Яшел Үзәндә Равил Сәйфетдиновны искә алдылар
9 декабрьдә Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы мәктәбендә укытучы, шагыйрь Равил Сәйфетдинов иҗатына багышланган III төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары узды. 2013 елда әлеге мәктәптә Р. Сәйф...
9 декабрьдә Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы мәктәбендә укытучы, шагыйрь Равил Сәйфетдинов иҗатына багышланган III төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары узды. 2013 елда әлеге мәктәптә Р. Сәйфетдинов катнашында сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесе үткәрелгән иде. Узган уку елында әлеге бәйге читтән торып үткәрелде. Ул укуларда Курган өлкәсенең Кызылбай мәктәбе укучылары да катнашты. Эш шунда: 2017 елның ноябрендә Курган өлкәсендә узган «Татар мәгарифе көннәре»ндә безнең мәктәп белән Кызылбай мәктәбе арасында үзара хезмәттәшлек килешүе төзелгән иде. Шушы вакыттан без әлеге мәктәп коллективы белән даими аралашып яшибез. Быелгы укуларга да алар безгә укучылар сөйләгән шигырьләрне җибәрделәр.
Ялган шөһрәт, даннар белән түгел,
Эшең белән калдыр эзеңне.
Эзләп тапсын кеше мәхәббәте
Тормыш эчләреннән үзеңне.
...Сандугачны тыңла, – күренми дә, –
Җыры белән ничек хөрмәтле.
Равил Сәйфетдинов
“Ялган шөһрәт белән түгел” исемле шигыреннән алынган бу юллар Равил Гарәфетдин улы Сәйфетдиновның үзенә бик туры килеп тора. Мулла Иле урта мәктәбендә кырык биш ел буе берөзлексез тырышып, чын күңел биреп хезмәт иткән ул. Иң беренче чиратта, Равил Сәйфетдинов – коеп куйган укытучы. Йомшак күңелле, барлык кешеләрне дә эчкерсез ярата белә торган һәм үзе дә халык тарафыннан бик тә үз ителүче үзенә генә бертөрле булган зыялы шәхес иде.
Бәйгегә барлыгы Яшел Үзән шәһәре һәм районы мәктәпләреннән 120 эш кабул ителде. Укучыларның чыгышларын һәм иҗат эшләрен “Равил Сәйфетдинов әсәрләрен сәнгатьле уку”, “Равил Сәйфетдиновның Яшел Үзәнгә багышланган шигырьләрен сәнгатьле уку” (Яшел Үзәннең 90 еллыгы уңаеннан), «Каләм тибрәтү» (яшь иҗатчылар), “Равил Сәйфетдинов иҗаты – рәсемнәрдә” (яшь рәссамнар), “Равил Сәйфетдиновның тормышы һәм иҗаты буенча тикшеренү һәм проект эшләре” номинацияләрендә районыбызның тәҗрибәле укытучыларыннан, студентлардан, Равил Сәйфетдинов иҗатын бик яхшы белүче җәмәгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде һәм урыннар билгеләде.
Укытучылар тарафыннан «Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе» номинациясенә тәкъдим ителгән дәрес һәм дәрестән тыш чаралар методик кулланмалары шулай ук югары бәяләнде. Укучылар һәм укытучыларның барысына да районыбыз мәгариф идарәсенең дипломнары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Күңелләрне җилкетерлек бию, җырлар белән үрелеп барган әлеге бәйге кичә төсен дә алды. Укучылар Равил абый Сәйфетдиновның шигырьләрен ихлас күңелдән һәм ләззәт белән сөйләделәр, үзләрен шигърият диңгезендә йөзгән кебек хис иттеләр. Аның әсәрләре буенча язылган рәсемнәр искиткеч зәвык белән башкарылган иде. Нәкъ менә шундый чаралар туган телебезнең аһәңен, сафлыгын пропагандалауда мөһим дәлил булып тора.
Тарихи белешмә
Равил Гарәфетдин улы Сәйфетдинов 1938 елның 14 октябрендә Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында туган. Урта мәктәпне бетергәч, 1956–1961 елларда Казан дәүләт университетында укыган. 1961–1963 елларда Самара өлкәсендәге Гали урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1963–2007 елларда берөзлексез Мулла Иле мәктәбендә хезмәт иткән: авыл мөгаллиме буларак, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, немец теле, гарәп теле, дин тарихы предметларын укыткан. 1968 – 1970 елларда – завуч, 1971–2000 елларда мәктәп директоры булган. Ул – Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, СССР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Аның “Кичке шәфәкъ” (2000), “Мулла Иле моңнары” (2010), “Бәхет үзәне” (2014), “Аксакал язмалары” (2017) китаплары басылып чыга. Равил хәзрәт Сәйфетдин 2005 нче елдан алып Мулла Иле мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкара. 2018 елның 10 февралендә вафат була.
Равил Сәйфетдинов – шигырьләренә үз вакытында Хәсән Туфан югары бәя биргән үзенчәлекле шагыйрь. Мәктәп елларыннан алып гомеренең азагына кадәр ул иҗат белән шөгыльләнде.
Халык шагыйре Илдар Юзеев “Ак төнбоек күлләрдә” (1998) дигән шигырьләр циклының сүз башында аның турында үзе “мөгаллим дә, шагыйрь дә булган сәләтле шәхес”ләрнең берсе дип язган. Язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин үзенең биш томлы “Сайланма әсәрләр”ендәге “Шигырь мәҗнүне” (Шагыйрь – мулла-укытучы Равил Сәйфетдин) (2013, икенче том) исемле саллы мәкаләсендә “әлегәчә тиешле бәясен алмаган шагыйрь” Равил Сәйфетдинов иҗатына югары бәя бирә. (489–510 б.)

Сәйфетдинов Рөстәм Равил улы,
Яшел Үзән районының 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры
Комментарийлар