Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мөгаллиме – яшәеш сакчысы!

Мәйсәрә Фаис кызы ХӘБИРОВА,Актаныш районы Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 26 ел.Мәктәп бусагасыннан укучы буларак атлап чыгуыма да өч дистә еллар...

Мәйсәрә Фаис кызы ХӘБИРОВА,

Актаныш районы Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 26 ел.


Мәктәп бусагасыннан укучы буларак атлап чыгуыма да өч дистә еллар. Күңелле истәлекләре белән мәктәп еллары еш искә төшә. Ул заманга хас  стильле костюм – чалбар кигән малайлар (Зәңгәр төстә, җитмәсә, сәдәфләре алюминий иде.); бантиклы, ак алъяпкычлы кызлар – классташлар сагындыра. Безнең  балачак  шушы бинада качып ятадыр сыман... Тик мәктәбемдә яңгыраган шат авазлар, кыңгырау тавышлары балачагымны искә төшерерүче яңа буыннарныкы шул.  Үзебез тәрбияләгән, укыткан яшь буын! Инде аларның да мәктәп еллары тарих сәхифәләренә күчә бара.


Казан дәүләт университетын  тәмамлауга, яхшы урыннарда яшәү, эшләү хыялларына бирелмичә, үземне шәхес итеп формалаштырган  укытучыларым янына эшкә кайттым. Туган төбәгемдә яшәвемне дәвам итәм. Балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Башка фәннәр кебек үк ана теле укытуның да авырлыгы, җитдилеге бар. Ана теле дәресләрен бала көтеп алырлык итеп оештыру җиңел генә бирелми. Компьютер заманынында яшәгән буынга кара такта һәм акбур белән генә дәрес күрсәтеп, әллә ни отып та булмый. (Шәхсән фикеремчә, акбур, кара такта укытуда төп әсбап ул!) Шулай булгач, укыту системасына килеп кергән яңалыкларны үзләштерү төп максатларның чираттагысына әверелә.


Акыллы, белемле, авырлыкларга бирешмәгән; уңыш арты  уңышлар килгәндә, кешелек сыйфатларын саклаган; проблемалар каршында югалып калмаган мөстәкыйль фикерле, заманга ярашлы кешеләр тәрбияләү процессында авыл укытучысының ролен күзаллыйк. Яшәү урыны буенча үзем дә а в ы л  у к ы т у ч ы с ы! Уку – укыту эшчәнлегебез закон нигезендә расланган программалар буенча башкарыла. Авылныкымы, шәһәрнекеме укытучы - иң беренче чиратта белем бирүче.  Ә белем бирүгә методикалар, технологияләр, кулланыр өчен җиһаз - әсбаплар, кыскасы, мөмкинлекләр җитәрлек. Интернеттан иркен файлана алган кеше - бүген заман белән атлаучы.


Хәзерге җәмгыятьтә авыл укытучысы булу җиңелләрдән түгел. Шәһәрдә яшәүче коллегалардан аермалы буларак, укытучының бөтен барлыгы авыл кешеләре күз алдында. Гаиләнең татулыгы, эшчәнлеге; ихатаның төзеклеге, чисталыгы; туганнар белән аралашуның ихласлыгы; кешеләргә яхшы мөнәсәбәт һәм башкалар  укытучыга бәя бирә. Тәртип бусагадан башлана, диләр. Шушы гыйбарәне онытмый, укытучы башлап һәр яктан үзе үрнәк булырга омтыла. Менә шуларга игътибарлы булганда, әйткән сүз үтемле, белем – тәрбия юнәлешендәге эшчәнлек дөрес булачак.


Авыл мәгарифе өлкәсен сайлаучы буларак, фикерләрем белән уртаклашам. Һәр ата – ана мәктәпкә баласын яхшы ниятләр белән бирә. Безнең бурыч -  аларга белем бирү. Алга куйган максатым – һәр баланы,  мөмкинлегеннән чыгып, дәүләт стандарты таләбен үзләштерерлек итү. Мәктәптән чыгып киткәндә, укыдык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә, дип әйтерлек булмасын. Алган белемне укучы тормышта, яхшы максатта, файдалана белергә тиеш. Г.Ибраһимов тарафыннан әйтелгән: “ Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр,” – дигән сүзләр бүгенге мәгарифтә дә асылын югалтмады.


Ә икенче максат - иҗади фикерле балалар тәрбияләү. Ягъни укучы дәреслек белән генә чикләнми, үз фикерен әйтә ала, үзенчә нәтиҗә чыгара. Дәүләт стандартының бу таләбе укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтә.  Шушы ике таләп үзләштерелгәннән соң, укучы тагын да җанлана, фәндә яңа төр эшләргә тартыла. Республика күләм конкурслар, олимпиадалар, иҗади фестивальләрдә катнашырлык көч таба һәм нәтиҗәләре белән сөендерә.


Белем бирүдә альтернатив дәреслекләр авторы А.Г.Яхинның Һәм  Ә. З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнәбез. Шулай ук халык педагогикасын тирәнтен аңлаган, җирле компонентларны үз эшендә даими кулланган авыл мөгаллиме – мәгариф сакчысы ул! Укыту белән генә чикләнмичә, бар күңелен биреп, авыл яшәешендә төп урынны да  тотучы. Рухи дөньяны, милли горурлыкны, әхлакны саклаучы; үткән белән бүгенге арасындагы бәйләнешне өзмәүче. Әйе, санап киткәннәрдә авыл мөгаллименең аяусыз тырыш хезмәте ята. Ел буе укыттым, арыдым, дими. Һәр бирелгән әмерне, җиренә җиткереп, үтәргә өйрәнгән ул укытучы. Бер генә һөнәр иясе дә, укытучы шикелле, түләүсез хезмәткә алынмый. Укытучыны тормыш һәм безнең илнең законнары “эш аты”на әйләндергән. Эш атына да йөкне һаман саен күбрәк өяләр бит. Безгә дә шулай... Бәйрәм җитсә, син сәхнәгә чыгарга тиеш, чөнки халыкка хезмәт күрсәтәсең бар. Отпускада юл буен чабарга, яфрак – пиннек әзерләргә кирәк. Август җитсә, мәктәбеңне әзерлә. Ремонт өчен акча каралмаган, үз көнен үзе күреп яшәргә өйрәнгән мәктәпнең бу юнәлештәге хезмәтендә дә укытучы төп фигура: ышкый –ышкый юа, кыра, буйый һ.б.


Физик эшне дә, акыл хезмәтен дә менә дигән итеп башкара алган чын авыл мөгалимнәре булганда, мәктәпләр ябылмаганда, мәгариф яшәр. Авыл кызыннан авыл мөгаллименә әверелгән кеше буларак, бу хезмәтнең авыр да , кирәкле дә икәнен аңлыйм. Түзем, эшчән, тыйнак, акыллы  а в ы л укытучысы  булганда,  әхлагыбыз камил, яшәү ныклы, ямьле булыр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай тирән эчтәлекле, күңелеңә үтеп керерлек итеп минем яшьлек дустым Мәйсәрә генә яза ала. Синдәй укытучылар булганда авыл яшәр! Рәхмәт сиңа! "Мәгариф" сайты битләре аша сиңа сәлам юллыйм! Гөлнара Гатауллина. Автор: Гөлнара

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ