Яшәү мәгънәсе
Мәсгудә ЮНЫСОВА, Буадагы М.М.Вахитов исемендәге гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат: шагыйрь Равил Рахмани иҗатына күзәтү аша укучыда якташ шәхеслә...
Мәсгудә ЮНЫСОВА,
Буадагы М.М.Вахитов исемендәге гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: шагыйрь Равил Рахмани иҗатына күзәтү аша укучыда якташ шәхесләр иҗаты белән кызыксыну; халкыбызның үткән тарихын, үз нәсел тамырларыңны барлау, өйрәнү теләге булдыру.
Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.
Кулланылган технологияләр: мәгълүмати, тикшеренү, критик фикерләүне үстерү технологиясе.
Танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, индивидуаль, төркем эшчәнлеге.
Җиһазлау: Р.Рахмани портреты, аның тормышы, иҗаты турында язылган мәгълүмати ярдәмлек, С.Зәйнетдинова язмасында «Яшәү яме» җыры видеоролигы, интерактив такта, проектор, ноутбук, презентация, Р.Рахмани китаплары, дәреслек (Закирҗанов Ә.М., Фәхретдинова Г.М. Әдәбият. 9 нчы сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016, 198 нче бит).
Дәрес барышы
(«Яшәү яме» җырын тыңлау.)
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Дәресебезне матур җыр тыңлау белән башладык. Бу нинди җыр? Аны ишеткәнегез бармы? Авторын беләсезме? Җырда нәрсә турында әйтелә? Төркемнәрдә фикерләшеп алыгыз әле. (Җыр тексты укучылар алдына куела.)
Көтелгән җаваплар
1 нче төркем. «Яшәү яме» җырының авторы – якташ шагыйрә Гөлнур Айзат. Җырда яшәүнең матурлыгы, җан сөйгән кеше, якыннар, туганнар, дуслар, гомер юлы, тормыш, ялгышмыйча, бәхетле яшәү турында җырлана.
2 нче төркем. Гөлнур Айзат туганнар, дуслар белән тату гомер иткәндә генә, яшәү матур булуы турында яза. Яшәүнең яме бәхеттә, татулыкта, тормышта дөрес юлны сайлый белүдә икәнлеген әйтә.
Укытучы. Димәк, дәресебезнең темасын билгеләдек. Үз алдыбызга нинди максат куярбыз?
Көтелгән җавап. Дәрестә яшәү яме турында сөйләшәбез. Якташ шагыйрьләр иҗаты белән танышырбыз. Шигырьләр укырбыз, анализ ясарбыз, фикер алышырбыз, сөйләм телен үстерербез.
Укытучы. Килешәм, укучылар. Рәхмәт. Ә сезнең өчен яшәү яме, яшәүнең мәгънәсе, матурлыгы нидә? Сез ничек уйлыйсыз? Һәрберегезнең алдында карточкалар бар. Анда “Сезнең өчен яшәүнең мәгънәсе нидә?” дигән сорау язылган. Үз фикерләрегезне язып куегыз әле. Дәрес башында ничек җавап бирерсез икән?
Көтелгән җаваплар
– Кеше бу тормышка бәхетле булыр өчен килә. Һәркемнең бәхете үз кулында. Син кешеләргә яхшылык эшләсәң, яшәвең дә мәгънәле була.
– Мин күп балалы гаиләдә яшим. Әти-әнием, туганнарымны яратам. Минем өчен яшәүнең мәгънәсе – әти-әниемнең исән-сау, сәламәт булуы, туганнар белән дус, тату яшәү.
– Миңа унбиш яшь. Тиздән гимназиянең 9 нчы сыйныфын тәмамлыйм. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, Буа ветеринария техникумында укуымны дәвам итәргә уйлыйм. Бу хыялларым тормышка ашар, максатыма ирешермен дип уйлыйм. Әти-әниемне дә шатландырасым килә. Минем өчен яшәүнең мәгънәсе шул.
Укытучы. Яшәүнең яме, мәгънәсе нидә? Укучылар, бу сорауга һәрберегез үзенчә җавап биргәнсездер. Тылсымлы әдәбият дөньясының түренә үтеп кергән саен, фикерләр төрлеләнә бара. Ишекләр ачылган саен, һәр язучы шул мәңгелек сорауны үзенчә аңлаганын белеп калабыз.
Бүген сезне якташ шагыйребез Равил Рахмани шигырьләре белән танышырга чакырам. Тормышта дөреслеккә, гаделлеккә омтылган шагыйрьне нәрсәләр борчый? Якташыбыз яшәүнең мәгънәсен нидә күрә? Укучылар, дәрестә шул сорауларга җавап табарга тырышырбыз.
III. Уку мәсъәләсен чишү
Укытучы. Р.Рахманиның тормыш юлына күзәтү ясап үтик.
1 нче укучы. Равил Рахмани 1949 елның 8 маенда Татарстанның Буа районы Адав-Толымбай авылында биш балалы гаиләдә туган. 1966 елда Буадагы М.Вахитов исемендәге урта мәктәпне, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 30 ел Татарстан китап нәшриятында хезмәт итә.
2 нче укучы. Р.Рахмани йөзләгән язма истәлекне бастырып чыгаруга хәзерли. 300 дән артык китапны редакцияли. 2007 – 2008 елларда «Әдипләребез» китабын төзеп чыгаруда катнаша. Анда Татарстанда яшәгән 700 татар язучысы турында мәгълүмат бирелә. Республикабызда һәм аннан читтә яшәгән галимнәр белән бергә «Татар әдәбияты тарихы» дигән сигез томлык проект өстендә эшли. Р.Рахмани – «Мең чакрымга мең чакрым» (2006), «Ачтым язмыш пәрдәләрен...» (2019) китаплары авторы; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш, Г.Исхакый исемендәге премияләр лауреаты.
Укытучы. Якташыбыз Р.Рахманины күп китаплар чыгарган автор дип әйтеп булмый. Ун яшеннән шигырь яза башлаган, шул елларда 4 нче сыйныфның уку дәреслегенә шигыре кертелгән авторның китаплары нигә аз соң? Төркемнәрдәге иптәшләрегез белән уйлашып карагыз әле. (Парталардагы ярдәмлекләрдән файдаланалар.)
Көтелгән җаваплар
1 нче төркем. Равил Рахмани башта балалар әдәбияты өлкәсендә эшли. «Татар балалар поэзиясе антологиясе»н төзеп чыгара, балалар поэзиясе тарихын өйрәнә. «Шигъри бишек», «Канатлы дөнья» китапларын яза. 2006 елда әлеге хезмәтләре өчен А.Алиш исемендәге премиягә лаек була. Бу өлкә аның күп вакытын ала. Шул сәбәпле шигърият белән шөгыльләнә алмый. Бу хакта ул: «Балалар әдәбияты – бакчада күбәләк куып йөрүче сабыйлар шигыре генә түгел. Ул – халкыбызның ничә мең ел дәвамында тупланып, эшкәртелеп һәм сайланып барлыкка китерелгән, киләчәк буыннарга илтәсе иң күркәм рухи җәүһәрләре!» – дип яза.
2 нче төркем. Равил Рахмани 10 яшеннән шигырьләр яза башласа да, аларны бастырырга бик ашыкмый. Начар шигырьләр язып, тормышта гаделсезлек булуын теләми. Үзен өлгереп җиткән шагыйрь дип санамый. Әдәбиятта яхшы әсәрләр генә булырга тиеш дип уйлый.
Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Әйе, Р.Рахманины ярым-йорты язылган шигырьләр канәгатьләндерми. Аның әдәбиятны «чүп-чар» белән тутырасы килми. Тормыш дөреслегенә ахыргача омтылган шагыйрь өчен барысы да гадел булсын. Гаделлек җырчысы буларак, Р.Рахмани шигърияттә чын хакыйкатькә омтыла. Шагыйрь иҗаты турында шигырьләре сөйли. Хәзер «Җиде бабай һәм бер онык» шигыренә мөрәҗәгать итик. (Талгын музыка астында аудиооязмада шигырь укыла. Шигырь тексты укучылар алдына куела.) Иҗади рәвештә шигырьгә анализ ясап карыйк.
Төркемдәге иптәшләрегез белән киңәшләшеп, таблицаны тутырыйк. Дәреслекнең 198 нче битендәге шигырьгә анализ үрнәген кулланыйк.
Төркемнәрдә гамәли эш
1 нче төркем
2 нче төркем
Көтелгән җаваплар (Нәтиҗә экранда күрсәтелә.)
1 нче төркем. Р.Рахманиның лирик шигыре белән таныштык. Ул күңел лирикасына карый. Лирик герой үз нәселенең үткән тарихы турында уйлый.Ул фаҗигале елларга туры килгән. Лирик геройның «көчләп тагылган тарих»тан чынлыкка кайтасы, бөтен дөнья татарларын берләштерәсе килә.
2 нче төркем. Шигырь дүрт юллы сигез строфадан тора. 8/7 үлчәмле. Икенче һәм дүртенче юллар рифмалашып килә. Кабатлаулар (иде – иде), чагыштырулар («кара, ничек охшашканбыз!»), сынландырулар («җиңдек-алдадык дигәннең мәкерен ачсаң иде»), эпитетлар (ябык еллар, чорның соры тузаны), метафоралар (гасырларны алып учка) шигырьне матурлый, тагын да баета.
Укытучы. Әйе, укучылар, Р.Рахманиның күңел халәте лирик герой хисләре аша безгә җиткерелә. Үз нәселе күргән фаҗигаләр шигырьләренә кызыл җеп булып сузыла. Ә нинди кимсетүләр күрә соң бу нәсел? Иптәшләрегезнең чыгышын тыңлыйк.
1 нче укучы. Шагыйрьнең әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да әби-бабайлары тормыш дөреслегенә ахыргача омтылган шәхесләр була. 1921 елгы ачлыкны җиңел үткәргән өчен, Р.Рахманиның әтисе ягыннан 60 яшьлек Хәбибрахман бабасын, кулак дип, гаиләсе белән йортыннан куып чыгаралар. Ул Магниткага җибәрелә, шуннан гаилә туган якка әйләнеп кайтмый.
2 нче укучы. Әнисенең абыйсы Гомәр Толымбай язучы, журналист, укытучы була. Утыздан артык китап чыгара. Аны «халык дошманы» дип кулга алалар, атып үтерәләр. Хатынын – балалар табибы Мәрьям Акчуринаны – сигез елга төрмәгә ябалар, уллары Хәнҗәрне, көчләп, балалар йортына озаталар.
3 нче укучы. Р.Рахманиның әнисе Бибиәминә дә кимсетелүләр күреп яши. Аны: «Халык дошманы сеңлесе кулак малае белән яши», – дип хурлыйлар. Дини гаиләдә туып үскән кешегә бу йөкне күтәрү бик авыр була. Иманлы, нурлы күңелле, мөнәҗәтләр тулы хикмәти сандыклы хатын барысына да түзә.
Укытучы. Укучылар, Бибиәминә апа улын да үзе кебек горур зат итеп үстерә. Р.Рахманиның шигырьләрендә әнисенең, бабаларының, нәселенең җан авазы яңгырый сыман. (Укучылар «Изге китап эчендә сакланган бабам васыяте» шигырен яттан укыйлар. Шигырь тексты һәр төркем алдына куелган.)
Укытучы. Шагыйрьнең бу шигыре кай ягы белән үзенчәлекле? Ни өчен автор әсәрен «Изге китап эчендә сакланган бабам васыяте» дип атады икән?
Көтелгән җаваплар. Мөселманнарда Коръән – изге китап. Бабайның васыяте шул китап эчендә сакланган. Шуңа күрә васыятьне үтәмичә калып булмый. Васыять – берәүнең үләр алдыннан әйтеп калдырган үтенече. «Ишәкләргә атланмагыз, вакланмагыз, таптанмагыз, бер урында ярты эш белән мактанмагыз», – дип, шагыйрь бабасының васыятен безгә ирештерә. Шигырьне укыганда, ул борынгы бабайларның фәрманы булып та ишетелә.
Укытучы. Укучылар, бабай нинди эшләрне васыять итеп әйтеп калдыра? Төркемнәрдә уйлашыгыз. Үзегезгә билгеләнгән строфаны аерып алып, өзекнең моделен төзеп карагыз. Икенче карточканы кулланып эшләгез. Модель буенча сөйләргә әзерләнегез. (Һәр төркемнең моделе тактада эшләнә.)
Куллану өчен сүзтезмәләр: үткән мирасны белү, көчле алыплар булу, милләтне саклау, көчсезлек күрсәтмәү, максатчан булу, юл куя белү, хөрмәт итә белү, бердәмлек, дус һәм тату булу, иманлы булу, җиңүләргә ирешү, милләтне саклау; мескенләнмичә, горур калу.
Көтелгән җаваплар
1, 2, 3 нче строфалар буенча 1 нче төркем төзегән модель:
4, 5 нче строфалар буенча 2 нче төркем төзегән модель
Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Дәресебезне: «Тормышта дөреслеккә, гаделлеккә омтылган шагыйрь Р. Рахманины нәрсәләр борчый? Якташыбыз яшәүнең мәгънәсен нидә күрә?» – дигән сорауларга җавап эзләүдән башлаган идек. Сездә нинди фикерләр туды? Шагыйрь өчен яшәүнең мәгънәсе нидә соң? Бүгенге сөйләшүебез сезнең өчен файдалы булдымы?
Көтелгән җаваплар:
– Р.Рахмани шигырьләре тирән фикерле. Шагыйрь тормышта гаделсезлек булмавын тели. Милләте дус, горур, көчле булганда, шагыйрь дә үзен бәхетле саный. Яшәүнең мәгънәсен шунда күрә.
– Шагыйрь шигырьләрен үз тормышыннан алып язган. Аны дөрес яшәргә, авырлыклардан курыкмаска әнисе, бабалары өйрәткән. Р.Рахмани да безнең мескен, көчсез, мактанчык булуыбызны теләми, начар юлга кереп китмәсеннәр дип борчыла.
– Дәресне тыңлагач, минем фикерләрем үзгәрде. Яшәүнең мәгънәсе мәктәпне яхшы билгеләргә бетерү генә түгел. Тормышта яхшы, гадел кеше булырга кирәк.
Укытучы. Килешәм, укучылар! Чыннан да, шагыйрь өчен яшәүнең мәгънәсе – иманлы булып, гадел, дөрес тормыш рәвеше алып баруда. Ул шигырьләрендә беркемне кабатламый. Иҗаты да оригиналь, эчкерсез булуы белән аерылып тора. Милләтнең киләчәге горур, көчле, ирекле, максатчан яшьләр кулында булганда, шагыйрьнең дә күңеле тыныч.
Укучылар, дәрес башында «Сезнең өчен яшәүнең мәгънәсе нидә?» дигән сорауга җавап язган идегез. Дәрес ахырында сездә нинди фикерләр барлыкка килде? Ниләр өстәп яза аласыз? Карточканың икенче баганасына да җавап язып, эшләрне тапшырабыз.

- Мотивлаштыру, оештыру

- II. Уку мәсъәләсен кую

Сораулар | Җаваплар |
Шигырьнең жанры | |
Тематикасы | |
Шигырь нәрсә турында? | |
Идеясе | |
Хис дәрәҗәсе |
2 нче төркем
Сораулар | Җаваплар |
Шигырьнең үлчәме | |
Ритмик төзелеше, рифмасы | |
Сурәтләү чаралары |

Бабайның васыяте: – Көчле көрәшчеләр булыгыз! – Халкыгызны саклагыз! – Көчсезлек күрсәтмәгез! – Бердәм, дус яшәгез! – Эшне ярты юлда калдырмагыз! |
4, 5 нче строфалар буенча 2 нче төркем төзегән модель
Бабайның васыяте: – Максатчан булыгыз! – Башкаларга юл куя белегез! – Иманлы булыгыз! – Милләтне саклагыз! – Җиңүләргә ирешегез! |
- Рефлексия
Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Дәресебезне: «Тормышта дөреслеккә, гаделлеккә омтылган шагыйрь Р. Рахманины нәрсәләр борчый? Якташыбыз яшәүнең мәгънәсен нидә күрә?» – дигән сорауларга җавап эзләүдән башлаган идек. Сездә нинди фикерләр туды? Шагыйрь өчен яшәүнең мәгънәсе нидә соң? Бүгенге сөйләшүебез сезнең өчен файдалы булдымы?
Көтелгән җаваплар:
– Р.Рахмани шигырьләре тирән фикерле. Шагыйрь тормышта гаделсезлек булмавын тели. Милләте дус, горур, көчле булганда, шагыйрь дә үзен бәхетле саный. Яшәүнең мәгънәсен шунда күрә.
– Шагыйрь шигырьләрен үз тормышыннан алып язган. Аны дөрес яшәргә, авырлыклардан курыкмаска әнисе, бабалары өйрәткән. Р.Рахмани да безнең мескен, көчсез, мактанчык булуыбызны теләми, начар юлга кереп китмәсеннәр дип борчыла.
– Дәресне тыңлагач, минем фикерләрем үзгәрде. Яшәүнең мәгънәсе мәктәпне яхшы билгеләргә бетерү генә түгел. Тормышта яхшы, гадел кеше булырга кирәк.
Укытучы. Килешәм, укучылар! Чыннан да, шагыйрь өчен яшәүнең мәгънәсе – иманлы булып, гадел, дөрес тормыш рәвеше алып баруда. Ул шигырьләрендә беркемне кабатламый. Иҗаты да оригиналь, эчкерсез булуы белән аерылып тора. Милләтнең киләчәге горур, көчле, ирекле, максатчан яшьләр кулында булганда, шагыйрьнең дә күңеле тыныч.
Укучылар, дәрес башында «Сезнең өчен яшәүнең мәгънәсе нидә?» дигән сорауга җавап язган идегез. Дәрес ахырында сездә нинди фикерләр барлыкка килде? Ниләр өстәп яза аласыз? Карточканың икенче баганасына да җавап язып, эшләрне тапшырабыз.
- Өйгә эш бирү
- Үз нәсел шәҗәрәңне төзергә.
- «Безнең гаилә өчен яшәүнең мәгънәсе нидә?» Әти-әниләрегез белән сөйләшеп, кечкенә чыгыш әзерләп килергә.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Кайнау процессы үзенчәлекләре
Илһам ШАКИРОВ, Буадагы М.М.Вахитов исемендәге татар гимназиясенең I квалификация категорияле физика укытучысы Максат: кайнау процессын өйрәнү, кайнау үзенчәлекләрен ачыклау һәм аңлату.П...
Илһам ШАКИРОВ,
Буадагы М.М.Вахитов исемендәге
татар гимназиясенең I квалификация
категорияле физика укытучысы
Максат: кайнау процессын өйрәнү, кайнау үзенчәлекләрен ачыклау һәм аңлату.
Предметара бәйләнеш: математика, тарих, табигать белеме.
Дәреснең төре: катнаш дәрес.
Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.
Җиһазлау: Releon цифрлы лабораториясе, штатив, спиртовка, су салынган колба, көнбагыш мае салынган колба, ноутбук, проектор, дәреслек (Пёрышкин А.В. Физика. 8 класс. – М.: Дрофа, 2019).
Дәрес барышы
Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
Максат: «Пар ясалу» темасын кабатлау, дәрес темасын формалаштыру.
Укытучы.
Мин – сәяхәтче,
Мин болытта,
Мин томанда,
Елга һәм океанда.
Мин очам, мин йөгерәм
Һәм шунда ук юк булам.
Бу шигырьдә нинди физик күренешләр карала? Болыт формалашуның нигезендә нинди физик күренеш ята? (Укучыларның җавабы.)
Укытучы. Пар ясалу турында белгәннәребезне искә төшерик әле. Моның өчен без экранда күргән текстка югалган сүзләрне кертәчәкбез.
Сыеклыкның парга әйләнүе ... нинди температурада була. (теләсә)
Сыеклык молекулалары сыеклыкның ... генә калдырып китә. (өслеген)
Парга әйләнү процессы сыеклыкның эчке энергиясе ... белән бергә бара. (кимү)
Парга әйләнү вакытында сыеклыкны калдырып китә торган молекулалар аскы катлам молекулалары белән ... көченә каршы эш башкаралар. (тартылу)
Укытучы. Парга әйләнү түбәндәге факторларга бәйле: 1) сыеклыкның төренә; 2) сыеклыкның температурасына; 3) сыеклык өстендә җил булу-булмавына; 4) сыеклык өслегенең мәйданына.
III. Дәреснең максатларын ачыклау, дәрестә чишә торган мәсьәләләрне ачыклау. Мотивация (10 мин)
Укытучы. Әйдәгез, хәзер экранда күрсәтелгән рәсемнәрне карыйк:
– Әйтегез әле: сез нәрсә күрәсез? (Томан)
– Без бу слайдта нәрсә күрәбез? (Су кайнап тора.)
– Бу рәсемдә нәрсә күрәсез? (Гейзер)
– Барлык каралган бу рәсемнәрне берләштерә торган нәрсә – ... (пар).
– Томан суның нинди агрегат торышы? (Сыек)
Укытучы. Шулай итеп, әйтегез әле:
– Нинди процесс пар ясалу дип атала?
– Пар ясалуның нинди ике төрен беләсез?
– Парга әйләнү нәрсә ул?
– Ә кайнауның нәрсә икәнен әйтә аласызмы?
Шулай итеп, бүген без нинди процессны өйрәнербез? (Кайнау процессы)
Укытучы. Әйе, парга әйләнү сыеклыктан пар ясалуның бердәнбер ысулы түгел. Башка юл да бар. Сез һәрберегез мәктәпкә барыр алдыннан иртә белән бер чынаяк кофе яки чәй эчәсездер, дип ышанам. Моның өчен без суны кайнатабыз. Кайнау – шулай ук физик күренеш. Бүген без су кайнавын күзәтербез һәм кайнап торган су серен ачарга тырышырбыз.
Хәзер, укучылар, төркемнәрдә эшлибез (һәр төркемдә 5 укучы). Өстәлләрегездәге кәгазь битләрен алыгыз.
Укытучы. Төркемнәрдә фикер алышканнан соң, беренче баганада, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, кайнау процессы турында үзегез белгән бар нәрсәне языгыз һәм икенче баганада – сез бүген дәрестә нәрсә белергә телисез? (Фикер алышу. Кайнау процессын өйрәнү планын бергәләп әзерләү. Яңа теоретик материалны өйрәнү.)
Укучылар белән бергә төзелгән яңа материалны өйрәнү планы:
Максат: төркемнәрдә эшләү аша эзләнү, коммуникатив, мәгълүмати күнекмәләрне үстерү.
1 нче тәҗрибә.
Укытучы. Җылыткычка бер колбада су куелган. Цифрлы лаборатория термодатчигы белән суның температурасын тикшереп торабыз. Ул компьютерга тоташкан. Компьютердан экранга Releon программасы ярдәмендә су температурасы арту графигы проекцияләнә. Су җылынгач, аның температурасы күтәрелә. (Укучылар кайнап торган су температурасын экраннан дәфтәрләренә язып алалар.)
Сыеклык кайнап чыккан температураны сыеклыкның кайнау температурасы дип атыйлар.
Суны җылытуны дәвам иттерәбез. Термодатчик кайнау вакытында температураның үзгәрмәвен күрсәтә. Димәк, кайнау вакытында сыеклыкның температурасы үзгәрми.
Укытучы. Суны җылытканда, судан парга әйләнү арта, кайвакыт без бу вакытта су өстендә томан күзәтә алабыз. Кызыклы фактларны карап китик.
Күпчелек кеше су парларын ак төстә дип уйлый. Чынлыкта су пары ак төстә түгел, ә үтә күренмәле, аның бөтенләй төсе юк. Көндәлек тормышта ак томанны без пар дип атыйбыз, ләкин физик мәгънәсендә томан – пар түгел, ә кечкенә тамчылардан торган су. Болытлар шулай ук су парларыннан түгел, ә кечкенә су тамчыларыннан тора.
Алга таба суны җылытканда, без колбаның төбендә һәм кырыйларында кечкенә һава күбекләрен күрәбез; нормаль шартларда суда эри торган газлар күп. Күбекләрдәге басым арта барган саен, күбекләр күләм буенча зурая.
Укытучы. Сыеклык эчендәге пар белән тутырылган һава күбекләренә нинди көчләр тәэсир итә? Газ басымы нәрсәгә бәйле?
Укучылар. Күбекләргә Архимед көче һәм авырлык көче тәэсир итә. Архимед көче сыеклыкның тыгызлыгына һәм сыеклыктагы җисемнең күләменә бәйле. Газ басымы күләмгә һәм температурага бәйле.
Укытучы. Ни өчен су кайнаган вакытта тавыш барлыкка килә?
Укучылар. Суда һәрвакыт эретелгән һава бар. Сыеклык күбек эчендә парга әйләнә, күбекнең күләме арта, Архимед көче авырлык көченнән зуррак була, күбек су өстенә күтәрелә. Күбек сыеклыкның өске салкын катламнарына кадәр күтәрелгәч, күбек эчендә туенган парларның басымы кими һәм күбек «җимерелә». Бу процесс характерлы тавыш белән бара. Су өслегендә күбек ярыла, аннан парлар һавага кача, кайнау процессы күзәтелә.
Кайнау – билгеле бер температурада сыеклыкның бөтен күләмендә пар куыклары хасил булу белән бергә бара торган интенсив рәвештә пар халәтенә күчү ул.
2 нче тәҗрибә. Җылыткычка бер колбада көнбагыш мае куелган. Цифрлы лаборатория термодатчигы белән май температурасын тикшереп торабыз. (Укучылар кайнап торган май температурасын экраннан дәфтәрләренә язып ала.)
Нәтиҗә ясау: hәрбер матдәнең үз кайнау температурасы бар.
Дәреслектәге «Кайнау температурасы» таблицасы белән эшләү
Укытучы. Кайсы матдә иң югары кайнау температурасына ия? Ә кайсысы иң түбән? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)
Видео карау. Бүлмә температурасында су кайнау процессы.
Укытучы. Суның 100 °C температурада кайнавын һәркем белә. Ләкин без моның гадәти атмосфера басымында гына (якынча 101 кПа) дөрес икәнлеген онытмаска тиеш. Басым арта барган саен, суның кайнау температурасы да арта. Мәсәлән, француз галиме Дени Папин уйлап тапкан чүлмәк – «скороварка»ларда ризык 200 кПа басымы астында пешерелә. Бу очракта суның кайнау температурасы 120 °C ка җитә. (Тактада – слайд.) Гадәттәге чүлмәккә караганда, югары басым астында пешерүнең өстенлекләре күп. Беренчедән, бу безгә ит, чөгендер, борчак, фасоль һ.б. продуктларны тизрәк пешерергә мөмкинлек бирә һәм тизләтелгән пешерү ярдәмендә продуктларда максималь күләмдә витаминнар һәм туклыклы матдәләр саклана.
Киресенчә, басым кимегәндә, су кайнау температурасы кими. Моңа без видеоны карагач инандык.
Укытучы. Кайнау процессын парга әйләнү процессы белән чагыштырыгыз. Кайнау процессына билгеләмә бирегез.
Укучылар. Парга әйләнү – сыеклык өслегеннән, ә кайнау сыеклыкның бөтен күләмендә бара. Парга әйләнү процессы теләсә нинди температурада бара, ә кайнау һәрбер матдә өчен билгеле бер температурада күзәтелә, бу температура кайнау температурасы дип атала. Парга әйләнү вакытында температура кими, кайнау вакытында температура даими кала.
Укучылар, эшне дәфтәрдә дәвам итәбез. Дәфтәрегезгә язып куегыз:
Пар ясалу:

Укытучы. Өйдә сез 18 нче параграф белән эш итәрсез. Параграфны игътибар белән укыганнан соң, сорауларга җавап бирегез, аннары дәфтәрегездә кыскача план төзегез.
Өстәмә бирем. Кайнау күренеше турында хикәя әзерләгез.

- Оештыру этабы (1 мин)
Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
- Белемнәрне кабатлау һәм актуальләштерү (5 мин)

Мин инде беләм | Минем беләсем килә |
Укытучы. Төркемнәрдә фикер алышканнан соң, беренче баганада, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, кайнау процессы турында үзегез белгән бар нәрсәне языгыз һәм икенче баганада – сез бүген дәрестә нәрсә белергә телисез? (Фикер алышу. Кайнау процессын өйрәнү планын бергәләп әзерләү. Яңа теоретик материалны өйрәнү.)
Укучылар белән бергә төзелгән яңа материалны өйрәнү планы:
- Кайнау процессы. Су кайнау процессын демонстрацияләү.
- Суның кайнау температурасын цифрлы лаборатория ярдәмендә билгеләү.
- Көнбагыш маеның кайнау температурасын цифрлы лаборатория ярдәмендә билгеләү.
- Төрле матдәләрнең кайнау температурасы.
- Югары басым астында кайнау.
- Түбән басым астында кайнау.
- Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү (15 мин)
Максат: төркемнәрдә эшләү аша эзләнү, коммуникатив, мәгълүмати күнекмәләрне үстерү.
1 нче тәҗрибә.
Укытучы. Җылыткычка бер колбада су куелган. Цифрлы лаборатория термодатчигы белән суның температурасын тикшереп торабыз. Ул компьютерга тоташкан. Компьютердан экранга Releon программасы ярдәмендә су температурасы арту графигы проекцияләнә. Су җылынгач, аның температурасы күтәрелә. (Укучылар кайнап торган су температурасын экраннан дәфтәрләренә язып алалар.)
Сыеклык кайнап чыккан температураны сыеклыкның кайнау температурасы дип атыйлар.
Суны җылытуны дәвам иттерәбез. Термодатчик кайнау вакытында температураның үзгәрмәвен күрсәтә. Димәк, кайнау вакытында сыеклыкның температурасы үзгәрми.
Укытучы. Суны җылытканда, судан парга әйләнү арта, кайвакыт без бу вакытта су өстендә томан күзәтә алабыз. Кызыклы фактларны карап китик.
Күпчелек кеше су парларын ак төстә дип уйлый. Чынлыкта су пары ак төстә түгел, ә үтә күренмәле, аның бөтенләй төсе юк. Көндәлек тормышта ак томанны без пар дип атыйбыз, ләкин физик мәгънәсендә томан – пар түгел, ә кечкенә тамчылардан торган су. Болытлар шулай ук су парларыннан түгел, ә кечкенә су тамчыларыннан тора.
Алга таба суны җылытканда, без колбаның төбендә һәм кырыйларында кечкенә һава күбекләрен күрәбез; нормаль шартларда суда эри торган газлар күп. Күбекләрдәге басым арта барган саен, күбекләр күләм буенча зурая.
Укытучы. Сыеклык эчендәге пар белән тутырылган һава күбекләренә нинди көчләр тәэсир итә? Газ басымы нәрсәгә бәйле?
Укучылар. Күбекләргә Архимед көче һәм авырлык көче тәэсир итә. Архимед көче сыеклыкның тыгызлыгына һәм сыеклыктагы җисемнең күләменә бәйле. Газ басымы күләмгә һәм температурага бәйле.
Укытучы. Ни өчен су кайнаган вакытта тавыш барлыкка килә?
Укучылар. Суда һәрвакыт эретелгән һава бар. Сыеклык күбек эчендә парга әйләнә, күбекнең күләме арта, Архимед көче авырлык көченнән зуррак була, күбек су өстенә күтәрелә. Күбек сыеклыкның өске салкын катламнарына кадәр күтәрелгәч, күбек эчендә туенган парларның басымы кими һәм күбек «җимерелә». Бу процесс характерлы тавыш белән бара. Су өслегендә күбек ярыла, аннан парлар һавага кача, кайнау процессы күзәтелә.
Кайнау – билгеле бер температурада сыеклыкның бөтен күләмендә пар куыклары хасил булу белән бергә бара торган интенсив рәвештә пар халәтенә күчү ул.
2 нче тәҗрибә. Җылыткычка бер колбада көнбагыш мае куелган. Цифрлы лаборатория термодатчигы белән май температурасын тикшереп торабыз. (Укучылар кайнап торган май температурасын экраннан дәфтәрләренә язып ала.)
Нәтиҗә ясау: hәрбер матдәнең үз кайнау температурасы бар.
Дәреслектәге «Кайнау температурасы» таблицасы белән эшләү
Укытучы. Кайсы матдә иң югары кайнау температурасына ия? Ә кайсысы иң түбән? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)
Видео карау. Бүлмә температурасында су кайнау процессы.
Укытучы. Суның 100 °C температурада кайнавын һәркем белә. Ләкин без моның гадәти атмосфера басымында гына (якынча 101 кПа) дөрес икәнлеген онытмаска тиеш. Басым арта барган саен, суның кайнау температурасы да арта. Мәсәлән, француз галиме Дени Папин уйлап тапкан чүлмәк – «скороварка»ларда ризык 200 кПа басымы астында пешерелә. Бу очракта суның кайнау температурасы 120 °C ка җитә. (Тактада – слайд.) Гадәттәге чүлмәккә караганда, югары басым астында пешерүнең өстенлекләре күп. Беренчедән, бу безгә ит, чөгендер, борчак, фасоль һ.б. продуктларны тизрәк пешерергә мөмкинлек бирә һәм тизләтелгән пешерү ярдәмендә продуктларда максималь күләмдә витаминнар һәм туклыклы матдәләр саклана.
Киресенчә, басым кимегәндә, су кайнау температурасы кими. Моңа без видеоны карагач инандык.
- Белемнәрне ныгыту (9 мин)
Укытучы. Кайнау процессын парга әйләнү процессы белән чагыштырыгыз. Кайнау процессына билгеләмә бирегез.
Укучылар. Парга әйләнү – сыеклык өслегеннән, ә кайнау сыеклыкның бөтен күләмендә бара. Парга әйләнү процессы теләсә нинди температурада бара, ә кайнау һәрбер матдә өчен билгеле бер температурада күзәтелә, бу температура кайнау температурасы дип атала. Парга әйләнү вакытында температура кими, кайнау вакытында температура даими кала.
Укучылар, эшне дәфтәрдә дәвам итәбез. Дәфтәрегезгә язып куегыз:
Пар ясалу:
Парга әйләнү а) сыеклыкның өслегеннән генә була; ә) парга әйләнү теләсә нинди температурада бара. | Кайнау а) сыеклык өслегеннән генә түгел, һава күбекләре эчендә дә; ә) һәр сыеклык өчен tкайнау = const. |
Сыеклык кайнап чыккан температураны сыеклыкның кайнау температурасы дип атыйлар.
Кайнау – билгеле бер температурада сыеклыкның бөтен күләмендә пар куыклары хасил булу белән бергә бара торган интенсив рәвештә пар халәтенә күчү ул.
- Өй эше (1 мин)
Укытучы. Өйдә сез 18 нче параграф белән эш итәрсез. Параграфны игътибар белән укыганнан соң, сорауларга җавап бирегез, аннары дәфтәрегездә кыскача план төзегез.
Өстәмә бирем. Кайнау күренеше турында хикәя әзерләгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар