Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучылар һәм студентлар өчен интеллектуаль фестиваль

Казан дәүләт энергетика университетында интеллектуаль фестиваль башланып китә.

4  марттан 25 апрельгә кадәр Казан дәүләт энергетика университетында интеллектуаль фестиваль бара. Әлеге чарага мәктәп укучылары һәм студентлар да катнаша ала.

«Энергояз» фестивалендә катнашучыларны ике яшь категориясенә бүләчәкләр: университетлар һәм мәктәпләр/көллиятләр. Программада рус, татар һәм инглиз телләрендә сораулар белән 11 интеллектуаль дисциплина, шулай ук дүрт белем бирү программасы булачак, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе.

Укучыларны һәм студентларны «Интеллектуаль дуэль», «Тарих белгечләре», «Әдәби пентагон», «Дебатлар», «Эрудит-квартет» һәм башка уеннар көтә. Лекцияләр командада эшләү, халык алдында чыгыш ясау, вакыт һәм стресс белән идарә итү, иҗади фикерләү темаларына багышланачак.

Фото: Денис Гордийко

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ