Хезмәтне бәяләделәр
XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы кысаларында республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Фәргать кызы Мусинаны «Фидакарь хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләде.
Гөлия Фәргать кызын ихластан лаеклы бүләк белән котлыйбыз!Киләчәктә дә милли мәгарифне күтәрү эшендә зур уңышлар теләп калабыз.
Сүз уңаеннан, «Мәгариф» журналының декабрь санында Гөлия Мусина белән кызыклы әңгәмәне укый алачаксыз. Төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен башкарылган эшләр, туган телебез һәм фидакяр хезмәт серләре турында сөйләштек.
Комментарийлар