Казанда татар теле укытучылары өчен семинар узды
Казанның 500 гә якын татар теле укытучысы һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре «Икетеллелек шартларында балаларның уку күнекмәләрен бәяләүне һәм әлеге күнекмәләрне формалаштыру методикалары» белән танышты. 5 декабрь көнне Казан мэриясе һәм Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип аталган семинарлар циклының быелга ахыргы – дүртенче чарасын Казан шәһәре Совет районының 95 нче табигый-фәнни лицеенда уздырды.
Семинарны филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков чыгышы ачып җибәрде. Ул кече сыйныф укучыларының татар телендә уку күнекмәләрен бәяләү өчен «Бәян» дип аталган планшетлы кушымтаны булдыру максатлары белән таныштырды. Моңа кадәр уку күнекмәләрен бәяләү өчен татар телендә стандарт текстлар билгеләнмәгән булган икән. Шуңа күрә эшне иң элек автор һәм текстны сайлаудан башлаганнар. Шулай итеп, планшетлы кушымта өчен татар әдибе, шагыйрь, прозаик һәм драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхсән Баянның ике әсәре алынган.
Илгиз Халиков күтәргән теманы дәвам итеп, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Яр Чаллы институты доценты Айгөл Ханова «Бәян» кушымтасы ярдәмендә уздырылган тәҗрибәнең беренче нәтиҗәләрен игълан итте. Экспериментта Чаллы шәһәре «Адымнар» полилингваль мәктәбе һәм Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары катнашкан.
Өченче спикер – филология фәннәре кандидаты, Ройял Холлоуэй университетының постдокторы Анастасия Лопухина видео аша Лондоннан тоташты. Ул туган телне өйрәнүдә субтитрларның әһәмияте турында сөйләде. Тикшеренү шуны күрсәткән: 1–2 нче сыйныф укучылары видеодагы титрларга бер дә диярлек игътибар итми, ә 3 нче сыйныфтан башлап, субтитрларны укырга тырышу арта икән. Димәк, укый белмәгән балага титрлы видео куюдан файда юк, ә менә укый белгәннәрнең бу рәвешле уку күнекмәләрен яхшырту мөмкинлеге бар дигән беренчел нәтиҗәгә килгәннәр.
Фото: Казан шәһәре башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
Комментарийлар