БДИга гариза тапшыру вакыты тәмамлана
2025 елда БДИга гаризалар тапшырырга санаулы көннәр калып бара. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1 февраль – документлар тапшыру өчен соңгы көн.
Бердәм дәүләт имтиханнары 14 дисциплина буенча тапшырыла. Математика һәм рус теле – мәҗбүри, калганнарын укучылар үзләре сайлаячак. Предметлар саны чикләнмәгән.
Гаризаны чыгарылыш сыйныф укучысы үзе укый торган мәктәпкә тапшырырга тиеш. Алдагы елларда белем йортын тәмамлаучылар исә документларны яшәү урыны буенча мәгариф идарәсенә юллый ала. Шулай ук белем дәрәҗәсен раслаучы документ, паспорт һәм СНИЛСның төп нөсхәләре белән күчермәсен тапшыру сорала.
Болардан тыш, 2025 елгы чыгарылыш укучыларына математика фәненнән имтиханны ике төрле дәрәҗәдә тапшыру мөмкинлеге бирелә. Аттестат алу өчен база дәрәҗәсендәге имтиханны бирү дә җитә. Профильле дәрәҗәдәгесен югары уку йортында математика әйдәп баручы фән булган очракта тапшырырга кирәк булачак.
2025 елда БДИ өч этапта үтә: вакытыннан алда (21 марттан 21 апрельгә кадәр), төп (23 майдан 23 июньгә кадәр) һәм өстәмә (4 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр). Дәүләт йомгаклау аттестациясен узучылар өчен өстәмә көннәрдә ‒ 3 һәм 4 июльдә бер уку предметын сайлап алу мөмкинлеге каралган. Имтиханнар расписаниесе белән Татарстан Республикасы Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәсми сайтында танышырга мөмкин дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.
Комментарийлар