Логотип Магариф уку
Цитата:

Чын укытучы – бәхетле кеше

Роза Барый кызы ХАЛИУЛЛИНА,Әлмәт районы Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 29 ел.Мин – үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Үземне бик...

Роза Барый кызы ХАЛИУЛЛИНА,
Әлмәт районы Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 29 ел.

Мин – үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Үземне бик бәхетле тоям, чөнки көчемне кызганмый балаларга аң-белем бирәм. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен юл өйрәтәм, хәреф танытам, җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгам.


Бүген укытучыларның эше кыңгыраудан – кыңгырауга дәрес алып барудан гына тормый. Укытучы гомер буе укый, өйрәнә. Ул һәрвакыт үсештә һәм барлык эшләү дәверен эзләнеп үткәрә. Әйе, аның мәшәкатьләре, җаваплылыгы элек тә бик күп иде. Бөтен методик әсбаплар, бизәү, әзерләү эшләре кулдан эшләнгән, техника, транспорт булмаган вакытлар артта калды. Дөресрәге күп нәрсә яңартылды, заманга яраклаштырылды. Замана мәктәбе һәр укучының сәләтен ачарга, әхлаклы, туган илен сөюче, югары технологияләр, көндәшлек арткан дөньяда яшәргә әзер шәхес тәрбияләргә тиеш. Мәктәптә белем бирү шулай корыла – аны тәмамлап чыккан баланың уз алдына зур максатлар куеп, аңа ирешергә, тормыштагы төрле хәлләргә акыл белән карый белүе.


Һәркемгә белем алуга мөмкинлек арттыруга һәм белемнең сыйфатын күтәрүгә реаль ярдәм итүче чараларның иң үтемлесеннән берсе - информацион-коммуникатив технологияләрне файдалану. Хәзер компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә нык үтеп керде. Бер генә белгечлекне дә, профессияләрне дә аңардан башка күз алдына китереп булмый. Компьютер күрсәтмәлекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Компьютерда эшли белү, аның мөмкинлекләрен аңлау укытучы алдына яңа проблемалар куя. Уку материалының аеруча катлаулы өлешләрен аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә дә компьютердан уңышлы файдаланырга мөмкин. Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, шул исәптән мультимедиа технологияләрендәге информация белән дә эшли белергә тиеш. Димәк, заман укытучысы – үз эшендә төрле информацион технологияләр кулланучы, югары белемгә ия профессиональ педагог булырга тиеш.


Мин санатор интернат-мәктәптә белем бирәм. Минем төп максат - уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү. Белем һәм күнекмәләр бирүдә һөнәри осталыкны арттыру өчен үз белемемне күтәрү өстендә даими эшлим. Яңа педагогик технологияләр, матбугат материаллары, педагогик әдәбият белән танышып, эштә кулланам. Ачык дәресләр, класстан тыш чаралар үткәреп, тәҗрибәм белән уртаклашам. Монда эшләү дәверендә төрле балалар белән эшләргә туры килә. Сыйныфтагы балаларның һәрберсе үзенчәлекле. Һәрберсенә үзенчә якын килергә кирәк. Безнең эш укыту гына түгел, ә аларның сәламәтлекләрен кайгырту да. Бала сәламәт булса гына ул белемгә омтыла, фәнне теләп үзләштерә. Шушы 29 ел белем бирү дәверендә укытучы һөнәрен сайлаганга бер тапкыр да үкенмәдем. Мин үз һөнәремне яратам, аның белән горурланам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ