Логотип Магариф уку
Цитата:

Өй эшләрен телдән тикшерергә тәкъдим иттеләр

Россия мәктәпләрендә өй эшләрен бәяләү алымын үзгәртергә тәкъдим итәләр. Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб фикеренчә, укучы өй эшен ничек башкарганын укытучы алдында телдән дә аңлатып бирә белергә тиеш.

Аның әйтүенчә, соңгы вакытта укучылар өй эшләрен әзерләгәндә ясалма интеллект мөмкинлекләренә ешрак мөрәҗәгать итә. Мондый очракта укучы югары билге алса да, бу аның теманы чынлап үзләштерүен күрсәтми.
Шуңа күрә өй эшләрен  телдән тикшерүне гамәлгә кертү тәкъдим ителә. Бу алым укытучыга укучының материалны ни дәрәҗәдә үзләштерүен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, ди инициатива авторы.

Әлеге тәкъдим мәктәпләрдә ясалма интеллекттан файдалану мөмкинлекләре киңәя барган чорда белемне бәяләүнең нәтиҗәлерәк алымнарын эзләүгә юнәлтелгән.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ