Логотип Магариф уку
Цитата:

Һөнәремне яратам

Илүзә Равил кызы САФИНА,Питрәч районы Татар Тау Иле  урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы. Эш стажы - 18 ел.Укытучы! Нәкъ менә Сез инде ул иң гүзәл, иң сабыр, иң бөек кеше! Моның шулай...

Илүзә Равил кызы САФИНА,
Питрәч районы Татар Тау Иле  урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы. Эш стажы - 18 ел.

Укытучы! Нәкъ менә Сез инде ул иң гүзәл, иң сабыр, иң бөек кеше! Моның шулай булуына без еллар үткән саен инана барабыз. Бала өчен иң кадерле, иң якын кешеләрнең берсе әни булса, икенчесе, әлбәттә, укытучы. Балалар нинди генә хәлләргә очрасалар да, ярдәмгә ашыгып килүче дә,киңәш – табышларын бирүче дә укытучы. Мисаллар китерә башласаң, мәктәп тормышында бик күп алар. Ничәмә-ничә төрле баланы үз канат астыңа алып, җил-яңгыр тидермичә алга алып бару җиңел түгелдер. Күпме көч, җаваплылык таләп итә ул.


Укытучы һөнәрен сайларга миңа, беренчедән, үземне укыткан ачык йөзле, киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле укытучыларым юнәлеш бирсә; икенчедән, бертуган апамнарның институт бетереп, канатланып, тәүге дәресләрен бирүләре,үз эшләрен яратып башкарулары этәргеч  булгандыр, мөгаен. Казан дәүләт педагогия институтында укыган елларда: “Мин укытучы булып эшли алырмынмы?”; “Балаларга сыйфатлы белем бирә алырмынмы?” кебек сораулар мине борчыды. Ләкин юкка борчылганмын икән. Эшли башлагач аңладым: мин гаҗәп мавыктыргыч һөнәр сайлаганмын икән бит.


Укытучы һәрвакыт эзләнергә, укырга, яңа белем тупларга, заманча фикерли белергә тиеш. Мәктәп баласының мең төрле соравына җавап бирер өчен педагог гыйлемле дә булырга тиеш.


Укытучы һөнәре кызыклы да, катлаулы да, авыр да. Бары тик балаларны һәм үз эшеңне яратканда гына Укытучы дигән бөек исемгә лаек булырга мөмкин.


Мин дәресләрне яңа технологияләргә нигезләп, мультимедиа чараларын кулланып алып барырга тырышам. Мондый алымнар балаларда яңа белем һәм күнекмәләр алуга кызыксыну уята. Дифференциаль өй эше бирелә. Укучы белеменә, мөмкинлегенә карап, эш төрен үзе сайлап ала. Бу –укучыны кызыксындыра, иҗади эзләнүгә этәрә. Өй эшен үтәү аны ялыктырмый. Дәрестә кулланган эш төрләре, алымнар – барысы да камил шәхес тәрбияләү максатыннан башкарыла.


Мин унсигез ел дәвамында балаларны математика фәненең серләренә төшендерәм. Укытуны тормыш белән дә бәйләп барырга тырышам, чөнки бу ысул математиканың фәнни һәм методик дәрәҗәсен күтәрә.


Мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучыларының  математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясендә  һәм бердәм дәүләт имтиханнарындагы эшләре даими рәвештә югары күрсәткечләргә ия. Бу, әлбәттә, фән укытучыларының системалы эш нәтиҗәсе.


Укучыларның интеллектуаль үсешенә зур игътибар итәргә тырышам. Алар ил күләмендә оештырылган уен-конкурсларында катнашып, сертификатлар белән, ә югары балл җыйганнары регионда урын алып, истәлекле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнәләр.


Мин хезмәт юлымда йомшак укучыларда - үз көчләренә ышаныч, уртача үзләштерүчедә югарырак үрмәләргә теләк уятырга, ә көчлеләр өчен иҗади уйландыра торган эш запасын  саектырмаска омтылам.


Мин үз һөнәремне  бик  яратам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ