Логотип Магариф уку
Цитата:

Валда Шинясь узды

21 июньдә Татарстанның Тәтеш районы Килдеш авылында «Валда Шинясь» республика мордва мәдәнияте бәйрәме узды. Әлеге чара җәйге кояш торгынлыгы көненә багышлана.

Бәйрәм кунакларын Татарстан Рәисе, Парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советының мактаулы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

 

Бәйрәм аланында иртәдән Тюштян ярминкәсе, Балыкчы станы һәм мордва уеннары мәйданчыклары эшләде. Чара кунаклары өчен биредә мордва милли көрәше дә оештырылган иде, шулай ук тамашачыларга мордвача балык тоту серләрен ачтылар.  Балык тоту мордвалылар өчен гади генә кәсеп түгел, ә чын мәгънәсендә тормыш фәлсәфәсе. Бәйрәм кунаклары учак өстендә пешкән балык шулпасыннан да авыз итте, әлеге ризыкны пешерү серләренә төшенде.

         

Төп бәйрәм чаралары исә «Быть добру!» театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Мордовия җитәкчелеге исеменнән кунакларны Мордовия Республикасы Дәүләт Собраниясе рәисе урынбасары Наталья Долматова сәламләде. «Татарстан Республикасы үзенең кунакчыллыгы һәм тарихка һәм традицияләргә сакчыл мөнәсәбәте белән дан тота. Монда һәркем аңлый: Ватан кечкенәдән башлана ‒  гаиләне һәм туган учакны яратудан, шуннан зур патриотлык хисе барлыкка килә», ‒ дип ассызыклады ул.

 

Быел бәйрәмдә беренче тапкыр «Мокшэрзянь мазы стирь» матурлык һәм талантлар конкурсының финалы булды. Тамашачыларның игътибарын шулай ук мордва һәвәскәр курчак театрларының «Евксонь балаганнэ» фестивале һәм мордва милли костюмнары күргәзмәсе җәлеп итте.

Моннан тыш, мәйданда махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмә урнаштырылган иде. Анда хәрби хәрәкәтләр зонасыннан китерелгән экспонатлар тәкъдим ителде.

 

Бәйрәмнең фестиваль өлеше кысаларында Тәтеш, Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Кама Тамагы, Лениногорск, Чирмешән районнары, Казан, Яр Чаллы, шулай ук Ульяновск өлкәсе, Чувашия, Мордовия коллективлары чыгыш ясады. Быел бәйрәм беренче тапкыр халыкара дәрәҗәгә чыкты, фестивальдә Казахстаннан кунаклар катнашты. Концерт программасында барлыгы 22 мордва фольклор коллективы чыгыш ясады.

Чыганак һәм фото: ТР Дәүләт Советы рәсми сайты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ