«Фильм, фильм, фильм!»
(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен чыгарылыш бәйрәме сценарие)
Гөлфия ШӘРӘПОВА,
Казан шәһәре Яңа Савин районының
303 нче билингваль балалар бакчасының
югары квалификация категорияле
музыка җитәкчесе
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә чыгарылыш кичәсе ул – балалар өчен дә, тәрбиячеләр өчен дә зур вакыйга. Бу сценарий, эш тәҗрибәсе буларак, балаларның сәхнәдә иркен итеп үз сәләтләрен күрсәтү, туган телгә мәхәббәт уяту, командада эшли белү күнекмәләрен ныгыту максатыннан төзелде.
Тәкъдим ителгән сценарийда заманча педагогик технологияләр – уен ситуацияләре, диалоглы аралашу, хәрәкәтле шигырьләр, интерактив куллану аша балаларның сөйләм активлыгын үстерүгә басым ясалды. Бәйрәм программасы балаларның яшь үзенчәлекләрен, милли-мәдәни традицияләрне һәм ата-аналар белән хезмәттәшлекне исәпкә алып эшләнде.
1 нче алып баручы:
Күктән кояш туры карый,
Сыерчыклар сайраша.
Майның соңгы бу көнендә
Балалар бакчасы белән
Нәниләр саубуллаша.
2 нче алып баручы:
В просторном и нарядном зале
Мы в школу провожаем тех,
Кто нам, друзья, дороже всех.
Кто нам роднее всех на свете.
Конечно, это – наши дети!
1 нче алып баручы:
Балаларны озатабыз
Хәерле сәгатьләрдә.
Дулкынланган балаларга
Алкышлап алыйк бергә! (Бергә.)
Менуэт музыкасы яңгырый, балалар парлап залга керәләр.
1 нче алып баручы:
И балалар, бүген сезнең
Олы бәйрәм көнегез.
Шатланып, матур киенеп,
Сез бакчага килдегез.
2 нче алып баручы:
Вот и опять родной, уютный зал
На праздник всех друзей собрал.
И здесь мы собрались в последний раз,
Чтоб в школу проводить, ребята, вас!
1 нче алып баручы:
Бакчабызда үткәрдегез
Кышны, язны, җәйләрне.
Бүген сезнең бакча белән
Саубуллашу бәйрәме!
1 нче бала:
За окном щебечут птицы,
Сыплет звёздочки сирень.
С детским садиком простимся
В этот милый майский день.
2 нче бала:
Олы бәйрәм бүген бездә
Зурлар инде күбебез,
Бакча белән хушлашабыз –
Бүген соңгы көнебез!
3 нче бала:
Мы считаем: в самом деле
С садом так нам повезло!
Здесь учились, здесь играли,
Здесь умней и старше стали.
Ох, непросто было нам,
Но трудней, конечно, вам.
4 нче бала:
Сагындырыр, сагындырыр
Бакчабызның һәр көне,
Туган йорттай якын булган
Һәр бүлмәсе, һәр төше.
5 нче бала:
Здесь дружили мы, играли,
Буквы первые узнали,
Незаметно подрастали
И совсем большими стали.
Этот праздник – день прощанья,
Грустный и веселый.
Детский сад наш, до свиданья!
Бергә. Здравствуй, здравствуй, школа!
«Мы первоклассники» җыры (М. Еремеева көе һәм сүз.).
6 нчы бала:
Безнең бакча тормышы
Бик кызык һәм күңелле,
Дуслар, бакча турында
Кино төшерик әле?
7 нче бала:
Идеяң супер, афәрин!
Мин дә кино төшерергә телим.
Алып баручы: Кино?
Балалар: Кино.
Алып баручы: Кайда?
Балалар: Бакчада.
Алып баручы: Башлыйк тизрәк алайса!
Бала: Кино ясыйбыз! Ура!
Алып баручы:
Тәк-тәк, әйдәгез уйлашыйк,
Кино съёмкасын башлыйк.
Мин режиссёр булам, дуслар,
Ә сез – безнең актёрлар,
Син – костюмер, син – декоратор,
Ә син булырсың оператор.
Ә син минем булышчы –
Режиссёр ассистенты! (Бер балага кинохлопушка тоттыра.)
Вакытны әрәм итмик,
Эшне башлап җибәрик.
Музыка яңгырый, балалар урыннарга утыралар.
Алып баручы: Димәк, безнең фильмның презентациясен игълан итәбез! Ул берничә ел эчендә иҗат ителгән. Һәм хәзер сезгә бу фильмның – иң кызыклы кадрлары!
Бала (режиссёр ассистенты):
Сәгатьне артка борыйк,
Үткәннәргә ашыгыйк.
Үткәннәргә ашыгыйк,
Җәй вакытына кайтыйк!
Беренче кадр: Истәлекләр күренеше. (Хлопушка белән шап иттерә.)
«Комлыкта» сәхнә күренеше
Тәрбиячеләр комлык иттереп ясалган декорацияне чыгарып куялар.
Балалар, урам уенчыкларын тотып, йөгереп чыга.
1 нче малай:
Бакчабызда бик күңелле,
Кояш балкый безнең йөздә!
Шатланышып чыгабыз без
Бергәләшеп урамга.
2 нче кыз:
И, рәхәт тә урамда
Җәй вакытларында!
Китердем яңа чиләк –
Комлыкка барыйк тизрәк!
3 нче малай:
Шәп! Ә минем әти кичә
Ком китерде бер КамАЗ.
Ә сез нәрсә?
4 нче малай:
Ә мин, әтием шикелле,
Шофер булырга уйлыйм.
Шуның өчен һәрвакыт
Машинам белән уйныйм.
5 нче малай:
Ә минем зур машина
Бензинсыз бара ала!
Менә кара!
6 нчы малай:
Тәгәрмәче әйләнгәч
Барыр инде машина...
Ә без клумба ясадык,
Күрсәтим әле сиңа!
7 нче кыз:
Ниләр генә монда үсми!
Гөлләр, чәчәкләр үсә:
Ромашкалар, миләүшәләр,
Гөлчәчәк, мәкләр, лалә...
8 нче малай:
Ә безнең бүрәнәдә
Урнашкан кырмыскалар.
Менә!
Ә сездә?
9 нчы кыз:
Ә безгә песи килгән,
Агачка менеп киткән.
10 нчы кыз:
Ә минем абый иртән
Ике литр сөт эчкән.
3 нче малай: Һәм?
10 нчы кыз:
Китерер идем монда,
Песи килгәнен белсәм.
Бөтен малайлар: Әәә...
11 нче кыз:
Әй дусларым, килегез,
Яңа йортны күрегез.
Менә бусы – ишеге,
Рәхим итеп керегез!
Бөтен балалар бергә: Оооо!
8 нче малай:
Килегез монда тизрәк –
Миңа кунды күбәләк!
Бөтен балалар бергә: Аааа!
2, 7 нче кыз:
Ә без монда бергәләп
Ботаклар җыйдык әзрәк.
5 нче малай: Нигә ул?
7 малай: Нәрсәгә?
2, 7 нче кыз: Безгә шалаш төзергә.
Бөтен малайлар бергә: Әәә!
5 нче малай:
Тәмле исләр сизелә...
Инде ашыйсы килә!
Ун котлет ашар идем.
8 нче малай: Обедка бүген нәрсә?
Кызлар бергә: Бүген тагын кәбестә...
Тәрбияче: Уенчыкларны җыябыз, балалар! Обедка керергә вакыт.
Балалар, көлешеп, йөгереп китәләр.
Бала (режиссёр ассистенты, хлопушкалы бала):
Ә хәзер без күңел ачабыз,
Оркестрда уйнап алабыз!
Бер беребезне тыңлыйк,
Чын музыкантлар булыйк!
Музыка күренеше. (Хлопушка белән шап иттерә.)
«Дирижёрлар бәхәсе» оркестры («Төрек маршы», В.Моцарт көе).
Бала (режиссёр ассистенты):
Без – бәхетле, шат балалар,
Безнең уйнар, көләр чак.
Гел күңелле җырлар белән
Узсын безнең балачак.
Күңелле балачак күренеше. (Хлопушка белән шап иттерә.)
«Елмай» биюе (Р.Харис сүз., Р.Ахиярова көе).
Бала (режиссер ассистенты):
Сөенеп, көлеп яшибез,
Биибез һәм җырлыйбыз,
Күп китаплар без укыйбыз,
Әкият яратабыз.
Әкият күренеше. (Хлопушка белән шап иттерә.)
Музыка яңгырый, портфель тотып, Мальвина килеп керә.
Мальвина: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнмесез!
Таныдыгызмы мине?
Мальвина минем исемем.
Бәйрәм икәнен белдем,
Сезне котларга килдем.
Сез инде зурлар булдыгыз,
Мәктәп көтә көз көне,
Беренче дәресләр, әлифба
Көтәләр үзегезне.
Ә сез дустым Буратиноны күрмәдегезме?
Балалар: Юк.
Мальвина: Ул монда килмәдеме? Миннән дә алда чыгып киткән иде, адашкандыр. Әйдәгез, бергәләп чакырыйк әле аны!
Балалар бергәләп чакыралар. Буратино килеп керә.
Буратино: Нинди матур зал, нихәтле бала монда! Кая мин эләктем?
Алып баручы: Син, Буратино, балалар бакчасында, безнең бүген – чыгарылыш бәйрәме! Балаларыбыз үскәннәр, алар тиздән беренче класс укучылары булачак.
Буратино:
Димәк, мәктәпкә җыенасыз?
Ләкин бик тә ашыкмагыз,
Футбол уйнау яхшырак.
Тупны тибеп көнә йөрсәң –
Мәктәптән күңеллерәк!
Мальвина:
Ай-һай, Буратино...
Мәктәптә өйрәтәләр
Укырга һәм язарга,
Матур рәсем ясарга,
Яхшы кеше булырга.
Буратино: Юк-юк, миңа мәктәп кирәкми, мин болай да бөтен нәрсәне беләм!
Мальвина: Ә мәктәптә укысаң, тагын да акыллырак булырсың!
Буратино (зарланып):
Өйрәтә дә өйрәтә –
Ю кулны, моңа тимә,
Утыр тизрәк дәрескә...
Миңа, зинһар, бәйләнмә!
Нәрсә инде ул мәктәп,
Нигә ул миңа кирәк?
Алып баручы: Ә син, Буратино, тыңлап тор, балалар сиңа мәктәп турында барысын да сөйләп бирерләр.
7 нче бала:
Мәктәп ул – матур тышлы,
Эче дә нурлы, якты,
Елмаеп каршы алалар
Укытучы апалар.
8 нче бала:
Анда көтә парталар,
Беренче кыңгыраулар,
Китап-дәфтәрләр көтә,
Табарбыз яңа дуслар.
9 нчы бала:
Санарга да язарга
Өйрәнәбез әйбәтләп.
Төрле белемнәр өе –
Менә нәрсә ул, мәктәп!
Буратино: Ярар, ярар... Ә сез үзегез саный, яза беләсезме соң?
Балалар: Әйе!
Алып баручы: Безнең балалар инде бөтен хәрефләрне һәм саннарны беләләр.
Буратино: Ышанмыйм!
Алып баручы: Менә кара!
«Без саный беләбез!» уены.
Мальвина: Менә, күрдеңме, Буратино, бу балалар мәктәпкә әзер!
Буратино:
Нәрсә дисең син, мәктәп?
Кирәкми ул, юк, рәхмәт!
Нәрсә инде ул – саный белү.
Алып баручы: Безнең балалар саный генә түгел, укый да беләләр!
Буратино: Алдыйсыз сез!
Алып баручы: Ышанмасаң, хәзер менә үзең күрерсең.
Хәрефле шакмак алыйк,
Күңелле уен башлыйк!
«Хәрефле шакмак» музыкаль уены (Г.Шәрәпова көе һәм сүз.).
Өченче тапкыр уйнаганда, алып баручы бала Буратино каршында туктый.
Ул кирәк сүзне әйтә алмый...
Мальвина: Күрәсеңме, Буратино, сиңа әле укырга да укырга!
Буратино: Әйе, шул, Мальвина, аңладым. Минем бу кечкенә балалардан каласым килми. Ләкин мин мәктәптә укый алырмынмы?
Алып баручы: Борчылма, кем тырыша – шуның бөтен нәрсә булып чыга!
Буратино: Алайса, мин бик тә тырышырмын.
Алып баручы: Сөйләштек. Алайса, 1 сентябрь көнне балалар белән мәктәптә очрашырсың.
Мальвина: Ә хәзер безгә ашыгырга кирәк, портфельләр җыясы бар бит әле!
Мальвина белән Буратино бергә: Сау булыгыз!
Балалар: Сау булыгыз!
Мальвина һәм Буратино китәләр.
Кояш кебек кадерле
Туган җир ул бер генә.
Гел җырлар яңгырасын
Минем туган илемдә!
Патриотик күренеше. (Хлопушка белән шап иттерә.)
«Кояшлы ил» җыры (Л.Батыр-Болгари көе, Ә.Рәшитов сүз.).
10 нчы бала:
Туган җирем, үскән илем,
Ямьле басу-кырларың.
Кырларыңда сайрап тора
Җырлы-моңлы тургаең.
11 нче бала:
Безнең якның матурлыгын
Сөйләп бетмәле түгел.
Аны сөйләп бетерергә
Сүзләр җитмәле түгел!
«Бер генә» биюе (Л. Таһирова көе, Г. Батталова сүз.).
Бала (режиссер ассистенты):
Их, күңелле вакытлар,
Кая гына ашыгалар?
Хәзер инде килеп җитте
Фильмның соңгы мизгеле...
Хушлашу күренеше. (Хлопушка белән шап иттерә.)
Барлык балалар чыга.
12 нче бала:
Җитте хушлашу сәгате,
Бакчабыз артта кала,
Безгә монда рәхәт булды
Сезнең белән, апалар.
13 нче бала:
Бер сүз генә йөрәкләрдә,
Хәрефләрдән төзик
Һәм бу моңсу мизгелләрдә
Сезгә бүләк итик!
Балалар «рәхмәт» сүзе хәрефләрен күтәрәләр.
14 нче бала:
Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,
Бакчадагы апалар!
Бездән соң да гөрләп торсын,
Шаулап торсын бакчалар!
15 нче бала:
Дус яшәдек барыбыз да
Туганнардай бу йортта.
Сау бул, сөекле бакчабыз,
Бергә: Сау бул, безне онытма!
«Сау бул, бакча» җыры (Ә.Һадиева көе, А.Мингазов сүз.).
1 нче алып баручы:
Безнең фильм ул – балалар!
Безнең фильм ул – зур шатлык!
Безнең фильм – истәлекләр ул,
Мәңге онытылмаслык!
Бар актёрлар сәхнәдә,
Алкышлып алыйк әйдә!
2 нче алып баручы:
Безнең сөйгән балалар,
Ник авыр бу хушлашу?
Вальс көе яңгырасын,
Ул – безнең саубуллашу!
«Саубуллашу вальсы» биюе (С.Сәйдәшев көе).
1 нче алып баручы: Ә хәзер иң тантаналы, дулкынлы мизгел, балаларга тормыштагы иң беренче диплом бирелә. Сәхнәгә бакчабыз мөдиребезне чакырабыз.
Балалар бакчасы мөдиренең котлау сүзләре.
2 нче алып баручы:
Кадерле ата-аналар,
Сез безнең ярдәмчеләр!
Гел таяныч булу өчен
Чын күңелдән мең рәхмәт!
1 нче алып баручы: Кадерле әти-әниләр, рәхим итегез!
Сүз ата-аналарга бирелә.
1 нче алып баручы:
В дальний путь за знанием и наукой,
Вы отправитесь в осенний час,
Но хотим, чтоб знали вы, ребята,
Здесь, в саду, мы рады видеть вас!
2 нче алып баручы:
Еллар үтә торыр бер-бер артлы,
Ерагая барыр аралар.
Кая китеп, кемнәр булсагыз да,
Бергә: Бәхетле булыгыз, балалар!





Комментарийлар