Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш?
Илсөяр Дәүләт кызы Шәрәпова, Лаеш районы Атабай урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 29 ел. Хәзерге заман укытучысы нинди булырга ти...
Лаеш районы Атабай урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 29 ел.
Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавап эзләмәгән һәм уйланмаган укытучы юктыр. “Югары белемле, компьютерны яхшы белүче, заманча укыту технологияләрен үзләштергән, киң эрудицияле”, – дип җавап бирәбез. Ә ник менә авыл укытучысы, ул шәһәрнекеннән нәрсә белән аерыла?
Җавап биргәндә, элегрәк “заманча мәктәбе белән” дип фикер йөртер идек. Юк, укыткан мәктәбем һич кенә дә шәһәрнекеннән ким түгел: районда матур заллары, зур һәм якты сыйныфлары, югары белемле һәм тырыш укытучылары белән аерылып тора. Әйе, безнең Атабай урта мәктәбендә тирән белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Ничә ел БДИ һәм ДЙА нәтиҗәләре буенча Лаеш районында беренче урыннарда барабыз. Әлбәттә, шәһәр диюгә, театр-музейлар күз алдына килә. Шәһәр укытучысының классын ай саен театрга, язучыларның иҗат кичәсенә алып бару мөмкинлеге бар. Дөрес, директорыбыз А.Х.Хөсәенов бервакытта да каршы килми, укучыларның театрны, әдәбиятны яратып үсүләрен хуплый. Ләкин ай саен Казанга бара алмыйбыз, чөнки болай да һәрдаим төрле конференцияләргә, семинарларга йөреп торабыз. Конференция дигәннән, сәләтле укучың белән фәнни-тикшеренү укуларында катнашу шәһәр мөгаллименә зур проблема түгел. Ә авылныкыларга үзеңә ышанып тапшырылган баланы йөзләрчә чакрымнан Казанга китереп җиткерәсе һәм исән-имин алып кайтып тапшырасы бар.
Гомумән, авыл мәктәбеме, шәһәрнекеме – хәзерге заманда мөгаллим булу бик авыр һәм җаваплы. Үз фәнен укытучы югары дәрәҗәдә белергә һәм балага камил белдерергә тиеш. Бердән, БДИ һәм ДЙА шуны таләп итә, белемнең сай булуы балалар гомеренең өзелүенә дә китерә. Икенчедән, тормышта укучы без биргән белем һәм күнекмәләрне рәхмәт хисе белән файдаланырлык булсын. “Татар теле, әдәбият дәресләрен бик сагынабыз”,- диләр укучыларым. 29 ел авыл мәктәбендә татар һәм рус телләрен укыттым. Төп максатым белем бирү генә түгел, укучыларымны чын милли рухта тәрбияләү булды. Дәресләремнән тыш, озак еллар үзем алып барган “Әллүки” әдәби түгәрәге, милли-төбәк компонентларына нигезләнгән “Лаеш ягы – гүзәл як” авторлык программам, мәктәп җитәкчеләре һәм хезмәттәшләрем бу эштә зур ярдәмче булдылар.
Авыл мәгарифен үстерү юлларын түбәндәгеләрдә күрәм. Бердән, мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытырга кирәк. Татарстан хөкүмәтенең 2010 елда һәр укытучыга ноутбук бүләк итүе шулкадәр дөрес һәм уйланган адым булды, һәр мөгаллим (шул исәптән үзем дә) компьютерны камил өйрәнде. 5 еллап вакыт узды, ноутбукларыбызның эшләү тизлеге начараеп, интернет челтәреннән ноутбук аша нәрсә дә булса алу зур проблемага әйләнеп бара. Мәктәбебездә 2 интерактив такта бар. Тик бу гына аз, һәр сыйныфта булуы бик отышлы булыр иде. Дөрес, кабинетымда гади проектор һәм экран бар: һәр дәрестә Интернет челтәре ресурсларыннан файдалану укучыларымда фәнгә кызыксыну уята, эш тизлеген арттыра. Интерактив тактаның мөмкинлекләре зуррак, дип уйлыйм. Икенчедән, электрон журнал белән эшләүне камилләштерү зарури. Системаның төзек булмаган вакытлары да күп. Өченчедән, кыскарту процессы туктасын иде. Башлангычта ничек итеп бер укытучы ике классны алып барырга тиеш?!
Авылда яшәсәм дә, заман таләпләренә туры килергә тырышам: укыйм, өйрәнәм - укучыларымны өйрәтәм.
Комментарийлар