VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Киләчәк» темасына багышлана
1-5 август көннәрендә узачак VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Киләчәк» темасына багышланган. Бу хакта узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. «Без бу форумның төп темасын «Киләчәк» дип а...
1-5 август көннәрендә узачак VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Киләчәк» темасына багышланган. Бу хакта узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
«Без бу форумның төп темасын «Киләчәк» дип атадык. Чөнки яшьләр - ул безнең киләчәк», - дип белдерде форумның җитәкчесе Тәбрис Яруллин.
Форумның рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов форумда кабул ителәчәк резолюция максатлары турында сөйләде. "Аңа караган тәкъдимнәребез бар инде. Ул киләчккә юнәлгән. Аның уртак темасы - «30 елдан соң татар яшьләре, татарлар нинди булырга тиеш? Тулы канлы милли тормыш өчен нинди институтларыбыз булырга тиеш?». Чараларның күбесе киләчәкне барлауга юнәлдерелгән», - дип белдерде ул.
Комментарийлар