Логотип Магариф уку
Цитата:

Йөк бала күтәрерлек булсын

Энҗе ХӘБИБУЛЛИНА,Саба районы Тимершык урта мәктәбенең биология укытучысы.Бүгенге мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның т...

Энҗе ХӘБИБУЛЛИНА,
Саба районы Тимершык урта мәктәбенең биология укытучысы.

Бүгенге мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның табигый сәләтен үстерүгә, чын мәгънәсендә талантлы, иҗади шәхесләр тәрбияләүгә юл ачты. Билгеле, укучы фәннәрнең барысын да бертигез дәрәҗәдә үзләштерә алмый. Ләкин төрле фәннәр арасыннан берсе аеруча кызыксынып, яратып өйрәнелә. Ул биология фәне дә булырга бик мөмкин.


«Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора», – дигән мәгърифәтче К.Насыйри. Билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта. Безнең мәктәптә сәләтле балалар белән эш махсус программа нигезендә алып барыла. Һәр укытучының сәләтле балалар белән эшләү планы, максаты, бурычлары бар. Биология укытучысы буларак, минем үз алдыма куйган максатларымның берсе – сәләтле укучыларны ачыклау, иҗади эшчәнлеккә кирәкле шартлар тудырып, талантын үстерү, үз-үзләренә ышыныч тәрбияләү.


Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдем:


• шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, һәр укучыны актив акыл эшчәнлегенә тарту, иҗади сәләтен үстерү;


• укыту-тәрбия эшләрен оештырганда заманча укыту технологияләрен, алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләреннән файдалану;


• биология фәненең кешелек практикасындагы әһәмияте турындагы күзаллауны үстереп, укучыларны алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.


Бу бурычлар исә билгеле бер план нигезендә тормышка ашырыла:



  1. Мәктәп буенча биология фәненән сәләтле укучыларны ачыклау.

  2. Сәләтле укучылар белән эш планын булдыру, өстәмә материаллар туплау.

  3. Сәләтле укучылар белән эшне оештыру:


а) олимпиадаларга әзерлек һәм аларда катнашу;


ә) фәнни-тикшеренү эшләре белән фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу. Әлеге юнәлеш, олимпиадаларга әзерлек белән беррәттән, белем алуда зур әһәмияткә ия, чөнки укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә ярдәм итә. Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша; үзлегеңнән укуга, үсешкә ихтыяҗ тудыра;


б) сыйныфтан тыш чаралар оештырганда, сәләтле укучыларның фикерләрен, кызыксынучанлыкларын исәпкә алып, яңа төр эш формалары булдыру. Фән буенча атналыклар, матбугат конференцияләре, гамәли һәм лаборатор эшләр, «Тапкырлар турниры», «Нәрсә, кайда, кайчан?», «Биологик КВН» , календарь битләренә күзәтү һ. б. ш. чараларны оештырганда әлеге укучылар – минем төп таянычларым;


в) дәрестә дифференциациялләштерелгән укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру, төрле алымнар куллану. Үзем һәр үзләштереләсе тема өчен белем һәм күнекмәләрнең беренче, икенче, өченче дәрәҗәсен билгелим. Биологик диктантлар язу, хаталарны булдырмау белемнәрне системалаштыру өчен уңай нәтиҗә бирә. Төрле типтагы тестлар куллану танып белү, уйлау, фикерләү эшчәнлеген активлаштырыга ярдәм итә. «Кем күбрәк?», «Могҗизалы сандык», «Тукталышта», «Таҗ яфракларының сере», «Кроссвордлар чишү», «Кем җитезрәк?», «Ялгышымны тап!» кебек дидактик уеннар уку-укыту процессын җанландырып, аның нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра. Системалы рәвештә эшләгәндә укучылар чагыштырырга, нәтиҗә ясарга, материалдан төп фикерне аерып алырга өйрәнә.


 г) ел дәвамында дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда сәләтле укучылар белән индивидуаль эшләүне оештыру, БДИга әзерләнү;


 д) мәктәп яны тәҗрибә бакчасында төрле тәҗрибәләр үткәрү. Тәҗрибәләрнең нәтиҗәләрен, укучыларга бирелгән җәйге биремнәр, үсемлекләрне, хайваннарны фенологик күзәтүләр нәтиҗәләрен дәресләрдә, сыйныфтан тыш эшләрне оештырганда кулланам. Бу чаралар укучыларга белемнәрен ныгытырга, анализларга, чагыштырырга, нәтиҗә ясарга өйрәтә. Хезмәт күнекмәләре алалар. Табигатькә тагын да якынаялар, аңа карата сак караш тәрбияләнә. Агроном, зоотехник, ветеринар, селекционер, генетик, эколог кебек һөнәрләр белән танышалар.


Сәләт эштә, көч куйганда, тырышканда ачыла. Шуңа күрә баланы күбрәк «баш ватарга» күнектерергә, кирәкле урында башкаларга караганда таләпчәнрәк булу кирәк. Тик бер генә шарт бар: йөк бала күтәрә алмаслык булмасын!


Һәм, әлбәттә, эшне баланың әти-әнисе белән киңәшләшеп оештырырга кирәк. Баласын фәнни-тикшеренү эшләренә җәлеп итүнең уңай якларын (зур аудиториядә үз-үзен тотарга, чыгыш ясарга, кыюлыкка өйрәнү, аң үсешен камилләштерү) күргән ата-аналар белән беррәттән, «Интекмә, балам, вакыты җиткәч тә өлгерерсең әле!», «Сиңа әле иртәрәк, институтка кергәч, тикшеренерсез!» кебек фикер әйтүчеләре дә очрый.


Икенчедән, әти-әниләргә дә балаларының сәләтен дөрес кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Кемдер куркып кала, кемдер исә баласы белән горурлана, аны үсендерә. Ә бу – үз чиратында исә баланың мин-минлегенең артуына, үзбәясенең күтәрелүенә китерергә мөмкин. Андый балалар тирә-яктагыларның бәясенә адекват булмаулары белән дә аерылып тора. Күпмедер вакыт дәвамында гел «5»ле билгеләренә генә укып, бер эше өчен «3»ле билгесе алуы аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.


Укытучы әти-әни белән бер булып эшләгәндә генә нәтиҗәләр югары булачак. Монда, әлбәттә, таякның юан башы укытучыга төшә. Баланың сәләтен ачыклау – бер нәрсә, ә менә аның кызыксынучанлыгын сүндермичә, даими эшләү – авыр мәcьәлә. Моның өчен укытучы профессиональ яктан грамоталы, ижади, максатчан, яңа педагогик технологияләрдән хәбәрдар, аларны нәтиҗәле куллана белүче, психолог та, тәрбияче дә, оста оештыручы да булырга тиеш. Ә, иң мөһиме, Г.Ибраһимов әйткәнчә: «Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү». Бу – без бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ