Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысының уйланулары

Раушания Гатуф кызы МУСИНА,Әлмәт районы Яна Нәдер урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы - 22 ел. Яңа заман авыл укытучысы. Ул нинди булырга тиеш? Аны нинди проблемалар борчый?...

Раушания Гатуф кызы МУСИНА,
Әлмәт районы Яна Нәдер урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы - 22 ел.

Яңа заман авыл укытучысы. Ул нинди булырга тиеш? Аны нинди проблемалар борчый? Ул ничек яши? Бүгенге көн укытучысына заман бик зур таләпләр куя. Без техник яктан алга киткән, глобаль Интернет челтәре чолгап алган мәгълүмати җәмгыятьтә яшибез. Әгәр берничә дистә еллар элек укытучы үзе мәгълүмат чыганагы буларак бигрәк тә авылда зур абруйга ия булса, кызганыч бүген инде вәзгыять үзгәрде, моның белән генә укучыларны шаккатырып булмый. Авылда яшәүче укучылар өчен дә шәһәрдәге кебек мәгълүмат алу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: Интернетка тоташтырылган компьютерлар, кәрәзле телефоннар, айфоннар һәм айпадлар, гомүмән заман техникасы. Яңа заман техникасы керү укытучылар алдына тагын да зуррак таләпләр куя. Укучыларга шушы мәгълүмат диңгезендә батмыйча, дөрес юнәлешне таба белергә, критик фикерләү булдырып алган мәгълүматны, белемне тормышта куллана белергә өйрәтү. Димәк, укучылар заман техникасы белән никадәр оста итеп куллана белсәләрдә, аларга дөрес юлны күрсәтүче ул- укытучы. Тарих күрсәткәнчә танылган шәхесләр ялгышулардан курыкмыйча  яңалыкка омтылганнар. Укытучы заман белән бергә атлаганда гына, яңалыкларны кабул итә алганда гына Укытучы дигән горур исемен югалтмас. Бүген мәктәп алдында конкурентлыкка сәләтле, тормышта үз урынын таба алырдай шәхес тәрбияләү бурычы тора. Замана баласы белән эшләү алымнары, укыту тәрбия эшен оештыру да үзгәрешләр таләп итә.  Мөстәкыйль фикер өйртүче, үзгәрешләргә яраклаша алырлык сәләтле, алган белемнәрен тормышта куллана алырлык иҗади шәхес тәрбияләү.  Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә төп  өстенлекне шушы сыйфатларны тәрбияләүгә бирәм


Мәктәп ул авылның йөрәге, мәктәп булса авыллар яши. Димәк милләт яши, телебез, мәдәниятебез, тарихыбыз саклана, милли җаныбыз югалмаячак. Ләкин соңгы елларда республикада башланган оптимальләштерү процессы безнең тамырларыбызны чаба түгелме соң? (Оптимизация дигәннәре алга таба да булачак диләр.)Авылга ямь биреп торучы социаль, мәдәни һәм белем бирү үзәге булган күп кенә мәктәпләр ябылды. Авыл җирлегендә яшәүче укытучылар эшсез калды, я булмаса шәһәргә китеп эшләргә мәҗбүр. Ә бит алар авылның үзәгендә кайнаучы тынгы белмәс җаннар. Авылларда  берничә дистә бала укый торган мәктәпләрне яшәтү “бик авыр йөктер” анысы. Икътисади яктан караганда чыгымнарны каплау өчен оптимальләштерү дигәннәре  дөрестер дә. Ләкин мәктәпләрне  ябарга, балаларны йөртергә автобуслар да табарга була,ә авыллар таркалып юкка чыкса аларны кире торгызып булырмы соң? Тагында күбрәк акча кирәк булмасмы? Менә шул турыда да уйласак иде.


Мин гади авыл укытучысы. Юк гади диюем бик ук гади түгел. Авылда укытучы  уч төбендәге алма кебек бөтен яктан игътибар үзәгендә. Гаиләсе дә, киенүе, аралашуы, йорт-җире. Ул үрнәк, ул эталон.


Балалар белән дә бөтен җаныңны-тәнеңне биреп эшләсәң генә яхшы күрсәткечләргә ирешәсең. Хезмәт тәрбиясе бетте, әхлакый сыйфатлар югалып бара, патриотизмны ничек тәрбияләргә , тәрбия системасы юк дип чаң сугабыз. Шәхсән мин үзем хезмәт яраткан, әхлаклы, Ватанын хөрмәт иткән тәрбияле укытучының укучылары да тәрбияле буладыр дип саныйм.


Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы буларак мине Татарстан тарихын укытуга булган мөнәсәбәт тә борчый. Татар теленә карата караш уңай якка үзгәрде анысы, өстәмә сәгатьләр бүлеп бирелде. Анысы куандыра. Татарстан тарихын атнасына нибары ике сәгать керә торган тарих курсында сибеп укыту  тиешле нәтиҗәләр бирми. Укучыларда татар халкы тарихы турында бербөтен картина тудыра алмый. “Үткәнен белмәгән халыкның, киләчәге юк” , дип язып калдырган күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗани.


Бүген мәгариф өлкәсендә никадәр зур үзгәрешләр  барсада аның нәтиҗәлелеге укытучының максатчан эшчәнлегенә, аның иҗади активлыгына бәйле. “Белем ул- көч”, ди көнбатыш халкы, “Белем ул- бәхет”, ди көнчыгыштагылар.  Укытучының гыйлемлелек көче балаларга белем алуда бәхет китерсен иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язмагыз бик эчтәлекле, уйланырга мәҗбүр итә.Алга таба да эшегездән ямь һәм тәм табып, уңышларга ирешүегезне телим. Автор: Ләйсән

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ