Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер-берең өчен кыя булып

1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәмен күпчелек кеше табигатьтә, ә үз йорты-ихатасы булганнар ян бакчадагы мәшәкатьләр белән уздыручан. Коллегабыз – «Бәллүр каләм» иясе, популяр блогер Мөршидә Галләм кызы Кыямова исә елның-елында 1 майда, кайда булуына карамастан, туган көн котлаулары, чәчәкләр кабул итә. Быел ул үзенең алтын юбилеен гаиләсе, туган-тумача белән бергәләп Яшел Үзән районы, Олы Шырдан авылында җиткергән үз нигезләрендә каршыларга җыена.

Моңа кадәр «Казан радиосы», «Мәгърифәт» газетасында, «Интертат» электрон басмасында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында эшләп бай тәҗрибә туплаган журналист Мөршидә Кыямова безнең «Гаилә һәм мәктәп» журналына ут күршеләребез булган «Идел»дән күчте. Аны «Кыямовлар кыздыра», «Көй-MELODIA, «Туфан самавыры» кебек күпсанлы интернет-проектларның авторы һәм алып баручысы буларак та, чит илләрдә яшәп дан-шөһрәт казанган күренекле милләттәшләребез турында «Татарстан» журналында басылган язмалары аша да яхшы беләләр. Шуларның берсе – «Мөһаҗирлектә казанган шөһрәт» язмасы ( «Идел» журналы, 2021 ел) сибелгән татарның бер мәрҗәне, төрекләрнең тарих фәненә нигез салган, Әкъдәс Нигъмәт Курат (чыгышы Чирмешән районының Бәркәтә авылыннан) турындагысы аеруча истә калган. Бик кызыклы шәхес – мишәрләргә хас үҗәтлек, гакыл байлыгы, тырышлык, белемгә омтылыш кебек сыйфатлар гади мулла малаеның дөньякүләм танылуына, фән докторы дәрәҗәсенә ирешүенә китергән. Автор галим турында моңа кадәр чыккан язмаларны өйрәнү белән генә чикләнми, дөньякүләм танылган героеның нәсел дәвамчыларын – чит илләрдә яшәүче оныкларын табып, алар белән дә элемтәгә чыга. Күренекле әдәбият белгече һәм тарихчы-галим, академик Миркасыйм Госманов турында язганда да эксклюзив материал эзләп, ул аның Япониядәге коллегаларына кадәр «барып җитә». Җыеп кына әйткәндә, исеме җисеменә туры килә коллегабызның. Мөршидә, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, «акыл-зиһен өләшүче, тугры юлга өндәүче, үз артыннан ияртеп баручы» мәгънәсендә икән бит. Аның холык-фигылен билгеләүче тагын бер әйбер бар әле: ул көрәшчеләр кавеменнән әтисе дә, абыйлары да –көрәшчеләр, менә шул үз-үзенә, үз көчеңә ышану, тәвәккәллек чалымнарын Мөршидә ханымга Ходай Тәгалә өеп биргән. 

Мөршидә Кыямованың очерклары Татарстанда басылып чыккан унлап китапта урын алган, язмаларын Төркиядә нәшер ителгән басмаларда да очратырга була. Фикерле журналистны ТНВның көн кадагындагы теге яки бу проблеманы күтәреп чыгучы «Таяну ноктасы», «Манзара» кебек тапшыруларда да күрә киләбез. Төпле фикерең булып, уеңны уеп салып, аны югары мөнбәрдән кыю рәвештә ачыктан-ачык халыкка җиткерә алу, үзең күзаллаганча проблеманы чишү юлларын тәкъдим итү – монысын тормыш тәҗрибәсе белән бергә килүче профессиональ яктан өлгергәнлек билгесе, дип бәяләү кирәк. Журналистиканы элеккечә идеология фронты, дүртенче хакимият дип атау юк дәрәҗәсендә инде хәзер, әмма моңа карап, каләм иясе җилкәсенә төшкән җаваплылык кимеми. 

Бу җәһәттән Мөршидә ханым бер истәлек белән уртаклашасы итте. Университетка укырга кергәндә, имтиханны ул 1992–1999 елларда матбугат һәм мәгълүмат министры булып эшләгән Ислам Әхмәтҗановка тапшырган. Аның: «Һәр сүзне даруга манып язарга кирәк», – дигән сүзләрен журналистика тармагында 20 ел эшләгәннән соң да үзенә бер үгет-нәсыйхәт буларак исендә тотуы юкка түгел. Журналистның кулында каләм генә түгел, чүп-чардан аера торган нәзек иләк булуы да, җаен табып әнә шул «даруга ману» кирәк шул әле.

КЫЯМОВЛАР

Бөтенесе бер казанда кайнаган Кыямовларның тормышы бер караганда гел күз уңында кебек. Бер-берсе өчен чыннан да кыя була белә алар. Гаилә башлыгы – журналист-төбәкче, шагыйрь, нәфис сүз остасы, җырчы, актёр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Әгъләметдин улы – «Яңа гасыр» телевидениесендә иртәнге «Манзара» тапшыруының баш мөхәррире һәм алып баручысы. Уллары Идел, шулай ук әти-әнисе эзеннән китеп, журналистикада үз урынын тапты, әтисе кебек үк ТНВда. «Здравствуйте» тапшыруын һәм «Мәдәни ярдәмче» рубрикасын алып бара, һәм шул ук вакытта концертларда, дәүләт дәрәҗәсендә узган чараларда алып баручы ролендә дә еш күрәбез аны. Ата баласы хата булмас, дип белми әйтмәгәннәр, һәр ике телдә дә мөкәммәл яңгыраш, әтисе кебек үк телнең тәмен белеп, җиген-җиккә җиткереп сөйләү хас аңа да. Илдар әфәнденең кай тарафларда туганын белгәннән соң, аның шул туган төбәгенә аяк басуга (ул Чирмешән районының Кара Чишмә авылыннан) «капцык», «аткыц» дип, мишәрчәләтеп «цыкылдату»ы да үзенә ябышып тора әле аның. Авылларында «әдәби сөйләмне «кылтаю» галәмәте итеп кабул итсәләр дә, бөтен татар дөньясына хезмәт күрсәткән авылдашлары белән горурланалардыр, шәт. 

Өйдә тагын бер татар дип җан атучы төпчекләре – Татар теленнән Х Халыкара олимпиада Гран-при иясе, «Татар сүзе – 2022» бәйгесе лауреаты Ихтыяр бар. Сүзнең сыйфатка күчүен эш-гамәлләре белән исбатлый торган егет. Аның Татарстан буенча татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырган 9 кешенең берсе булуы да, имтихан тапшырырга килгәч, аудиториядә бердәнбер укучы булуы да истә әле. Бүген ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының филология һәм журналистика бүлегендә белем ала, әдәби бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Милләтебез, мәдәниятебез хакына яшәүче гаиләдә тәрбияләнү, бер караганда дәрәҗә булса, икенче яктан, җаваплылыгы да зур. «Кемнеке?» дигәндә, «аныкы», дип төртеп күрсәтә бит безнең халык. Ана баланы ике кат тудыра: бер кат — тән биреп, икенче кат — тел биреп, дибез икән, Мөршидә ханым бу нисбәттән бары мактау сүзләре генә ишетергә лаек. Шул рухта хәзер онык тәрбияли инде бу гаилә. Иманым камил, «Оныкларыгыз белән кайсы телдә сөйләшәсез?» – дигән сорау бирүче булмастыр аларга. 

– Туган тел, миллият кебек мөкатдәс төшенчәләр ана сөте белән сеңгән балалар инде без. Өстәвенә тәрбия дә шул мохиттә булды. Әти-әни безгә, ирек биреп, ышаныч белдерде, үз ишеләре кебек дустанә мөгамәләдә булдылар. Минем дә тел, әдәбият өлкәсенә кереп китүем үзеннән-үзе шома гына килеп чыкты шикелле. Калебкә салынган кыйммәтләр, вакыт үткәч, үз җае белән калкып чыга, күрәсең. Әти-әниебезне һәрвакыт үрнәк куеп, аларның гамәлләренә, сүзләренә багып үскәнгәме, бүген алар белән бераяктан атлап, бер тармакта хезмәт куябыз,– ди ГТРКда «Әдипләребез» тапшыруын алып баручы Ихтыяр Кыямов. Планнары зурдан егетнең. Замана таләпләренә туры килердәй һәм, шуның белән бергә, Кол Галиләрдән килгән буыннар чылбырын дәвам итәрлек әдәби әсәрләр язарга омтыла ул. Нишлисең, Мөршидә ханым Ихтыярның журналистикага килүенә күңеле белән каршы булса да, шәхси үрнәкне инкяр итеп булмый. Ул балага, бәлкем, башкарак дөньяны ачарга, үзгәрәк мохиткә юл ярырга ярдәм итәргә кирәк булгандыр, дип үзен битәрләп тә алгалый ул. «Милләтне ярату гына җитми, милләтнең дә сине яратуы кирәк кайсыбер вакытларда», – ди ул, бүгенге вазгыятькә ым кагып. 

Һәр гаилә – үзе бер дәүләт, һәм аларның һәркайсында үзенең язылмаган кануннары була. Кыямовларда нинди кануннар өстенлек итә соң?

 – Бездә барысы да тигез хокуклы. Хуҗалык эшләренә килсәк, «Син тегене эшлә, мин моны гына эшлим!» – дигән бүленеш юк. Бергә-бергә ризык та әзерлибез, утырып ашагач, бергәләп таш ташырга, йә булмаса бакча казырга чыгып китәбез. Мөһим, җитди мәсьәләләр килеп чыкканда, гаиләдәге бөтен кешенең фикерен тыңлап, дөрес карар кабул итәбез, – ди Мөршидә ханым. 

Гаилә – адәм баласының фани дөньядагы җәннәте булырга тиештер һәм ул мохитне тудыру өчен тырышырга, шактый көч куярга кирәклеге аңлашыла. 

– Гомумән, хатын-кыз кияүгә чыкканчы ук, гомере буе тормыш итәрлек иптәш сайлаганда туачак балалары турында да уйларга тиеш. Сине кияүгә алырга ниятләгән ир-ат балаларына нинди ата булачак, ирлек вазифаларыннан тыш, ата ролен башкара алырмы? Менә шул сорауларга да анык җавап булырга тиеш хатын-кызның башында. Илдар белән без икебез дә – авыл тәрбиясе алган төпчек балалар. Шуңадамы, уртак телне тиз таптык. Дөресен генә әйтсәк, ир белән хатын дуслар булырга тиеш. Дус булганда тормыш итү дә, аңлашу да, кичерү дә җиңелрәк. Бала тәрбияләүгә килсәк, иң яхшы тәрбия үз үрнәгең. Болай-тегеләй эшләргә кирәк, дип утырып булмый. Бала барысын да күреп үсә. Барыбыз да журналистика өлкәсендә булгач, үзара киңәшләшү табигый. Заманча тенденцияләрне аңлап бетермәсәк, балалар аңлатып җибәрә,– ди әни кеше.

– Мин үзем ир-ат буларак, хатынымнан бик уңдым дип саныйм. Яшәгән саен шул фикерем ныгый бара: миңа Аллаһ Раббыбыз йорт җанлы, бик уңган хатын насыйп итте,– дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы. – Аш-суга бик оста, ризык тирәсендә гаять пөхтә, шуңа күрә кунаклар да өзелеп тормый үзебездән. Өйдәге чисталыкны саклауда кайчак ачуны китерер дәрәҗәдә таләпчән дә булып куя. «Мин юмаган идәннән дә йөрергә риза ла!» – дип әйтеп куйгалыйм хәтта. Безне кайгыртып, бар да яхшы булсын, без авырмасын дип тырышуы инде бу аның. Өс-башыбыз чиста-пөхтә, матур булсын дип кайгыртучы да ул. Зә-
выклы матур киемнәр киеп, кеше арасына чыксам, яки концерт-тамашалар алып барырга туры килсә – мактап сүз катмый калмыйлар. Мин исә: «Мөршидәм сайлап алып бирде!» – дим. Мөршидә ул үз вакытының да, кеше вакытының да кадерен белә, шуңа бөтен җиргә вакытында йөри, соңга калып йөрү аңа хас әйбер түгел. 

Тәүфыйклы, сау-сәламәт бала үстерү ярты бәхет икәнен һәркайсыбыз аңлый. Ике ул үстергән әни буларак, улларына карата кирәк таләпчән, кирәк тәвәккәллек күрсәтеп, теләсә нинди мәсьәләдә чишелеш таба белү кебек асыл сыйфатлар да хас әле бу ханымга. Юкка гына Иделләре: «Янымда ягымлы, әдәпле, мине күтәреп ега алырлык, көчле, кыю фикерле, кыскасы, әнием шикелле хатын кирәк», –дип сайламый бит инде хәләл җефетен. Кыеклатып тормыйча сүзне турыдан ярып әйтә белүче әни, «Бәндәләргә карата мәрхәмәтле балалар булсыннар иде», – дип, догада булган әти үрнәгендә үскән бала ким-хур була димени?! 

Расиха ФАИЗОВА
Фотолар Кыямовларның гаилә альбомыннан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ