Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылачак

Рөстәм Миңнеханов Казан яр буенда укытучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылачагын әйтте.

Татарстанда Укытучылар һәм остазлар елын тантаналы ябу чарасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда укытучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылачагын әйтте.

«Казан яр буенда укытучылар хөрмәтенә сквер төзү һәм һәйкәл ясау эше башланды. Без аларны җәй көне ачарбыз. Шулай ук Казан университетында «Белем» музее ачылачак. Безнең тарафтан яшь укытучылар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын кире кайтару карары да кабул ителде», – диде Рәис.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда колледж укытучыларына яңа ноутбуклар биреләчәген дә әйтте.

«Быел 36 мең укытучы яңа ноутбуклар алды. Колледж, техникум укытучылары өчен дә бу мәсьәләне чишәрбез», – диде ул.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ