Авыл мәктәбенең киләчәге бар
Фәридә Әнвәр кызы ГАТАУЛЛИНА,Алабуга районы Поспелово урта мәктәбе укытучысы. Эш стажы – 32 ел. Авыл мәктәбенең киләчәге бармы? Мин – оптимист. Шуңа күрә, әйе, бар дип җавап бирәсем килә. Безнең илебе...
Алабуга районы Поспелово урта мәктәбе укытучысы. Эш стажы – 32 ел.
Авыл мәктәбенең киләчәге бармы? Мин – оптимист. Шуңа күрә, әйе, бар дип җавап бирәсем килә. Безнең илебездә беркайчан да тәртип булмаячак дип шапырынып йөрүчеләрне тыңлыйсы да, ишетәсе дә килми. Дөрес, белем бирү системасында кыенлыклар күп әле. Шуларның берсе - азкомплектлы мәктәпләрдә укыту проблемасы. Моны бу “казанда” кайнаган укытучы гына аңлый шул. Белем идарәсе башында торучы җитәкчеләребезне, галимнәребезне шул мәктәпләрдә эшләтеп карыйсы иде.
Поспелово урта гомуми белем бирү мәктәбе – Алабуга районында азкомплектлы мәктәпләрнең берсе. Мин, 1982 елда Алабуга педагогик институтын тәмамлап, бу мәктәптә һөнәри эшчәнлегемне башлап җибәрдем. Авылыбыз Алабуга шәһәре янында урнашкан. Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеев шәһәрләре ерак түгел. Ә инде тарихына күз салсак, Киров өлкәсендәге архив документлары буенча Вятск губернасы Алабуга өязе Поспелово авылы турындагы беренче мәгълүмат 1781 елдан бирелә. 1781 елда бу авылда 39 җан яшәгән. 1917 ел революциясенә кадәр үзенең составы буенча Поспелово рус милләтле авыл булган һәм анда 130 йорт саналган. Еллар үтеп, авыл үскән саен бу саннар үзгәргән.
1901 елның көзендә Өяз Җирле идарә системасының акчасына 1 нче дәрәҗәдәге мәктәп ачыла. Аның беренче атамасы - Трехсвятская өязенең Поспелово авылындагы җирле идарә системасының училищесы. Укучылар саны - 33. Бу мәктәпнең 200 томлык фондлы китапханәсе булган. Авыл халкы – рус милләтеннән, шуңа күрә мәктәптә укыту рус телендә барган.
Хәзерге чорда Поспелово авылында төрле милләтләр яши. Мәктәптә 52 укучы рус һәм татар телендә белем ала. Моннан 10-15 ел элек мәктәптә 100 дән артык бала укый иде. Ни өчен соң әле болай килеп чыкты? Ни өчен балалар саны кимеде? Моның төп сәбәбе - дәүләтнең авыллар турында кайгыртмавы. Шунлыктан беренче зур проблема - авыл җирендә яшәрлек кирәкле һөнәрләрнең калмавы, яшь гаиләләрнең шәһәрләргә тартылуы, дип уйлыйм.
Икенче проблема – бу башлангыч сыйныф укучыларын бергә кушып укыту. Күз алдына китерегез инде. Әле генә әти - әниләренең итәгеннән төшкән, балалар бакчасын тәмамлап мәктәпкә килгән беренче сыйныф укучыларын 3 нче сыйныфлар белән бергә утыртып куябыз. Бөтен игътибарны үзенә тәлап иткән беренче сыйныф укучысы өчен бу - зур фаҗига, чөнки бу шартларда укучылар тиешле белемне үзләштереп бетерә алмыйлар. Бала саны ничә булуына карамастан, башлангыч сыйныфларны аерым укытырга кирәк. Дәүләт үзенең чыгымнарын кызганмыйча белем бирү өлкәсенә юнәлтсә, киләчәктә бу чыгымнар үз-үзләрен һичшиксез аклаячак. Алдагы көннәрдә мәсьәлә чишелер, авылыбыз кырларында чүп үләннәре урынына гөрләп иген үсәр, фермаларда терлекләр мөгрәве яңадан ишетелер, яшелчә үстерү алга китәр һәм бу эшләр белән бәйле һөнәрләр яңарып авылга кайтыр. Ә инде яңа кызыктыргыч һөнәрләр белән бергә яшь гаиләләр авылларда нигез салырлар дигән өмет бар. Әмма бу хыяллар тормышка ашсын өчен барыбызга да тырышып эшләргә кирәк.
Минем тагын бер зур үзгәрешне күрәсем килә. Ул милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту, нәфрәт утын сүндерү, сугышларны туктату. Төрле милләтләр үзара тату, бер-берсенең йолаларын, гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшәсә, Җир шарында яшәеш матур дәвам итәр, мәктәпләрдә балаларның яңгыравык көлү тавышлары тынмас.
Комментарийлар