңел түренә уелуымы? Бала бит телефон өчен чыгыш ясамый, аны тәрбиячеләре «Сине карарга әниең, әтиең, әбиең һ.б. киләчәк» дип өметләндерә. Тәрбия үзебездән башлана. Бала кечкенә чактан ук ике арага гаджетларны куймасак иде. Җанлы аралашуны берни алыштыра алмый. Ә бәйрәмнәрне истәлеккә калдырырга уйласагыз, алдан сөйләшеп, чыгышларны бер кешенең генә төшерүе, соңыннан үзара таратуын оештыру кыен түгел.
Белгеч фикере
Телефон урынына – аудиокитап
Наилә Бәширова, «Жасмин» психология һәм иҗат үзәге психологы:
Бала телефонда нигә озак утыра дигән сорауга, димәк, аның вакыты җитәрлек, башка шөгыле юк дип җавап бирергә була. Тик утырса, безне борчымаса, рәхәт бит. Шуңа күрә уенчык урынына смартфон тоттырабыз да инде. Эмоция һәм хис – икесе ике нәрсә. Хис күңелдә туа, һәм ул безнеке генә. Ә эмоция – ясалма рәвештә кәефкә, эчке кичерешләргә йогынты ясау. Күңелгә нидер җитмәсә, шул бушлыкны тутыру өчен эмоцияләрне тирә-юньнән эзли башлыйбыз. Китап укыйбыз, телевизор карыйбыз, телефон аша интернет киңлегенә кереп  китәбез. Мондый очракларда рухи дөньябыз баемый шул. Көләбез, елыйбыз, борчылабыз, «җылынгандай» булабыз. Тик күңелдә ничек салкын булса, шулай булып кала бирә.
Смартфонына «кереп китеп», уңайсыз кыяфәттә бөкрәеп бетеп утыручыларны күргәнегез бардыр. Болай гына ярты сәгать шулай утырып тор дисәләр, аның сабырлыгы җитмәс иде, мөгаен. Ә телефоны белән ул хәтта физик дискомфортны да тоймый.
Телефоннан бөтенләй баш тартырга түгел, ә баланы башка шөгыльгә күчерергә өйрәнергә кирәк. Бер танышым рульдә йөргәндә, янәшәдәге креслода барган баласы комачауламасын өчен, кулына гел телефон тоттыра иде. Бәйлелек барлыкка килә башлавын сизгәч, дөрес тәрбия юнәлеше алды. Хәзер сабые юлда аудиоәкият тыңлап бара.
Барлык психологлар бер тавыштан чаң суга: балага белем алудан, «развивашкалардан» бигрәк гаиләдәге көндәлек гап-гади җанлы аралашу, уртак шөгыльләр, уеннар кирәк. Ә без еш кына балага акча түгеп, аны төрле түгәрәкләргә йөртеп кенә үз вазифабызны үтибез дип саныйбыз. Аралашу өчен җаваплылыкны өстән төшерәбез: вакыт юк бит янәсе. Хәтта коронавирус сәбәпле илдә карантин игълан ителгәч тә, баланы өйдә нишләтеп бетерим дип күпме аналар хафага төште. Бу дөрес күренеш түгел.
Бар эшегезне читкә куеп, телефоннар турында әйтмим дә, бала белән якыннан аралашуны көненә биш-ун минуттан башлагыз. Әйе, бик аз кебек, ләкин күпләргә бу да авыр бирелә. Үзебез үзгәрсәк, балабыз да үзгәрер.

 

Ләйсән Низамова

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ