2025 елда БДИ үткәрү көннәре билгеле
Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының 2025 елда үткәрү көннәрен РФ Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор раслады.
БДИны алдан тапшыру 21 мартта башлана, төп вакыт – 23 майда, өстәмә БДИ – 4 сентябрьдә.
16–20 июнь һәм 23 июнь имтиханнар тапшыруның резерв көннәре итеп билгеләнде. 3 һәм 4 июль яңадан тапшыру көннәре булачак.
2025 елда БДИ уздыруның төп даталары:
23 май (җомга) – тарих, әдәбият, химия;
27 май (сишәмбе) – төп математика, профильле математика;
30 май (җомга) – рус теле;
2 июнь (дүшәмбе) – җәмгыять белеме, физика;
5 июньдә (пәнҗешәмбе) – биология, география, чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз телләре) (язма өлеш);
10 июньдә (сишәмбе) – чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз) (телдән өлеш), информатика;
11 июнь (чәршәмбе) - чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз) (телдән өлеш), информатикадан.
Комментарийлар