Логотип Магариф уку
Цитата:

Биш адым алга...

Ләрия Нуретдин кызы САФИНА,Лаеш шәһәре 2 нче урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 18 ел.Укытучы һөнәренең ни дәрәҗәдә авыр, җаваплы, мавыктыргыч бул...

Ләрия Нуретдин кызы САФИНА,

Лаеш шәһәре 2 нче урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 18 ел.


Укытучы һөнәренең ни дәрәҗәдә авыр, җаваплы, мавыктыргыч булганын еллар үткәч кенә төшенә башладым. Укыту дәверендә күп нәрсәгә карашым үзгәрде. Элегрәк укытучы булу теләген тудырган сәбәпләрем бүгенге көндә үзгәрде. Баштарак укучыларыма үзем укыган белемнәрне җиткерергә теләдем. Хәзер исә аларның тормышта үз урыннарын табуны, абруйлы кешеләр булып үсүләрен телим. Тормышларында кечкенә генә бер юнәлеш бирә аламмы? Үз фикерләрен әйтә алырлармы? Ә чын кеше булырлармы? Бик күп сорауларга җавап эзлим.


Яңа заман авыл укытучысы нинди булырга тиеш? – дигән сорауны еш ишетәбез. Тормышыбыздагы кимчелекләрне заман үзгәрүгә сылтарга ашыкмыйк. Заманны үзгәртүчеләр дә без үзебез – кешеләр. Фән-техника казанышларының алга китүе белән балаларның холык-тәрбиясе заманлашырга тиеш дигән сүз түгел. Тиешле әхлак тәрбиясе, нәфис холык салынмаган балага төпле белем бирү күпкә авыр. Ә бу өлкәдә бүгенге көндә өлкән буын әби-бабаларыбыз тәрбиясе җитми. Һәркайсы үз йорты белән яшәргә тырышкан гаиләләрдәге балаларның күп вакыты балалар бакчасында, аннан мәктәптә үтә. Әби-бабайлар... Тәрбиянең нинди генә ысулларын кулланмаган бу акыллы кешеләр. Яратып, мәҗбүр итүсез генә, бала аңына күпне сеңдерә алганнар. Бу таләпләрнең шактый өлеше бүгенге көндә укытучылар җилкәсендә.


Бүгенге көндә тормыштагы үзгәрешләр шулкадәр кызу темп белән бара. Нинди генә яңа алымнар кулланып карамыйбыз, белемнәрне тикшерүнең төрле чараларын уйлап табабыз. БДИны да укучылар өчен түләүсез югары белем алу мөмкинлеге булуын танырга вакыт. Ләкин укучы ул элек тә, хәзер дә шул ук – сабый-бала. Укытучы булып эшләвемә дә инде 18 ел булган. Ләкин үземнең беренче сыйныфка керүем хәтеремдә. Балалар бакчасы булмау сәбәпле, барыбыз да әни-әби итәге ышыгыннан гына чыккан. Күбебез бер-беребезне танып белмибез. Бераз курку катыш елтыр күзләр бер-берсенә төбәлгән. Озаклап карашып торырга туры килмәде. Беренче укытучыбызның ягымлы, таләпчән тавышы, “җил өермәседәй” бөтереп, хәрефләр, саннар дөньясына алып кереп китте.


Ә бүген нәрсә үзгәргән соң? Шундый ук сабыйлар. Ләкин теге чордан күпкә мәгълүматлырак, үзе өчен өздереп таләп итә белүче, инде 4-5 ел бакча бусагасын таптаган куркусыз сабый. Менә шушы сабыйга, заман технологияләренә җигелеп, яңача белем һәм, тәрбия чараларына төреп, матур әхлак бирү – бүгенге көн укытучысы алдындагы бурыч. Тәрбия кысалары һәр гасыр өчен аерым була алмый. Намус, вөҗдан кебек төшенчәләрне алдынгы технологияләр алыштырмый.


Укытучыларны да шәһәр һәм авылныкына аеру бар. Кайсы уңышлырак икәнен вакыт күрсәтер. Әйе, мин авыл укытучысы. Моны җирле бүленеш дип кенә саныйм. Авыл укытучысы авыл балаларын укыта. Ә авыл баласы – ул табигать баласы. Югары технологияләрдән авыл баласы да мәхрүм түгел. Моның өчен республикабызда бөтен мөмкинлекләр тудырыла. Ә менә тере табигать белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге ягыннан авыл баласы шәһәрнекеннән күпкә бәхетлерәк. Шәһәр баласының белеме югарырак, диләр. Шулай булуга карамастан, әдәбият-сәнгать өлкәсендә иҗат итүче күренекле шәхесләребезнең күбесе авыл җирлегеннән чыккан булуын раслауның кирәге юк. Җир йөзендә булган барлык мәгълүматны уку йортлары биреп бетерә алмый. Укытучыларның максаты – мөмкин кадәр күбрәк белем биреп өлгерү түгел, ә мәгълүматны мөстәкыйль табып, һөнәри юнәлештә куллана алучы логик фикерле укучы тәрбияләү. Һәр яңалыкка укучыда сорау туарга тиеш. Сораудан башка кызыксыну юк. Кызыксынудан башка эзләнү юк. Мөстәкыйль фикерләргә өйрәтелмәгән укучының сайлау мөмкинлеге түбән булачак. Ә “конкурентлык” төшенчәсе нәкъ менә заман таләбе. Шуңа күрә дә “яңа заман авыл укытучысы” бүгенге көн сәясәтеннән биш адымга алда барырга тиеш. Аның укучысы кызыксынучан; эзләнүчән; һәрнәрсәгә үз бәясе булган логик фикерле; толерант, шул ук вакытта төрле даирәдә үз урынын төгәл белүче; гаделлек юлы белән эш йөртүче конкурент шәхес булырга тиеш.


Бәхетме укытучы булу? Бу – зур җаваплылык. Яңа заман авыл укытучысы авылның иң җаваплы һөнәр белгече.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ