Илһамлы Илһам авылында
Чаллы–Сарман юлы белән йөрүче юлчылар, «Тукай районы Яңа Бүләк авылы – Илһам Шакиров туган төбәк» дигән күрсәткечне һәм аның портретын күрүгә, мәшһүр җырчы язмаларында сакланган «Рәйхан», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Сәрбиназ», «Хафизәләм иркәм», «Гөлмәрьям», «Идел буе каеннары» кебек бик күп җырларны күңелләрендә яңартмый калмыйдыр, шәт. Шул дулкында без дә, олы юлдан уңга каерып, Яңа Бүләккә таба борылдык.
Челтәр капкадагы нота станы
Керәсе юл ерак түгел, нибары җиде чакрым гына. Искиткеч табигать кочагында урнашкан бу авыл. Баксаң, Илһам аганың туган нигезе урынында туганнары өр-яңа йорт җиткергәннәр икән. Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе, Илһам Шакиров музее, аның каршысындагы бюст – барысы да бер ихатада. Челтәр капкадагы нота станы үзеннән-үзе сине җыр-моң иленә дәшә күк. Җитмәсә, шул моңны ишеттерергә теләгәндәй, сайрар кошлар да «кундырганнар» капкага. Заманында җырчының әтисе Гыйльметдин Шакиров тимерче булган. 1937 елның 8 октябрь төнендә өйләренә тентү кергәннән соң, «халык дошманы» дип кулга алынып, төрмәгә озатканда гаиләдәге төпчек уллары Илһамга нибары ике яшь ярым булган. Алты баланы аякка бастырганчы, әниләре Нуриәсманың үзенә дә, балаларына да нахак бәла күтәрү өстенә, «уфалла арбасы»н шактый тарттыргандыр язмыш...
«Илһам укыган мәктәп ябылырга тиеш түгел»
Мәктәп 1972 елда ук файдалануга тапшырылган булса да, шактый нык күренә, чөнки биш ел элек кенә капиталь ремонт үткәргәннәр. Ике ел элек «Сәйлән» балалар бакчасы үзгәртелеп, бирегә күчерелгән. Балалар бакчасы да, мәктәп тә бер түбә астында хәзер. Коллективта югары белемле, үз эшләрен яратып башкаручы тәҗрибәле 11 укытучы һәм 1 тәрбияче эшли.
Мәктәпкә Иске Теләнче, Бай Бүләк, Күктәк Мирсәет, Яңа Бүләк, Иске Дөреш авылларыннан килеп укысалар да, бала саны күп түгел. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә 5 бала тәрбияләнә. Мәктәпне сигезәр мич ягып җылыткан заманнарда күрше авыллардан гына да 200 ләп бала килә торган булса, 2023/2024 уку елында барлыгы 28 укучы булып, шуларның икесе мәктәпне тәмамлаган. «Кызганыч, коллектив олыгаеп китте. Уку елы тәмамланганда, шушы китүдән бөтенләй китәрбез инде, дип саубуллашабыз да, укытучылар булмагач, тагын мәктәпкә киләбез»,– ди өлкән буын укытучылар. 2021 елдан мәктәп директоры булып эшләүче һәм шушында ук 28 ел рус теле һәм әдәбияты укыткан Гүзәлия Сабирова да яшерми бу хакыйкатьне. «Чыннан да, яшьләр аз коллективта. Укытучыларның уртача яше – 57. Иң зур теләгем – Илһам абый Шакировның туган авылында мәктәпне саклап калу», – ди директор. Оптимизация дип өстәгеләр мәктәпне ябарга да укталып караган. Коллектив, дәррәү күтәрелеп: «Илһам укыган мәктәп ябылырга тиеш түгел»,– дип нык торган.
Татар теленнән имтихан – «5»кә!
Бала саны аз булса да, мәктәпнең күрсәтер уңышлары шактый. ТРның атказанган укытучысы, «РФның мактаулы мәгариф һәм тәрбия хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Флюра Сәлахова укучылары белән горурлана. 5 нче сыйныф укучысы Әлфис Мингалиев рус теле олимпиадасында районда I урынны, ә Илнара Газизова Лев Толстой исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясеннән III урын белән кайтканнар. «Моннан 30 ел элек, институт тәмамлап, юллама белән авылга укытырга килгәч, Чаллы каласына 30 чакрым гына, нишләп бу балалар рус телен белми икән, дип аптырый идем. Хәзерге балалар рус телен дә, татар телен дә камил белә», – ди директор. Шуны раслап, Әмир Мингалиевнең татар теленнән чыгарылыш имтиханын «5»кә тапшыруына тукталып үтә. Аның укытучысы Рәмилә Миннәхмәтова булуын да искәртә.
Чемпионнар тәрбияли
30 елга якын шушы мәктәпне җитәкләгән элеккеге директор, бүгенге көндә дә тарих һәм физкультура укытучысы «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен йөртүче Сәлмән Әхмәтҗанов турында да җылы сүзләр генә ишетәсең Яңа Бүләктә. Милли көрәш буенча чемпионнар, спорт осталары Илнар Галиев, Равил Зәйнашев, Ринат Мингалиев кебек егетләрне беренче булып келәмгә бастырган кеше ул. Үзе дә «Физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе иясе. Соңгы вакытта мәктәпкә тагын бер күңелле хәбәр килеп ирешкән – элекке укучысы, хәзерге вакытта Чаллыда тренер булып эшләүче Регина Нуриәхмәтова да спорт остасы исеменә лаек булган.
600 төп чәчәк үсентесе
Каникул вакытында ник авыл урамнары тын, бала-чага күренми дисәк, алар мәктәп яны лагеренда ял итә икән. Ял белән хезмәтне бергә алып бару – авыл баласы өчен табигый күренеш. «Мәктәбебездә «Классная клумба» проекты популяр. Яз башында һәр сыйныф тәрәзә төпләрендә чәчәк үсентеләре үстерә дә шуларны чишмә буйларына, мәктәп ишегалдына күчереп утыртабыз»,– дип сөйли тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альмира Фәхриева. Һәр сыйныф 100 төп үсенте үстерә дип кенә исәпләсәк тә, чәчәк үсентеләренең саны 600 төпкә җыела дигән сүз. Чәчәк утырту өмәләре язгы каникул чорына туры килеп, бу эштә әти-әниләр дә актив катнаша икән. «Туган як чишмәләре» бәйгесендә Яңа Бүләк мәктәбе укучыларының «Туган авыл, туган нигез» командасы III урынга лаек булган.
Һәр чара татар теленә куәт бирә
Электән, авыл – туган телебезнең бишеге, дип әйтергә күнеккәнбез. Шуны истә тоткан хәлдә, ана телендә укыткан һәр дәрес, ана телебездә уздырылган һәр чара татар теленә көч-куәт бирүен, милләтебезне яшәтүгә булышуын аңлап эш итә Яңа Бүләк педколлективы. Әлеге җәһәттән аларга күпмедер дәрәҗәдә бөек якташлары Илһам абыйлары үрнәк булып торуы бәхәссез. Аңа да бит Мәскәүдәге гастрольләре вакытында мәшһүр бер музыкант: «Илһам, синең тавышың шундый матур, татар телендә генә җырлавың кызганыч, әлбәттә. Әгәр дә син менә русча җырласаң, бәһаләп бетергесез булыр идең», – дигән. Илһам аптырап калмаган: «Зыкина татарча җырлый башлагач та, русча җырлармын», – дип җавап биргән. Чын-чынлап милли үзаңы сәламәт булган һәм үз ана теленә тугры милләтпәрвәр җавабы булган ул.
Автор фотолары
Комментарийлар