Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа өметләр вакыты

Алда безне югары максатлар һәм күләмле проектлар көтә, димәк, алда яңа казанышлар!

Район мәгариф системасы алдына узып баручы 2023 елга куелган бурычларның үтәлешен барлаган вакытта, социаль партнёрлар белән хезмәттәшлек өлкәсе киңәйде, төрле юнәлештәге бәйгеләрдә катнашып, укытучылар һәм укучылар югары дәрәҗәләргә иреште, Россия Федерациясе тарафыннан игълан ителгән Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында район башлыгы гранты бәйгесе үтте, олимпиада хәрәкәте югары уңышлар белән сөендерде һәм башка мөһим күңелле мизгелләргә бай булды дип бәялисе килә.

Алда безне югары максатлар һәм күләмле проектлар көтә, димәк, алда яңа казанышлар! Ышаныч белән әйтә алам: мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар киләчәккә оптимизм белән карый һәм, әлбәттә, башланган эшне нәтиҗәгә кадәр җиткерә.

 Ата-аналарга балаларга булган игътибарлары өчен рәхмәт белдерәм һәм мәгариф өлкәсе белән берлектә тыгыз элемтәдә хезмәттәшлеккә чакырасым килә. Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Ул гаилә мәнфәгатьләрендә күп кенә карарларны тормышка ашырырга ярдәм итәр һәм конкрет гаиләләргә һәм балаларга реаль ярдәм китерер дип өметләнәм.

 Районның мәгариф тармагы өчен хезмәт куючыларга һөнәри осталыклары, җаваплылык хисе белән башкарылган хезмәтләре, яраткан һөнәрләренә тугры булганнары өчен рәхмәт! Бәйрәм алдыннан хезмәттәшләремә, яңа башлангычларыгызда һәрвакыт илһам чыганагыгыз дәртләндерсен, иҗади уңышларыгыз мул булсын, көчле энергиягез һәм зирәклегегез алга куелган планнарның уңышлы үтәлешенең нигезе булып хезмәт итсен, дип телим.

Илфат ӘХМӘДУЛЛИН, 

Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ