Зәйдә Бөтенроссия Президент спорт уеннарының төбәк этабы узачак
29–31 май көннәрендә Зәй районында Бөтенроссия Президент спорт уеннарының төбәк этабы узачак.
Ярышларда Ютазы, Зәй, Теләче, Түбән Кама, Бөгелмә, Тукай, Нурлат районнарыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллыдан 12 команда составында 144 укучы катнашачак. Алар 2025 елның муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшылары булып танылды.
Ярышлар программасына түбәндәге спорт төрләре керә: баскетбол (дисциплина «баскетбол 3х3»), волейбол (катнаш команда), җиңел атлетика, өстәл теннисы, футбол (дисциплина «мини-футбол» - футбол 5х5), программаның өстәмә төре: шахмат.
Төбәк этабында җиңүчеләр финалда республиканы тәкъдим итәчәк.
Президент спорт уеннары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уздырыла.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар