Логотип Магариф уку
Цитата:

Көчле ихтыярлы ул авыл укытучысы

Рәмзия Җәүдәт кызы ИБРАҺИМОВА,Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 22 ел.Укытучы! Мөгаллим! Остаз! Нинди ягымлы, йөрәккә ятышлы, ма...

Рәмзия Җәүдәт кызы ИБРАҺИМОВА,
Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 22 ел.

Укытучы! Мөгаллим! Остаз! Нинди ягымлы, йөрәккә ятышлы, матур сүзләр. Укытучы – кечкенә кешене зур шәхес иткән олы зат. Башка бер генә һөнәр белән дә чагыштырып булмый торган хезмәт. Җир йөзендә яшәүче һәр кеше шушы сүз белән очраша, аны күңел түрендә йөртә. Адәмнең дөньяда ирешкән бөтен уңышлары да укытучыдан башлана.


Элегрәк укытучы – иң мактаулы һөнәр, дип әйтәләр иде. Ә мин бүгенге укытучы хезмәтен иң авыр хезмәт, дияр идем. Хәзерге вакытта авыл укытучысы өчен яшәеш тоташ көрәштән тора. Кемнәр генә аның белән идарә итми, нинди генә указлар яумый укытучы җилкәсенә? Нәтиҗәдә, укытучының төп эшенә вакыты да калмый. Ә бит, чыннан да, укытучыга яңа стандартлар буенча бик зур бурыч йөкләнгән. Ул баланы тормышка яраклы итеп тәрбияләргә тиеш. ”Интернет балалары” буыны үсеп килгән заманада балаларны нинди укытучы укытырга тиеш соң?


Бүген белем бирүнең сыйфатын арттыруны яңа педагогик технологияләрдән һәм методлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Минемчә, заман укытучысы була белергә кирәк. Ул – заманча укыту методикаларын яхшы белгән, яңа технологияләр белән коралланган тирән белемле шәхес.


Укытучы сөйләгән сүзләр, аның кигән киеме, фикерләре аңлаешлы, бала күңеленә үтеп кереп, аңа өмет уятырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Тормыш таләп иткәнчә, укытучы – һәр очракта мәрхәмәтле дә, әти-әнине олылый белүче дә, милләтенә тугрылыклы, гореф-гадәтләрне саклаучы да, һәм боларның мөһимлеген сабыйлар күңеленә җиткерә белүче дә. Шушыларга сәләтле булганнар гына үз һөнәренең остазы була.


Мин Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан бирле Оренбург өлкәсе Сакмар районы Каргалы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Эшемне бик яратам. Үземнең эшемдә проблемалы-эзләнүле, мәгълүмати-коммуникатив, компетенция-юнәлешле, сәламәтлекне саклау технологияләре кулланам. Яңача укыту методикасының асылы – балага яңа мәгълүматны үзе эзләп табарга юнәлеш бирү. Әлеге укыту алымнарын без бераз куркып каршылаган идек, ә гамәлдә куллана башлагач, аның өстенлекле яклары ачыкланды.


Яңа стандартта сыйфатлы белем бирү иң мөһим мәсьәлә булып тора. Аның өчен, билгеле, үзе дә бик яхшы белем алган укытучы булырга тиеш. Шул очракта укытучыда үз-үзе белән канәгать булу халәте туа. Укытучы күңеленә бу бик кирәк.


Заман укытучысы, минемчә, тагын уңышлы да булырга тиеш.“Уңышлылык” хәзер еш кына “конкуренциягә сәләтле” сүзе белән алмаштырып әйтелә. Конкуренциягә сәләтле булу, һичшиксез, актуаль.


Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Аларны тәрбияли ала сәламәт укытучы гына. Моның өчен мәктәптә уңай психологик халәт тудыру мөһим. Ә аны тудыручы – мәктәп директоры. Ул коммуникатив культуралы, психологик яктан зирәк, шәхесара мөнәсәбәтләрне җайга сала белү сәләтенә ия, толерантлы шәхес булырга тиеш.


Хәзерге вакытта нинди генә технологияләр куллансак та, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүгә игътибарны көчәйтмичә, минемчә, уңышка ирешә алмаячакбыз. Мәгариф бүген нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, мәктәптә укытучы баланы Кеше итеп тәрбияләргә тиеш.


Көчле ихтыярлы укытучы гына мәгариф системасы алдына куелган бурычларны җиңеп чагар. Шул чагында гына без барыбыз да бергәләп яңа гасырда яңа кеше тәрбияли алырбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ