Логотип Магариф уку
Цитата:

Гүзәл Сәгыйтова: «Кеше турында уйлап яшим»

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтованың эш көне сәгатьләп түгел, минутлап бүленгән.

Дистә еллар элек  «Мәдәният дөньясы» тапшыруларын алып барганда  язгы кояш кебек нур чәчеп торучы  алып баручыны телевизор караучылар  әле һаман да  хәтерли һәм  юксына. Ул бүген дә үзен яратучылардан аерылмаган, мәдәни, милли дөньяда кайнап яши. Җитәкче хатын-кыз җәмгыятебездә ничек кабул ителә?  Ул бу җаваплы вазифага алынганнан соң,  шәһәребездә ниләр үзгәрде?

– Гүзәл Рәмзилевна, милләтебездә каләмне-сөйләмне кәнәфигә алыштырган шәхесләребез байтак. Журналистика Сездән җитәкче ясады, дип әйтсәк, дөрес буламы? 

 – Моңа мин эшләгән һәр өлкә  тәэсир итеп, шул юнәлешкә алып баргандыр, дип уйлыйм. Алай гына да түгел мәктәптә, университетта староста булулар да йогынты ясагандыр. Башкалар өчен җаваплылык хисе нәкъ шул вакытларда ук туды. Мин әле дә соңгы тәнәфес, чыгарылыш кичәләрен хәтерлим. Сыйныфыбызны иң яхшы чыгарылыш итеп күрсәтү белән янып йөргәнемне хәтерлим, аннан Уфада төркемебезне туплап, һәрбер чарага җентекләп әзерләнүебез. Шул ук вакытта «Азатлык» яшьләр оешмасы эшләрендә катнашу, 3 нче курстан соң радиода да хезмәт юлымны башлау, Башкортстан матбугатына беренче мәкаләләремне бастыру – болар барысы да акрын-акрын гына мине формалаштыргандыр. Минем хакта сөйләгәндә, барысы да телевидениедән башланган кебек күренә. Ләкин ул алай түгел. Телевидениегә гади корреспондент булып урнашканда, мин инде филология фәннәре кандидаты идем. Казанга күчү, телевидениегә эшкә килү зур тәвәккәллек тә, шул ук вакытта кайберәүләр өчен юләрлек тә булып күренгәндер. Ни өчен юләрлек? Чөнки кеше, 3 ел буе аспирантурада укып, Казанда диссертация яклап, 3 минутлык сюжетлар эшләр өчен телевидениегә килә! Уфадагы укытучыларым, Шәрык радиосындагы хезмәттәшләремнең тел шартлатуын беләм. Ләкин мин хыялым артыннан килдем, телевидениедә эшләү теләге 10 еллар тирәсе күңелемдә генә йөрде. Бу хакта беркемгә дә әйтмәдем, хәтта әти-әниләрем дә, иң якын дусларым да  белмәде. Чөнки әйтсәм, алар миннән көлерләр кебек тоелды. Мин һәрвакыт телевидениедә бик чибәр, теле телгә йокмаучы кешеләр генә эшләргә хаклыдыр дип уйлый идем. ТНВда ике ел корреспондент булып эшләп, «Мәдәният дөньясында» тапшыруына алганда да мин үземне бу тапшыруга лаек түгел дип саный идем әле. Соңыннан инде тапшыруны турыдан-туры эфирда алып баруым тәҗрибәмне арттырды. Һәрбер тапшыруга әзерләнү өчен икешәр-өчәр  китап укып чыга идем. Тапшыруга сценарийны үзем язганлыктан, язу стилем дә үзгәрә барды. Режиссёрыбыз Наилә Сабитованың да: «Гадирәк, пафоссыз кирәк», – дигән сүзләре дә дөрес. Мин үзем хәзер шуны ук башкалардан таләп итәм. 

Иң зур мәктәп – «Калеб» яңа буын җыены булгандыр. Нәкъ «Калеб»тә минем оештыру сәләте үсте. Иҗатчыларны бер тирәдә туплау, төрле характер, темпераментларга карамастан бер-беребезгә түзү, конфликтлы ситуацияләрне чишәргә өйрәнү, җитәкчелек белән аралашу, үтенеч белән төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итү, чараларга тамашачы җыю, аларны каршы алу – боларның барысы да шундый зур тәҗрибә! Еллар узгач та, «Калеб» дигән сүз ишеткәч, иҗатчыларның җыелырга әзер торулары (бушлай!) – зур күрсәткеч. Димәк, без һаман да бер-беребездән бизмәгәнбез, һаман да «Калеб» – берләштерергә сәләтле көч. Һәм нәкъ «Калеб»тәге эшчәнлекне күреп, мине инде Кариев театрына чын җитәкче – директор итеп куюларын һәрберегез беләсез. Журналистикада эшләп кенә йөрсәм, бу чакыру беркайчан да булмас иде, һәм мин дә тәвәккәлләп әлеге зур, җаваплы эшкә алынмас идем. Театр  иң матур, рәхәт еллар булып хәтердә яши. Үз вакытында авыр вакытлар-вакыйгалар кебек тоелган нәрсәләрне дә шәһәр башкарма комитетында  эшли башлагач елмаеп искә алам. Параллель рәвештә биш ел буе өч эштә эшләгән вакытлар булды, ләкин мэрия эше белән чагыштырганда, ул бер эш булып тоела. Шуңа кәнәфи дигән сүз белән бөтенләй килешмим. Башкарма комитетның исеменә үк чыккан мәгънә бар – башкару. Мин кайвакыт көләм дә инде, 5 ай депутат булып эшләгән вакытта шәһәр башкарма комитетына куйган бурычларны менә инде 4 нче ел социаль өлкәнең зур командасы белән тормышка ашырып бетерә алмыйбыз.           

– Кеше дәрәҗә, байлык белән сынала. Яңа вазифа Сезне үзгәрттеме? 
 – Миңа еш кына: «Үзгәрмисең, гел шул Гүзәл син!» –  диләр. Бу сорау миңа гаҗәп тоела, ни өчен мин үзгәрергә тиеш соң? Бәлки, башкалар үзгәрәдер, сорау шуннандыр. Икенче яклап, кайвакыт үзгәрәсе дә килә. Үзенең бәясен белеп кенә йөргән кешеләргә кызыгып карап куйган чаклар була. Эрелек, һавалылык исә минем табигатемдә юк, мин Ходайга һәм әти-әниемнәргә моның өчен бик рәхмәтле.  

Халык  түрәләрне затлы машинага утырып, чарадан чарага йөрүче итеп күрә.  Әйе, машиналар затлы. Ләкин төрле яктан һаман тәнкыйтькә эләгеп, йөз проблемаң аягыңда уралып, шәхси тормышка вакыты булган очракта да, хәле калмаган кешегә машина маркасының  әһәмияте зур түгел. Беркөнне Кариев театрының олпат артисты  Нури абый Сафин янына барып килгән идем. Хәл-әхвәл сорашканда: «Элек мамык кебек җиңел идең. Хәзер күзләреңдә бөтен дөньяның борчулары язылган кебек», – диде ул. Димәк, дөнья барыбер үзгәртә. 

– Иҗат дөньясы ирек, хислелек ярата, ә түрәлек вазифасы синең алда ниндидер  чикләүләр куя, кайдадыр үз-үзеңне корбан  итәргә, кайбер тормыш кыйммәтләреннән баш тартырга мәҗбүр буласың. Иҗади мохит сагындырамы?

– Сагындыра. Ирек, иҗат, җиңеллек җитми. Кайвакыт эшкә иртән ашыкмыйча чәй эчеп, салмак кына әзерләнеп чыгып китәсем килә. Кариев театрында эшләвем белән  Казан мэриясендәге вазифам – җир белән күк арасы. Ләкин мин бервакытта да җиңел яшәмәдем, телевидениедә эшләгән вакытта да, театрда да авыр вакытлар күп булды. 

Мэриядәге темп миңа ошамый дип тә әйтә алмыйм. Ул да миңа туры килә. Иҗат та бар! Күпме яңа проектлар эшләдек, аларның һәрберсенә күпме көч салынган! Менә әле  «Әйбәт!» дип аталган балалар фестиваленә, «Сабантуй»га әзерләнәбез. «Калеб»кә дә вакыт таба башладым. Аерма шунда:  мэриядә чара уздырасың да, инде икенче сәгатьтә үк башка эшкә тотынасың. Команда белән җыелышып, анализлап, аннан берничә көн канәгатьлек яисә канәгатьсезлек хисе белән йөрү юк. Рефлексиягә вакыт калмый. 

–  «Томан» пьесасы  Сезнең иҗаттагы дебютыгыз. Аны Камал театрында сәхнәләштергәннән соң, алга таба драматургиядә  каләмегезне кабат сынарга уйлыйсызмы?

– «Томан» ул – лаборатория эше иде. Бу пьеса телевидениедә мөхәррир булып эшләгән чагымда язылды. Ул камил әсәр түгел. Остазлар  белән киңәшләшеп язылган булса, бәлки, башкачарак булыр иде. «Барыбер конкурс этабында катнашмыйм», – дип, кураторлардан башка,  акрын гына яздым мин аны. Нәтиҗәдә барыбер катнашылды.  «Томан» – минем өчен кадерле эш. Ә инде эскизын Камал театры артистлары белән Әминә Миндиярованың эшләве, аннан соң Фәрит абыйның аны Кече сәхнәдә спектакль итеп куюы, Әзһәр абыйның бабай ролендә уйнавы – минем тормышымның аерым бер матур истәлекле чоры.   

Язу теләге миндә күптән түгел яңадан кабынды. Үземне балалар әдәбиятында сынап карыйсым килә, ләкин аның өчен аз булса да, вакыт кирәк бит. Кызым Асылъяр белән әкият укырга яратабыз. Китап укырга хәл булмаганда, үзем әкият уйлап чыгара башлыйм, кызым  аны дәвам итә. Бездә әлегә балалар әдәбияты җитәрлек дәрәҗәдә көчле түгел. Уңышлы китаплар күп, әмма дөнья, рус әдәбияты белән чагыштырганда, сыйфатлы балалар әдәбияты җитми. 

Тулырак язманы «Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь санында укыгыз

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА 

 Альберт САБИР фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ