Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең яраткан темасы... – БДИ

Бердәм дәүләт имтиханнарын кемнәрдер газиз башына төшкән тимер таяк дип санаса да, чыгарылыш сыйныф укучыларына, әлеге сират күперен кичмичә, олы тормыш юлына фатиха алдым юк. Укучыларга һәм мөгаллимнәргә методик ярдәм күрсәтү максатыннан, “Мәгариф” журналы үзенең һәр санында диярлек аерым фәннәрдән БДИ нәтиҗәләренә, аңа әзерлек мәсьәләләренә багышланган язмалар биреп бара.

Әйтик, август санында КФУның А.М.Бутлеров исемендәге химия институты доценты, педагогика фәннәре докторы Фидалия Халикованың – химиядән, ноябрь санында КФУ доценты, сәясәт фәннәре кандидаты Альбина Фәйзуллинаның тарихтан 2023 елгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә багышланган әтрафлы язмаларын тәкъдим иттек. Журналыбызның шушы көннәрдә укучыларыбыз кулына барып ирешәчәк декабрь саны да БДИ темасын яктырткан ике язма белән сөендерәчәк. Бигрәк тә информатика һәм физикадан бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга җыенган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларны әлеге имтиханнарга әзерләүче физика һәм информатика укытучылары өчен бик тә мөһим мәгълүматлар туплаган язмалар булыр дип уйлыйм. Аларның авторлары – информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча республика эксперт комиссиясе рәисе Аида Гайнетдинова һәм Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-Казан авиация институты профессоры, физика-математика фәннәре докторы  Борис Тимеркәев.

Яңа 2024 елда да «Мәгариф» журналы БДИ темасын яктырткан язмаларга киң урын бирергә җыена. Әйтик, гыйнвар санында Татарстанда география һәм биологиядән бердәм дәүләт имтиханнарының узган елгы нәтиҗәләренә тирән анализ ясалган, быелгысы биремнәрендә булачак үзгәрешләр хакында язмалар тәкъдим итәргә ниятләп торабыз. Алар белән танышып барырга ниятләсәгез, 2024 елның беренче яртысы өчен “Мәгариф” журналына язылырга онытмавыгыз кирәк. 20 декабрьгә кадәр әле, ягъни бүген-иртәгә матбугатка ташламалы язылу бара. Ашыгыгыз!

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ