Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында өр-яңа спектакль куелачак

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 31 гыйнварда «Җан Баевич» трагикомедиясенең премьерасы була, аның авторы-Гаяз Исхакый.

Спектакльне режиссер Илнур Гарифуллин куячак, ә төп рольне ТРның атказанган артисты Зөлфәт Закиров башкарачак, дип хәбәр итәләр театрның матбугат хезмәтендә. 
Бу пьеса Тинчурин театры сәхнәсендә беренче тапкыр куела.

Әлеге пьеса мәктәп программасына керә. Шуңа күрә алга таба спектакльне мәктәп укучылары өчен «Пушкин картасы» буенча күрсәтергә планлаштыралар. 

Илнур Гарифуллин «Җан Баевич» пьесасының актуальлеген һәм аның хәзерге җәмгыятьтә әһәмиятен билгеләп үтә. Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә күпчелек кешеләр кулланучы позициясеннән яши, тышкы кыяфәтләрен үзгәртә, әмма яшәү рәвешен һәм позициясен генә үзгәртми. 

«Гаяз Исхакый төп геройга охшаган кешеләрнең күпсанлы төркеме Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда да булачак дип дөрес фаразлаган», –  дип билгеләп үтте Илнур Гарифуллин.

«Җан Баевич» әсәре комедия жанрына карый, әмма бу постановкада ул трагикомедия юнәлешен ала. Спектакльдә кешелекнең гаилә, иман һәм үзбилгеләнү кебек төп кыйммәтләренә игътибар бирелә. Спектакль дүрт өлешкә бүленгән, аларның һәрберсе декорацияләр һәм динамика белән аерылып тора. 

Тинчурин театры командасы тамашачылар спектакльне карагач, үз максатларына ирешүнең катлаулылыгын аңларлар дип өметләнә. Зур нәтиҗәләргә ирешү өчен бик күп көч кирәк, һәм бу күп вакыт таләп итә торган процесс икәнен тамашачыга җиткерергә тырыша театр коллективы. 


12+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ