Кешелекле булырга өйрәтик
Антонида Валентиновна ВАСИЛЬЕВА,Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 17 ел.Укытучы һөнәре сабый балага тиң: гел эзлә...
Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 17 ел.
Укытучы һөнәре сабый балага тиң: гел эзләнү өстендә укытучы. Аның һаман нәрсәдер табасы, ниндидер үзе белмәгән нәрсәне беләсе, аңа ирешәсе килеп тора. Укытучы укучыларын зур шәхес итеп күрергә хыяллана. Үссеннәр, укысыннар, кеше генә булсыннар да үз юлларын гына тапсыннар, бу катлаулы дөньяда.
Мин үзем рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Эшемдә һәрвакыт төрле сорауларга җавап эзләргә туры килә. Мин укыткан укучылар яхшы юлдан гына китәрме? Мин биргән белемнәрне алар киләчәктә куллана алырмы? Җәмгыятькә лаеклы кешеләр тәрбияләп булырмы? Ни өчен педагогика һәм психология өлкәсендә йөзәрләгән метод һәм алымнар була торып, күпчелек укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен тулысынча ача алмыйлар? Сораулар һәрвакыт бик күп. Моның сәбәпләрен һәр укытучы үзе эзли, җавапларны үзе таба. Барысы да укытучының талантына, ачышларына, тырышлыгына бәйле.
Әйе, мин – укытучы. Сайлаган язмышымны сүтеп, яңадан тагын бер кат үтеп булса, мин барыбер шушы юлны сайлар идем. Бер уйласаң, укытучы эше гел бер төрле бара төсле: ничә айлар, ничә көннәр бер үк нәрсәне дәрес буе сөйлисең, бер үк формулалар, кагыйдәләр ятлыйсың. Ләкин алай түгел шул. Ул һәр дәрескә беренче тапкыр кергән кебек әзерләнә, беренче тапкыр дәрес биргән кебек дулкынлана. Аның һәр дәресе, һәр укытучысы – хәзинәдән кадерле.
Мәктәпне кечкенә генә бер дәүләт белән чагыштырырга була. Аның үз законнары, үз таләпләре, үз сүзе. Ә укытучы – әнә шул дәүләт, башкарган эшләре белән чиксез горурланучы, шул эшләрдә үзенең дә турыдан – туры катнашы барлыгын тоючы кирәкле кеше. Рус телле балалар өчен татар теле, әлбәттә, авыр фән. Укучылар арасында кызыксынып өйрәнәчеләре дә, уртача өйрәнүчеләре дә, авыр үзләштерүчеләре дә бар. Бүгенге көндә рус мәктәбендә эшләүче татар теле укытучысы зур авырлыклар кичерә. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укытучы укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтергә тиеш. Укытучы гаиләдә татарча аралашучы укучы белән, әти-әнисе татар булса да, рус телендә аралашучы бала һәм кушымлы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән эшли. Урыс мохитында яшәгән, үскән, тәрбияләнгән татар баласы үз телендә мөстәкыйль фикер йөртүдән шактый ерак тора. Фикер рус телендә формалаша, чөнки аңа шулай җиңелрәк, көндәлек тормышта бала шуңа күнеккән. Бала үзе өчен җайлы юл сайлый: фикерләрен русча әйтеп бирә. Мәсәлән, татар телендә рус телендәге вид, род, предлог, приставка күренешләре юк. Ә аларга тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу өйрәткәндә игътибар ителә.
Яңалык кертүче укытучы булу – авыр: эзлекле эш таләп итә, башка фәннәр белән үз фәнен дә оста үреп бара. Укучыларымда белем алу, эзләнү теләге бетмәсен, аларның күңеле яңалыкка, нинди дә булса файдалы эшләгә атлыгып торсын – мин менә шуның өчен тырышам. Сәнгать, бигрәк тә матур әдәбият элементлары кертеп, дәресне тагын да тулыландырырга омтылам. Минемчә, бала кечкенәдән үк әхлакый тәрбия алырга тиеш, ә аннары инде – зирәклек. “4”ле, “5” ле билгесенә укыган укучылар исәнләшмичә дә үтеп китәргә мөмкин. Аларның күңелләре – буш, анда шәфкатьлелек, миһербанлык дигән асыл сыйфатлар юк. Ә инде уртача гына баручы балалар бөтенләй башка ягы белән ачылып, таң калдыра. Кем белә бит: киләчәктә, бәлки, нәкъ менә шушы урталыкта йөргән балалар әйбәтрәк итеп тормышын корыр, матур итеп яшәр? Чын мәгънәсендә әхлакый биеклеккә ирешкән кеше аннан бик сирәк егылып төшә...
Комментарийлар