Логотип Магариф уку
Цитата:

Хөрмәтле хезмәтем бәхетле итте

Айсылу Рөстәм кызы ЗАРИПОВА,Әтнә районы Олы Мәңгәр урта мәктәбенең рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы. Стаж - 4 ел.Дөньяда бик күп төрле һөнәрләр бар. Шулар арасында укытучы һөнәре бик үзенчәлекле, ч...

Айсылу Рөстәм кызы ЗАРИПОВА,
Әтнә районы Олы Мәңгәр урта мәктәбенең рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы. Стаж - 4 ел.

Дөньяда бик күп төрле һөнәрләр бар. Шулар арасында укытучы һөнәре бик үзенчәлекле, чөнки алар безнең киләчәкне әзерләү белән мәшгуль. Укытучылар, дөресен генә әйткәндә,  “тере материал” белән эш итәләр, ә бу - иң җаваплы эшләрнең берсе.


Укытучы һөнәре күптөрле белем, бетмәс-төкәнмәс күңел юмартлыгы һәм балаларга карата мәхәббәт таләп итә. Бары тик үз һөнәреңне яратсаң гына, тулаем үзеңне шушы өлкәгә багышласаң гына, син иң яхшы хезмәт иясе була аласың. Һәм шул чакта гына укучылар да сиңа хөрмәт белән карар.


Укытучыларны еш кына кеше холкын төзүче архитекторлар, кешенең хәтерен, зиһенен үстерүче тренерлар, кешенең үсешенә йогынты ясаучы табиблар дип тә атыйлар. Хәер, бу исемлекне дәвам итеп булыр иде. Һәм боларның барысы да – дөрес. Ләкин, бүтән һөнәрләрдән аермалы буларак, укытучы үзенең эш җимешләрен соңрак кына татый ала. Чәчүдән алып җыюга кадәр шактый вакыт көтәргә кирәк.


Шуны да әйтәсе килә: бөтен кеше дә укытучы була алмый. Хәтта педагогия уку йортын бишле билгеләренә генә бетереп, диплом эшен уңышлы гына тапшырып та, мәктәптә эшләү дәверендә ул укучыларына якын килә алмаса, аларның ышанычын яулый алмаса - “кызыл диплом” гына коткара алмас кебек. Бөек педагог Сухомлинский әйткәнчә: “чын укытучы йөрәген укучыларына “ачып” бирергә сәләтле булырга тиеш”.


Мин үзем дә кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Шуңа да, мәктәпне тәмамлап Арча педагогия көллиятенә юл тоттым. Авырлыклары, шатлыклары һәм мавыктыргыч практикалары белән студент тормышы башланды. Дүрт ел сизелми дә үтеп киткән!


Укып бетереп төрлебез төрле якка таралыштык. Ләкин, күпчелегебез укытучы һөнәре буенча китмәде. Ә минем тормыш девизым исә Арча педагогия көллиятенең беренче курсында укыганда ук барлыкка килгән иде: “Кайда тусаң, шунда кирәкле бул”. Шулай итеп бу девизга мин тугрылыклы калдым: көллиятне бетерүгә үземнең туган районыма яшь белгеч буларак кайттым һәм Олы Мәңгәр урта мәктәбенә рус теле, рус әдәбияты укытучысы итеп билгеләндем.


Аз гына вакыт булса да, эшләү дәверендә ирешкән уңышларым да бар. Бу, беренче чиратта, турыдан туры укучыларыма бәйле: алар белән төрле район һәм республикакүләм конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында чыгыш ясап призлы урыннар алабыз. Үзем дә төрле һөнәри конкурсларда актив катнашам, мәктәптә һәм район семинарларында чыгышлар ясыйм. Шәхси сайтым аша, Мәгарифне үстерү институты чыгарган җыентыкларга эшләремне бастырып, һәм шулай ук “Мәгариф” журналларында дәрес эшкәртмәләрен урнаштырып эш тәҗрибәм белән уртаклашам. Минем уйлавымча, хәзерге вакытта укытучыга күп мөмкинлекләр тудырылган: төрледән-төрле конкурслар, грантлар, конференцияләр. Бары тик эшеңә җаныңны биреп, укучыларың белән уртак тел табып эшлисе генә кала.


Медальнең ике ягы булган кебек, минем дә эшчәнлегем ике яклы. Беренче ягы укыту эшчәнлеге булса, икенчесе – сыйныф җитәкләү. Мәктәпкә ияләшергә дә миңа нәкъ менә сыйныфым ярдәм итте. Сыйныфымда 14 актив, ярдәмчел укучым бар. Алар белән без төрле бәйрәмнәр, кичәләр, очрашулар, табигатькә сәяхәтләр оештырабыз. Яраткан эшемдә, укучыларыма карата мәхәббәтемдә мин бәхетемне таптым.


Үзләренең ачышлары белән галимнәр горурлансыннар, дөрестән дә, бик мөһим булган һөнәр ияләре: табиблар , инженерлар, төзүчеләр һәм башкалар үзләрен дөнья тоткасы итеп санасын, ләкин... укытучы сыйныфка кереп дәресен башлый икән, планета штурвалы һәм кеше язмышы, аның киләчәге – нәкъ менә укытучы кулларында булачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ