Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган җирем – дуслык төбәге

(Туган тел, тарих, география фәннәрен берләштергән әдәби-музыкаль кичә)

Алсу НАСЫЙБУЛЛИНА,

Казан шәһәре 181 нче күп профильле

мәктәбенең I квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Чараның максаты:

– башка милләт кешеләренә карата уңай караш тәрбияләү;

туган як тарихы буенча белемнәрен арттыру;

кешелеклелек, башкаларга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү;

– төрле милләтләрнең дуслыгы, хөрмәте аша туган җиреңә мәхәббәт хисе үстерү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, аппаратура, презентация, видеоязма, татар халкының милли киемнәре.

1 нче алып баручы.

Туган җирем, туган халкым диеп,

Утлар-сулар кичкән улларың.

Матурлыкны, гүзәллекне җыйган

Зифа буйлы, горур кызларың.

2 нче алып баручы.

Күп милләтләр бергә тату яши

Бергә бәйләп язмыш юлларын.

Бергә-бергә гасырларга илтә

Милләт данын, туган ил данын.

1 нче алып баручы.

Горурлыгым туган илемдә,

Горурлыгым туган телемдә.

Чәчәк ата азат башкалабыз Казан

Россиянең иң-иң түрендә!

2 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, газиз әти-әниләребез! Бүгенге чарабыз газиз халкыбызга һәм Татарстаныбызда яшәүче милләт вәкилләренә багышлана.

Сүзне туган тел укытучысына бирәбез.

1 нче алып баручы. Ә хәзер мәктәбебезнең нәфис сүз остасы башкаруында «Тарихның чаткылары» дип исемләнгән шигырь тыңлап үтегез.

Тарихыңа башым иям,

Туган җиркәем, Казан.

Туфрагыңда туган өчен

Сөенәдер һәр яклап.

      

Иделеңнең төпләрендә

Ниләр генә ятмыйдыр.

Синең хатирәләреңне

Тирән тарих саклыйдыр.

 

Тарих дисбеңне уйнатсам,

Кыйммәттер һәр төймәсе.

Казаным, син диңгез булсаң,

Мин шуның бер көймәсе.

    

Ишкәкләрем ишә-ишә,

Иделеңдә чайкалам.

Төбендә энҗе-мәрҗәннәр –

Күп хатирә саклаган.

 

Һәр бөртеге – тарих бите,

Кешеләрең асылташ.

Тарих диңгезең бик мулдан –

Мин гашыйк сиңа, Казан!

         

Йөзик, әйдә, чума-чума,

Гәүһәрләреңне барлап.

Иделкәем, армый синдә

Йөзәргә язсын җайлап!

 («Мин яратам сине, Татарстан» җыры башкарыла.)

Туган тел укытучысы сөйли. Татарстанның   төп халкы – татарлар

Татарлар – төрки халык. Дөнья буйлап җиде миллион татар яши дип исәпләнә. Татарларның күпчелеге – Россия Федерациясендә яши. Шуларның якынча 4,6 миллионы Идел-Урал буенда урнашкан.   Туган телебез – татар теле. Безнең татар теле – бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора:

1) урта диалект;

2) көнбатыш диалект (мишәр);

3) көнчыгыш диалект (Себер татарлары теле).

Диалекталь сүзләр – татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч төркем төрле сөйләмнәргә бүленә. Һәр сөйләм үзенчә матур. Ә хәзер төрле диалектларның, сөйләмнәрнең үзенчәлекләрен үз эченә алган видеоязма карап үтик. (Видеоязма карала.)

Сәхнәдә нәфис сүз остасы. Наҗар Нәҗминең «Туган тел» шигыре яңгырый.

Туган җирем Идел буе,

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

 

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

 

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

 

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син, калдың тере.

Чукындырган чагында да

Чукынмадың, татар теле.

 

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй мөкатдәс Тукай теле.

 

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле.

 

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син, батыр татар теле!

1 нче алып баручы сүзне кабаттан туган тел укытучысына бирә. Укытучы. Һәр халык өчен иң матур кием – үз милләтенең киеме. Ул олы мирас булып тора. Өс киеменең бик борынгы төрләре безгә килеп тә җитмәгән. Бүгенге көндә без милли киемнәребезне сәхнәдә, бәйрәмнәрдә, музейларда гына күрәбез дип әйтергә була.

Кешенең тышкы кыяфәтенә, киеменә карап, аның кайсы халык яки нинди этник төркем вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.

Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күптөрле. Күбесенчә күлмәк белән ыштан кулланылган. Ирләрдә соңрак чалбар кулланыла башлаган. Алъяпкычны ирләр дә, хатыннар да үз иткән. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Татар халкының оригиналь киеме – камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китерелгән әдрәс, бикасап тукымасыннан тектергәннәр.

Казаки. Халкыбызның ирләр киеме – казаки (кайбер җирләрдә башкача атыйлар). Ул – озын җиңле һәм озын буйлы, өч билле, ябык күкрәкле язгы һәм җәйге өс киеме. 

Бишмәт. Биш билле озын өс киеменә бишмәт диләр. Күп очракларда бишмәт мамык белән сырыла. Шуңа күрә аңа кайбер төркемнәрдә сырма да диләр. 

Билбау ирләрнең тышкы өс киеменә җыйнаклык биреп торган.

Баш киемнәренә килсәк, ирләрнең баш киеме булып, түбәтәй саналган.

Хатын-кыз баш киеме – калфак. Ул күптөрле булырга мөмкин. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар.

Яулык. Тыштан, ягъни өстән ябына яки бәйләнә торган яулыкларның төрле борынгы формалары очрый. Шундыйлардан иң оригиналь булганы – түгәрәк яулык. Аның кырыйларына, почмакларына һәм уртасына кара ефәк җеп белән борынгы бизәкләр төшерелгән, ә чит-читләренә кызыл ефәк җептән үрелгән чуклар тотылган була.

Шәл. XX йөз башында мөселман татар хатыннарының кием комплексына чуклы ефәк шәлләр керә.

Аяк киемнәре дә күптөрле. Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре – читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Барлык төбәкләрдә дә ирләр һәм хатыннар кышын киез итек кигәннәр. Безнең халык, бигрәк тә хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәге ирләр, кыска балтырлы киез итекләрне яратып кигән.

(Сөйләгән вакытта һәр киемнең үзе яки экранда рәсеме күрсәтеп барыла.)

2 нче алып баручы. Безнең татар халкының җырлары-биюләре, уеннары да күп. Татар халык биюләреннән «Әпипә»не, «Шома бас»ны, «Чабата»ны беләбез. Ә хәзер сәхнәдә безнең төбәк татарларының яраткан биюе – чабата. (Чабата биюе башкарыла.)

1 нче алып баручы. Казан шәһәрендә төрле халык вәкилләре бик дус яшиләр. Без барлык халыклар турында да сөйләп бетерә алмабыз, шулай да бүген күп еллардан бирле татарлар белән иңне иңгә куеп яшәүче удмурт халкының кыскача тарихы турында тыңлап үтәрбез.

Туган тел укытучысы сүзе. Борынгы удмурт халкы Идел буена килеп урнашкан ыруглардан килеп чыккан дип санала. Удмуртлар үзләре беренчел аңлатманы «көчле кеше» дип тәрҗемә итәләр, икенче атаманы «чит, оч, кырый кешесе» дип тә атыйлар. Борынгы чорларда удмурт авыллары тезелеп киткән чишмәләр һәм елга буйларына урнашкан. Алар авылларга охшамаган да булган, ярым күчмә тормыш алып барганнар. Чын авыллар XIX гасырда гына барлыкка килә башлаган. Йортлары агач корылмалар булган.

Удмуртларның телләре исә (аларны ар дип тә атаганнар) фин-угор телләре группасына карый. Аларда басым һәрвакыт сүз ахырында, әлифбалары рус графикасына нигезләнеп барлыкка килгән. Удмурд телле халыклар Удмуртиядә, Башкортстанда, Татарстанда, Мари республикасында, Киров һәм Свердловск өлкәләрендә һәм башка төбәкләрдә яши. Антропологик типлары буенча алар субурал тибына якын, ягъни Европа һәм монгол группалары катнашы нәтиҗәсендә барлыкка килгән тип. Лексикаларында рус һәм татар телләреннән кергән алынма сүзләр күп.

Ирләр иген иккән, аучылык, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән, хатын-кызлар тукыган, чиккән, бәйләгән. Барлык кием кулдан эшләнгән. Удмурт милли киемнәре гади түгел, ә үзләренә җәлеп итүче. Өстәвенә удмуртларның киемнәре кайда яшәүләренә карап төрле-төрле булган.

Киемнәре белән таныштыру. Хатын-кызларның берләре (төньяк удмуртлар) озын җиңле, ачык изүле ак күлмәк (дэрем), аның өстеннән тәңкәле, укалы күкрәкчә ( чыртывесь, чыртыкыш, уксё тирлык), күкрәксез алъяпкыч (азькышет), аларга өстәмә кыска җиңле камзул (саестэм), кышын йон кафтан (зыбын, дукес, сукман) кисә, икенче төбәктә (көньяк удмурт ) яшәүчеләр өчен ак кием дини бәйрәм киеме булып саналган.

Аларның милли күлмәкләре җете төсле, бизәкле һәм төрле тукымалардан теркәп ясалган биек якалы булган. Удмурт киемнәрендә ромб, квадрат, өчпочмак, йолдыз рәвешендәге бизәкләр еш кулланыла. Аның өстеннән изүле, күкрәкле тәңкәле алъяпкыч (кабачи), йон кофталар, халат (шортдэрем) кигәннәр. Алъяпкычның путасы саклаучы көч дигән ышану булган. Начар көчләрне куу өчен пута очына һәм алъяпкыч итәгенә чылтырап торучы тәңкәләр теккәннәр.

Хатын-кызлар бәйрәмнәргә озын, бизәкләп бәйләнгән, чигелгән оеклар (пыдвыл) яки оекбашлар (чуглэс) киеп, чабата (кут), башмак (ката) яки итекләр (гын сапег) кигәннәр.

Башларына маңгай капланып тора торган «йыркерттэт», сөлге рәвешендәге косынка «чалмы», киеп алар тәңкәләр, укалар белән бизәлгән. Бу баш киеме рус кызларының баш киеме – кокошникны хәтерләткән. Яшь кызлар тәңкәле такыя бәйләгән. Аның өстеннән яулык ябылган яки чигүле япма «сюлыкош» кулланылган.

Ирләрнең өс киемнәре, күлмәк бизәкләре хатын-кызларныкыннан аерылмаган. Күлмәк якалары бизәкләр белән чигелеп, кырыйдан төймәләнеп, басып тора. Ирләр күлмәге саклаучы көче булган пута белән тулыландырылган. Камзул сыман җәйге киемнәре «зыбын», кышкы йоннан тукылганы «дукес», туннары «пась» дип аталган. Киң балаклы чалбарлары, җете төсләрдән (күп вакыт куе зәңгәр) тегелгән, ак сызык сызылган. Башларында сарык йоныннан бәйләнгән башлыклар яки эшләпә булган, аякларына чабата, итек, башмаклар кигәннәр. 

(Экранда удмурд халкының милли  киемнәре күрсәтелә бара.)

(Сәхнәдә удмурт халык биюе.)

1 нче алып баручы. Безнең милли Сабан туебыз – бик җанлы һәм күңелле бәйрәм. Аны Татарстанда гына түгел чит илләрдә яшәгән татарлар да бик яраталар. Сабантуйларны барлык милләт вәкилләре дә көтеп ала һәм анда рәхәтләнеп ял итә.

Язгы чәчүдән соң татар халкы Сабантуй бәйрәме уздырса, удмуртлар «Гырон быдтон»ны бәйрәм итә. Удмурт халкының милли бәйрәме «Гырон быдтон» да күңелле һәм мавыктыргыч. Ә хәзер әлеге бәйрәмнәрдән кыска гына күренешләр карап китик. (Экранда Сабантуй һәм «Гырон быдтон» бәйрәмнәреннән күренешләр тәкъдим ителә.)

2 нче алып баручы. Әйе, шагыйрь әйтмешли, дуслык булган җирдә тынычлык хакимлек итә. Дуслык булган җирдә яшәве дә күңелле. Шуңа күрә безнең республикабызда төрле милләт халыклары, бер-берсенең телләрен, йолаларын җыр-биюләрен өйрәнеп, дус һәм тату яшиләр. Өлкәннәр генә түгел, без-балалар да моңа бик шат.

Чара рус, татар, удмурт милли биюләрен кушып әзерләнгән «Дуслык» биюе белән тәмамлана.

Чараның төп өлеше тәмамлангач, татар һәм удмурт халкы уеннарын оештырырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ