Зөфәр Мөхәммәтшин: «Һәркем эшмәкәр була ала»
Төмән эшмәкәре, җәмәгать эшлеклесе Зөфәр Мөхәммәтшин – бүген күп яшьләргә үзенең яшәү рәвеше, фикерләре белән үрнәк булырдай шәхес. Ул буш сүз сөйләмәс: адымнары ныклы күренә, эшләре белән хөрмәт казана. Бүген өлкәнең өметле яшьләренең берсе белән таныштырабыз.
–Зөфәр Илдарович, Сез кайда туып үстегез? Сез нинди гаиләдән? Бала вакытта кем булырга хыялланган идегез?
– Мин Төмән шәһәрендә тудым. 90 нчы елларның кырыс җилләре безнең гаиләне дә читләп үтмәде. Әни ул чорда хастаханәдә эшләде, әти Суднолар төзү заводында цех начальнигы булып. Хезмәт хаклары аз булу сәбәпле, Яулытора районының Яңа Атьял авылына күченеп кайттык. Миңа ул вакытта 5–6 яшь булгандыр. Авылда 17 яшькә хәтле әти белән әни кочагында, татар мохитендә яшәп, укып, аралашып үстем. Хәзерге вакытта әти авылда гомер кичерә. Әниемнең бакый дөньяга күчүенә өч ел була инде. Бала вакытта хәрби булырга хыялландым. Җиденче сыйныфта Казан шәһәренең Суворов училищесына керергә теләдем.
– Алган белемегезнең тормышта кирәге чыктымы?
– Мин авыл хуҗалыгы продукциясе технологы белгечлеге буенча Төмән дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамладым. Нәрсә өчен мин бу һөнәрне сайлаганымны әйтәм: колбаса, печеньеме, нәрсә ашыйбыз, һәр эшкәртелгән продукцияләрне технологлар ясый. Алар үзләренең рецептураларын булдыра. Тәҗрибәле технологлар ил базарын өйрәнеп, тикшеренүләр уздырып, рецептуралар уйлап таба. Шуңа бу һөнәр мине үзенә җәлеп итте. Тик укып чыккач, 20–25 хезмәт хакына риза булмадым.
– Яшь булуыгызга карамастан, Сез бүген уңышлы эшмәкәр. Ни өчен әлеге бизнесны сайладыгыз?
– Безнең авыл зур урман янәшәсендә урнашканга, үзенең җиләк-җимешләре, кыргый үсентеләре белән данлы. Кечкенә вакыттан, җәй вакыты җитүгә без урманга каен җиләге, кара җиләк, нарат җиләге, мүк җиләге, гөмбәләр җыярга йөрдек. Без гел урманда идек, һәрберебезнең мотоцикллары бар иде. Дуслар белән җыелып, матайга утырабыз да, урманга җиләк-җимеш артыннан чыгып китә идек. Аннары җыйган нигъмәтләрне, шәһәргә алып барып, махсус урыннарга тапшыра идек. Авылга халыктан җыючылар да килә иде. Мәскәүдән, Белоруссиядән килгәннәрен дә хәтерлим. Арзан бәягә сатып алалар иде. Балачактан акча эшләп, аның кадерен белеп үстек. Иң элек, авылда җиләк-җимеш кабул итү пункты оештырып, күпләп алып сату хыялы барлыкка килде. Төмәнгә килгәч, кем белән бу эшне тормышка ашырырга икән дип уйлап йөрдем. Уйласаң, планлаштырсаң, тормышка аша бит ул. 2018 елдан андый кеше табылды. Шулай итеп, партнерым барлыкка килде. Илгиз Гобәйдуллин Кыргызстаннан виктория җиләген алып кайта башлады. Аның белән берләшеп, ваклап сату нокталарын ачарга керештек.
– Үз эшеңне башлап җибәрү җиңел эш түгел... Башлаганда авыр булдымы, нинди уңышсызлыклар белән очраштыгыз?
– Эшне башлап җибәргәндә, төрле каршылыкларга очрыйсың, анысы. Акча җитмәүчелек, һаман нәрсәдер сатып алырга кирәк... Шул ук вакытта эшне дә үстереп җибәрү өстендә дә эшләргә, финанс кыенлыкларын да чишәргә кирәк булды. Шуңа күрә бүген без башкаларга да, үзебезгә дә таләп итеп куябыз: бизнес буенча белемең булу хәзерге заманда мәҗбүри. Чөнки эшне оештырып җибәрү өчен күп вакыт узды. Әгәр эшмәкәрлек схемасын, системасын төгәл белгән булсак, максатыбызга тизрәк ирешкән булыр идек. Авырлыкларны үзебез аша үткәреп, нәтиҗәләр ясарга өйрәнәсең. Тәҗрибә шулай үсә. Шулай ук хезмәткәрләр белән ничек сөйләшергә икәнен, эшкә кабул иткәндә үзеңне тоту кагыйдәләрен дә белү мөһим.
– Бизнесмен булып туалармы, әллә аның өчен күп укырга, күп эшләргә кирәкме?
– Минемчә, бөтен кешедә дә эшмәкәр булу табигатьтән салынган була. Татарларда бу сыйфат аеруча киң колач алган, дип уйлыйм. Әгәр шул сыйфатларыңны үстерү өстендә эшләсәң, эшмәкәр булырга мөмкин. Бизнесмен булып туарга кирәкми, укысаң, күп эшләсәң, һәркем булдыра ала. Иң мөһиме, тәрбия булсын.
– Төмән шәһәренең яшьләр мәдәни-эшлекле үзәгенең җитәкчесе буларак, бу оешманың максатлары турында сөйләгез әле?
– Үзәкне оештырганда, безнең беренче теләгебез берләшү иде. Әгәр без бердәм, бергә булсак, максатларны, планнарны тормышка ашыруы җиңелрәк булачак. Без бизнес ачарга телибез, дип килүчеләргә дөрес юл күрсәтәбез. Бер-беребез белән аралашмасак, уртак эшләр килеп чыкмас иде. Бергә булганда проблемаларны да тизрәк хәл итәргә була, алга үсеш тә тизрәк булачак. Аерым-аерым түгел, ә бергәләп, уйлап, бөтен нәрсәгә дөрес карашта булсак, үзебезгә, җәмәгатьчелеккә, халкыбызга да күбрәк файда эшли алыр идек. Оешма яшьләрдә патриотик хис тәртияләү буенча эш алып бару, спортка кызыксыну уяту, иҗади сәләтне үстерү кебек юнәлешләрне үз эченә ала. Мәктәпне, уку йортларын тәмамлаган яшьләр безнең ярдәмгә таяна ала. Без аларның идея, проектларын тормышка ашырырга ярдәм итә алабыз. Яшьләр арасында кызыклы, үзенчәлекле кешеләр була, уйларын тормышка ашырырга телиләр, әмма булдыра алмыйлар. Без нәкъ шундыйларга ярдәм күрсәтергә омтылабыз.
– Татар телендә әйбәт сөйләшәсез, Төмән өчен сирәк күренеш...
– Шәһәрдә тугач, бар кеше шикелле рус телендә аралашып үстем. Биш яшькә кадәр авылга күченеп кайткач та, дус-ишләрем белән русча гәпләштек. Күршеләр, туганнар белән сөйләшә-сөйләшә, татарча өйрәнгәнемне сизми дә калдым. Әтием себер татар телендә, әни әдәби телдә сөйләшкәч, мин ике телне дә өйрәнә алдым.
– Уңышлы кеше булу, үз урыныңны табу өчен яшьләргә нинди киңәш бирәсез?
– Үзем дә әле яшь кеше, өйрәнүче буларак, мәктәпләрдә яшьләрне эшмәкәрлек тармагы белән таныштырырга кирәк дигән фикердә торам. Әлегә андый махсус программалар юк. Профориентация көчле сыйфатларны үстерергә, система, план буенча эшләргә өйрәтергә ярдәм итәр иде. Яшь вакыттан ук башласалар, бар нәрсәгә ирешергә мөмкин. Иң мөһиме, тамырларыңны югалтмыйча, нинди милләттән икәнлекләрен аңлап яшәсеннәр иде. «Без татарлар» дип яшәгәндә генә, тормышның төсләре тагы да баерак булачак бит.
– Быел нинди планнарыгыз бар?
– Быел Гаилә елына басым ясап, балалар һәм гаиләләр белән татарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар оештырырга телибез. 5 майда яшьләр белән күрешеп, патриотлар темасы буенча сөйләшү уздырачакбыз. Мобилизация кабатланган очракта, аларны әзер булырга чакырабыз. Һәр чара күз буяу өчен генә эшләнми, ә чынлап та, татарларның берләшүе хакына оештырыла.
Таңсылу Габидуллина
Комментарийлар