Салкын көннәрдә нәрсә ашарга кирәк?
Табиблар көз айларында ашау-эчүгә аерым игътибар бирергә киңәш итә.
Салкын тию вакытында сарымсак иң яхшы продукт санала. Аның хуш исле өлешләрен көн саен балаларга һәм өлкәннәргә салкын тию вакытында ашарга кирәк. Әгәр бала сарымсакны гадәти хәлдә кулланырга теләми икән, аны ашамлыкларга, мәсәлән, салатларга яки бутерброд пастасына, ашларга өстәргә мөмкин.
Суган – шулай ук, сарымсак кебек үк, фитонцидлар хәзинәсе. Туклану рационына «микроблар үтерүчене» теләсә нинди рәвештә кертергә мөмкин. Әгәр дә сез суганны бик яратмыйсыз
икән, аның парларын сулап алырга гына кирәк.
Матдәләр алмашын яхшырта, иммунитетны ныгытырга теләсәгез, мүк җиләге куллану отышлы булачак. Авыру вакытында җиләк температура һәм ялкынсынуны киметергә ярдәм итәчәк. Бактерицид тәэсире буенча уникаль булган мүк җиләге сусауны баса торган морслар әзерләү өчен дә бик яхшы туры килә.
Лимон, грейпфрут, әфлисун, башка цитрус җимешләре С витаминына бай икәнен барыгыз да белә. Тозлы кәбестә дә С витамины белән мактана ала, иммунитетны ныгыту өчен кәбестәгә зәйтүн мае өстәргә мөмкин. Тозланган кәбестә профилактикада гадәттәгечә дә, төрле ризыклар составында да яхшы. Ә имбирне эчемлекләр әзерләү өчен кулланырга кирәк.
Шунысын да онытмаска кирәк: салкын көннәрдә безнең организмга сәламәтлекне саклау өчен күбрәк энергия һәм туклыклы матдәләр кирәк.
Витаминлы препаратларны гына кабул итү яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдалы үзлекләрен тулысынча алыштыра алмый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тәкъдиме буенча, һәр кешегә, бәрәңгене исәпкә алмаганда, көненә кимендә 400 г яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә, ди белгечләр.
Фото «Татар-информ»нан
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Бала хокуклары буенча кайнар элемтә
1–10 ноябрь көннәрендә Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле өлкәннәр һәм балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен оештырыла.
Республиканың Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына һәр теләгән кеше үз тәкъдимнәрен җибәрә ала. Бу хакта министрлыкның рәсми сайты хәбәр итә.
Кайнар элемтә телефоны: 8 (843) 557-20-49. Эш режимы: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00–18:00, җомга көнне 9:00–16:45. Тәнәфес – 12:00–12:45.
Мөрәҗәгатьләр һәм тәкъдимнәр өчен электрон адрес: Adelya.Gallyamova@tatar.ru (тәүлек буе).
Фото «Татар-информ»нан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар