Логотип Магариф уку
Цитата:

Ватанны саклаучылар көненә багышланган мастер-класслар узачак

22 февраль, шимбә көнне, Казанның яшүсмерләр клубларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бушлай чаралар сериясе узачак. Казанлыларны медальләр-магнит, күн брелок һәм шәмнәр ясау буенча гаилә мастер-класслары, спорт активлыгы һәм башкалар көтә, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Чаралар программасы:

 – Фоамираннан медаль-магнит ясау буенча мастер-класс – «Импульс» клубы (Айрат Арсланов ур., 11). Башлана – 10:00.

 
 – Спорт эстафеталары һәм ярышлар – «Витамин» клубы (Гавриил Державин ур., 3к3). Чара 10:00 сәгатьтә башлана.

 
 – Открытка ясау буенча мастер-класс – «Юни» клубы (Горький шоссесы, 43/1). Башлана – 12:00.

 
 – Стринг-арт техникасында күләмле эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс – «Остаз» клубы (Химиклар ур., 19). Башлана – 12:00.

 –  Скрапбукинг техникасында открытка ясау буенча мастер-класс  –«Старт» клубы  (Побежимов ур., 53). Башлана –  14:00.

 
 – Патриотик символлы ачкычлар өчен күн брелок ясау буенча мастер-класс – «Алтын кул» клубы (Гарифьянова, 34). Чара 14:00 сәгатьтә башлана.

 
 – Квиллинг техникасында брелок ясау буенча мастер-класс – «Модуль» клубы (Комиссар Габишев ур., 14а). Дәрес 15:00 дә оештырыла.

 
 – Табигый балавыздан шәмнәр ясау буенча мастер-класс – «Алга» клубы (Мәүлетов ур., 21). Башлана – 16:00.

 
 – Фетрдан билге (значок) ясау буенча мастер-класс – «Ника» клубы (Восстания ур., 59). Барлык теләүчеләрне 16:00 дә көтәләр.

Әлеге чараларда катнашыр өчен теркәлергә кирәк!

Фото: Марат Мугинов

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ