«Авыл укытучысы» бәйгесе – педагогик осталык бәйрәме ул»
“Авыл укытучысы” конкурсы катлаулы булуы белән кызыклы да”Резедә Мөстәкыймова,Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы:– Бик күп яшьләр шәһәрләргә таралып, “олыгаеп” калган авыл...
Резедә Мөстәкыймова,
Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы:
– Бик күп яшьләр шәһәрләргә таралып, “олыгаеп” калган авылларда мәктәпләр ябылу куркынычы артканда, укучылары азсанлы белем йортлары да яшәргә хокуклы, авыл шартларында да җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләү мөмкин дигән фикерне хуплаган “Авыл укытучысы” бәйгесен үткәрүнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Укытучыларны авыл һәм шәһәрнекенә аеруны кирәк дип тапмасам да, (чөнки беренчеләре дә, икенчеләре дә бер үк хезмәт – балаларга белем һәм тәрбия бирүне башкара, аларның эш шартлары гына аерыла), авыл җирлегендә эшләүче укытучыларның абруен күтәрүдә әлеге бәйге зур әһәмияткә ия.
Бәйгедә катнашуны мин хезмәттәшләрем белән көч сынашу түгел, ә укытучы буларак эшчәнлегемнең башлангыч чорына нәтиҗә ясау, тәҗрибә уртаклашу мәйданы итеп кабул иттем. Уку-укыту системасы үзгәрешләр кичергән бу заманда эшебезгә мөхтәрәм жюридан бәя алу, алдынгы укытучыларның эш алымнары белән танышу бик файдалы булды. Бу ел миңа “Авыл укытучысы – 2015” бәйгесендә катнашу белән истә калачак.
Миләүшә Хафизова,
Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Бәйгегә катнашуымның сәбәбе – аның катлаулы һәм ачык булуында. Бер генә этаптагы биремнәрне дә җиңел дип әйтмәс идем, әзерлек тә, иҗадилык та, белем һәм эрудиция, эзләнүләр дә кирәк иде. Шунысы белән кызыклы да булды. Мәҗбүри кушылса яки урын алыр өчен эшләсәң, берни дә барып чыкмас иде, ә монда үзеңне сынап карыйсың, мөмкинлекләреңне тикшерәсең, югарырак баскычка күтәреләсең. Ачык үткәрелүе, бер яктан, кыен: беренче, икенче этаптагы эшләр Интернетта һәм журналда күренеп торды, соңгы этапта да телевизион камералар һәм профессиональ жюри алдында эшләдек; икенче яктан, объектив булды дип уйлыйм.
Алга таба да бу бәйге яшәсен иде, чөнки “Авыл укытучысы” – ул, чыннан да, аерым статус. Бәлки, сайлап алу турларын урыннарда үткәреп, аны киңәйтергә кирәктер. Эмблемасы да булырга тиеш дип уйлыйм, анысына да аерым бәйге үткәрергә була.
Роза Кутуева,
Г.Боровиков исемендәге Алексеевск 3 нче урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Әле бүген дә “Авыл укытучысы” бәйгесеннән алган тәэсирләр белән яшим. Беренче чиратта, мин бу тәҗрибә уртаклашу бәйрәменнән авылда эшләүче коллегаларыма соклану һәм аларга карап горурлану хисләре белән кайттым. Чынлап та, бәйге дип түгел, ә бәлки “педагогик осталык бәйрәме” дип атар идем бу очрашуны. Укытучылар арасында хөкем сөргән гаҗәеп җылы, дустанә мөнәсәбәттә, әлбәттә, жюриның, аның рәисенең роле дә зур булды дип уйлыйм. Чөнки очрашуның беренче минутларында ук ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Равил Габделхак улы Хәмитов һәм жюри рәисе – “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Илдар Флүс улы Миргалимов тарафыннан әйтелгән җылы сүзләр финалга чыгучыларда үз- үзләренә ышаныч, тәвәккәллек хисләре дә өстәде кебек.
Бу бәйгедән үзем өчен нәрсә алдым, дигәндә, беренче чиратта – күтәренке күңел көче, үз-үземә ышаныч хисләре. Коллегам Миләүшә Рәфкать кызы Хафизова язучы Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” әсәрен өйрәнүдә А.Яхин технологиясенә таянып төзелгән дәрес фрагментларын тәкъдим иткән иде. Мин, коллегам тәкъдим иткән бу метод-алымнарны рәхәтләнеп, ”күчтәнәч итеп”, үземнең педагогик копилкама “салып куйдым”. (Сүз уңаеннан, бу әсәрне өйрәнү буенча эш тәҗрибәм белән уртаклашып, “Мәгариф” журналында үземнең дә дәрес эшкәртмәм басылып чыккан иде). Әсәрне анализлауга коллегам тәкъдим иткән “Яхинча якын килү” күңелемә бик хуш килде. Бәйге барышында яшь, перспективалы коллегабыз Резедә Рафикъ кызы Мөстәкыймованың чит тел укытудагы алымнары да бик кызыклы булды. Балаларга чит телне, шул исәптән, рус телле балаларга татар телен өйрәтүдәге мондый алымнарны без, интенсив укыту алымнары буларак, шактый еллар элек тә кулландык. Коллегабыз Резедәнең бу алымнарны заманча, тагын да кызыклырак төсмерләр биреп, укучыларга тәкъдим итүе, һичшиксез, мактауга лаек эш нәтиҗәсе дип саныйм. Әлбәттә, һәр укытучының үзенчәлекле, үзенә генә хас кызыклы, мавыктыргыч бигрәк тә укучылар өчен оригиналь алымнарын күрдек. Мастер-классның да шактый кызыклы формаларын күзәттек. I, II тур нәтиҗәләре буенча, бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрдән жюри тарафыннан чынлап та “каймагы” сайлап алынганы күренеп тора иде. Шунысы игътибарга лаек: һәр конкурсант, үзен күрсәтүдән бигрәк, укучыларга төпле белем бирүдә, темаларны үзләштерүдә җиңеллек тудыра торган метод һәм алымнарны тәкъдим итү өстендә эшләде һәм максатына иреште дип уйлыйм.
“Авыл укытучысы” бәйгесенең киләчәге өметле. Бу бәйге, һичшиксез, авыл мәктәпләрендә эшләүче күпсанлы сәләтле укытучыларга яңа эзләнүләр һәм ачышлар аша киң педагогик мәйданга чыгарга ярдәм итәчәк.
Гөлназ Вәлиева,
Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең математика укытучысы:
– “Авыл укытучысы – 2015” бәйгесенә мин үземне сынап карау теләге белән генә кушылып киткән идем. Нигәдер, беренче турдан ары узармын дигән уй башыма да кереп карамады. Бу бәйгедә катнашу миңа зур белем, тәҗрибә бирде, бары тик якты хатирәләр генә калдырды. Монда үзем кебек үк укытучылар, аларның эш алымнары белән таныштым. Бәйге барышында без дуслашып, туганлашып беттек дисәм дә була.
Гүзәлия Гарипова,
Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Мин бу бәйгедән үземә күп кенә мәгълүмат тупладым һәм яңалык алдым, республикабызның алдынгы укытучылары белән аралашу бәхетенә ирештем.
Маргарита Идиятуллина,
Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы:
– Бәйге тәмамлангач, бераз күңелсез булып китте. Өченче этапка килеп җитү бик җиңел булмады. Без “Мәгариф” журналы куйган бик күп сынаулар аша үзебезне һәр яктан тикшереп карадык: сыйныф җитәкчесе буларак та, предмет укытучысы буларак та үз осталыгыгыбыз белән таныштырдык. Өченче этапта безгә бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек тудыруыгыз бик файдалы, нәтиҗәле булды.
Римма Усманова,
Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
– “Авыл укытучысы” бәйгесе алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату өчен дә, авыл укытучысының һөнәри үсеше өчен дә зур мөмкинлекләр ача. Бәйге әле икенче ел гына уздырылуга карамастан, анда катнашучы районнарның географиясе дә киңәя, педагогик күз йөзендә яңа “йолдызлар” кабына.
Быелгы бәйге минем күңелемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Һәр педагог үзенчә кабатланмас һәм талантлы, һәрберсе үзенә генә хас педагогик алымнарга ия. Бу – бәйгенең һәр этабында сизелеп торды. Финалда очрашучылар чын мәгънәсендә дусларга әйләнде, бер-берсенә терәк булды. Шуңа күрә дә бәйгеләргә генә хас булган ярышу, көч сынашу сизелмичә генә хезмәтәшлеккә әйләнде дә куйды.
Бәйге минем өчен – уен да, аралашу да, тәҗрибә уртаклашу да, ачыш та һәм җиңү дә булды. Моны үз-үземне җиңү дип тә атарга мөмкин. Җиңелдем дигән фикер башыма да кереп карамады, укытучының зирәклеге – коллегаларының уңышына шатлана, яшьләрдән яңа иҗади идеяләр ала белүендә, озак еллар эшләгән педагоглар белән тәҗрибә уртаклашуында бит аның. Бер кешенең җиңү яулавы бөтен авыл укытучыларының җиңүе икәнлеген аңлау да мөһим!
Бәйгебезнең максаты изге – һәр педагогны уңышка рухландыру, ярдәм кулы сузу, авырлыкларны җиңәргә этәргеч бирү. Конкурс авыл җирлегендә белем бирүче иң яхшы укытучыларның бергәлеген ныгыта, Татарстан мәгарифенең сыйфатын күтәрүдә өлеш кертә һәм безнең барыбызны да киләчәк мәктәбенә таба илтә. Авыл укытучыларына игътибарыгыз өчен рәхмәт сезгә! Шул ук вакытта бәйгене оештыручыларга берничә тәкъдимем бар. Узган елда җиңү яулаган педагог жюри составында булып, Бөтенроссия “Ел укытучысы”ндагы кебек, финал ул белем биргән районда уздырылсын иде.
Рәфидә Фәтхетдинова,
Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы:
– Бәйге шартлары белән танышуга, миңа аның темасы ошады, чөнки бала тәрбияләүдә әти-әниләр белән хезмәттәшлек беренче урында тора. Минем дә әти-әниләргә үз фикерләремне җиткерәсем килде. Һәр укытучының эш алымнары кызыклы, уникаль, игътибарга һәм ихтирамга лаек. Финалдан һәрберебез үзенең алдагы эшчәнлеге өчен көч, дәрт алып, яңа омтылышлар һәм очышлар өчен канатланып кайттык.
Рамил Хәбибуллин,
Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:
– Бөтенроссия “Авыл укытучысы – 2015" конкурсы миңа тәҗрибә тупларга, һөнәри яктан үсәргә мөмкинлек бирде. Киләчәктә дә шундый бәйгеләр булып торсын. Бергә булыйк, бердәм булыйк.
Баткаева Равилә Фәрит кызы,
Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Быел миңа “Авыл укытучысы” бәйгесенең финалында катнашырга насыйп булды. Беренчедән, бәйгегә җыелган укытучыларның, бер-берсе белән элегрәк якыннан таныш булмасалар да, үзара дустанә мәнәсәбәттә булуы мине сокландырды, куандырды. Әйтерсең лә иң якын дуслар: бер-беренә җылы киңәшләр биреп, теләктәшлек белдереп ярдәм иттеләр. Мин моны авыл кешесенә хас кунакчыллык, киң күңеллелек сыйфатларының чагылышы дип таптым. Яңа дусларымның дәресләреннән канатланып, илһамланып, зур иҗади планнар белән кайттым,.
Бу бәйге, минемчә, авылның киләчәген кайгыртуга юнәлтелгән. Икенче ел рәттән авыл шартларында уку-укыту процессы өчен актуаль булган темалар күтәрелә. Катнашучыларның беренче этапларга җибәргән язмалары авылда белем һәм тәрбия бирүнең, бернинди авырлыкларга карамыйча, мөмкинлекләре чиксез булуын раслый. Бәйгедә яшьләрнең катнашуы, хәтта яшь талантлы укытучының лаеклы рәвештә җиңеп чыгуы, авыл мәктәбенең киләчәге бар һәм ул ышанычлы кулларда дигән өмет уята. Гомумән, “Мәгариф” журналы, һәрвакыттагыча, замана сулышын тоеп, укытучыларны борчыган мәсьәләләрне сизеп, беренче ярдәмче, терәк булып кала. Бу бәйге дәвамлы булсын дигән теләктә генә каласы килә. Мин ышанам: алдагы елларда Татарстаннан читтә яшәүче укытучылар да күбрәк катнашыр. Конкурс безнең барыбызга хас проблемалы мәсьәләләрне уртага салып киңәшү, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да булып тора.
Комментарийлар