Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар да укый, ә укучылар педагог һөнәрен үзләштерә

        Казан федераль университеты базасында 2020 елда педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез камилләштерү үзәге ачылганга әле өч ел гына. Аның укыту программасы «Мәг...

        Казан федераль университеты базасында 2020 елда педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез камилләштерү үзәге ачылганга әле өч ел гына. Аның укыту программасы «Мәгариф» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Быел анда 252 педагогның белемен күтәрергә җыеналар. Моның өчен бюджетта 1,3 миллион сум акча каралган.
        Укыту мәктәп, махсус урта уку йортлары укытучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре белән алып барыла. Дәресләр өстәмә һөнәри белем бирү программасы – квалификацияләрен камилләштерү буенча уздырыла. 
        Казанда укытучылар гына түгел, педагог һөнәрен сайларга җыенган укучылар да белемгә сусаган, күрәсең. Юкка гына башкалабызда «Казанның яңа педагогик сыйныфы» дигән шәһәркүләм проектта катнашучы мәктәпләр өчен грантлар конкурсы игълан ителмәс иде. Белгәнегезчә, әлеге проектка узган елның көзендә старт бирелгән булган. Ул мәркәзебезнең 25 мәктәбе базасында тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында укучылар педагогика, психология нигезләрен, КФУда вожатый булу серләрен үзләштерә.   
        Беренче урынга лаек булган уку йортына 1 миллион сум күләмендә субсидия бирү күздә тотыла. Моннан тыш, тагын өч белем бирү учреждениесенең һәркайсы 400 мең сумлык грантка ия булачак.  Әлеге грант «Казанның яңа педагогик сыйныфы» проектында катнашучы мәктәпләр һәм психологик-педагогик сыйныфлар эшчәнлеген күтәрү максатыннан булдырылган.
        Конкурс «Педагогик старт» һәм «Педагогик драйвер» дигән ике юнәлештә үткәрелә. Аның беренчесендә – психологик-педагогик юнәлештәге сыйныф укучылары, икенчесендә турыдан-туры әлеге проектта катнашкан мәктәпләр катнаша.   
        Конкурста катнашучыларны сайлап алу ике этапта үтәчәк. Аның 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр вакыт аралыгында үтә торган беренче этабында конкурста катнашучылар «Педагогический старт» номинациясендә социаль-педагогик әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашыруны күздә тоткан материалларны, «Педагогический драйвер» номинациясендә исә психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфлары булган мәктәпләрдә нәтиҗәле эшчәнлек оештыру мәсьәләләрен яктырткан проектларын тәкъдим итәргә тиешләр. 11 – 20 сентябрьдә үтәсе икенче этапта әлеге проектларны яклау булачак.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ