Логотип Магариф уку
Цитата:

Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнәбез

Рәзилә СӨЛӘЙМАНОВА, Аксубай районы Иске Ибрай балалар бакчасы тәрбиячесеКечкенә бала һәркөнне тормышына янаган куркыныч күренешләр белән очраша. Мондый очракларда бала тиешле чишелеш таба алмыйча югал...

Рәзилә СӨЛӘЙМАНОВА, Аксубай районы Иске Ибрай балалар бакчасы тәрбиячесе


Кечкенә бала һәркөнне тормышына янаган куркыныч күренешләр белән очраша. Мондый очракларда бала тиешле чишелеш таба алмыйча югалып калырга мөмкин. Матбугат чараларыннан алынган мәгълүматларга караганда, балалар травматизмының 60 - 68%ы “көндәлек” тормыш хәвефсезлекләренә туры килә. Алынган җәрәхәтләрнең 78%ы – урам-йортлар тирәсендә, 22%ы бүлмә-өйләрдә алына. “Көндәлек“ тормыш хәвефсезлекләре табигый һәм бала аларның күпчелеге белән очрашып, дөньяны танып белергә өйрәнә. Дөньяда, бер генә тапкыр булса да, егылып яисә пешеп карамаган бала бик сирәктер ул.


Бүгенге көндә җәмгыять алдында яңа проблемалар килеп туды. Алар бөтенебезгә янаса да, балалар иң яклаучысыз, тәҗрибәсез социаль төркемгә керү сәбәпле, чит кешеләр, террористлар корбаны булырга мөмкиннәр. Шуңа күрә, әти-әниләр белән берлектә эшчәнлек алып барып, чит кешеләрдән саклану, “терроризм” төшенчәсенең эчтәлеген аңлату, чит әйберләргә тотынмау, компьютер технологияләре тудырган куркынычлар, янгыннан саклану чараларын балаларга аңлатырга тиешбез.


Тема. Ишегалдында һәм урамда очрарга мөмкин булган куркынычлар.


Максат: урамда чит кешеләр белән үзеңне дөрес тоту, иминлек күнекмәләре булдыру, балаларда игътибарлылык, хәвеф-хәтәрләрдән саклана белү инстикты тәрбияләү.


Җиһазлау: кәгазь тартма, кулга киелүче ике курчак, кыңгырау.


Эшчәнлек барышы.


I. Оештыру өлеше.


Тәрбияче. Без көн саен бик күп кешеләр белән очрашабыз. Безгә таныш һәм таныш булмаган кешеләр очрый. Таныш кешеләр белән бергә яшибез, урамда очрашабыз, бер-беребезне беләбез һәм без алардан курыкмыйбыз. Алардан ярдәм сорасак, безгә ярдәм кулы сузарга мөмкиннәр. Ә менә безгә таныш булмаган кешеләрне без белмибез, алар белән аралашмыйбыз һәм үзебезне чит кешеләрдән читтәрәк тотарга тырышабыз. Ни өчен чит кешеләр белән аралашмыйбыз? (Балалар белән әңгәмә корыла.)


1 нче бала. Чит кешеләр арасында төрле кешеләр бар.


2 нче бала. Тәртипсез, урлаучы, зыян салучы кешеләр булырга мөмкин.


Тәрбияче. Әйе, балалар, бик дөрес. Чит кешеләргә без ышана алмыйбыз, аларның үз-үзләрен тоту тәртибен, аларның максатларын белмибез. Шуңа күрә дә без аларны чит кеше дип йөртәбез. Әгәр чит кешеләр сезгә эндәшсә, үзебезне ничек итеп тотарбыз соң?


Балалар. Үзебезне тәртипле һәм сак тотарга тырышырбыз.


II. Төп өлеш.


Тәрбияче. Әйе, үзебезгә таныш булмаган кешеләр янында без үзебезне итагатьле, тәртипле тотарга тиешбез. Чит кешеләрне усаллык эшләргә мәҗбүр итәргә ярамый.


 Балалар, әйдәгез, курчакларны кунакка чакырыйк һәм мәсьәләне бергәләп чишеп карыйк. (Тәрбияче, ике кулына курчак-маска киеп, сәхнәләштерелгән күренеш уйный.)


-               Вәли дигән шук малай ком өемендә урамда уйный. Шулчак җиңел машина килеп туктый һәм бер олы агай, төшеп: Марат абыеңнар кайсы урамда тора? Белмисеңме, тәти малай? - дип сорый.


-              Беләм, абый! – ди Вәли, батыраеп.


-              Кайда яшиләр соң алар? – дип сорый агай.


-              Әнә, теге урамда! – ди Вәли, кулы белән күрсәтеп.


-              Тәти малай! Мин адашып йөргәнче, юл күрсәтә алмассыңмы икән? Әйдә, утыр минем машинага. Ә мин сиңа, юл күрсәткән өчен, менә бер тартма конфет бүләк итәрмен!


Вәлинең машинага бик утырасы килде, бигрәк тә матур конфет тартмасы кызыксындырды.


Балалар! Вәли урынында булсагыз, сез ни эшләр идегез? (Балаларның фикерләре тыңлана һәм чит машинага утырмаска, чит кешеләрдән әйберләр алмаска кирәклегенә басым ясала.)


Тәрбияче зал уртасына идәнгә матур кәгазь тартма куя һәм Вәли исемле малай образы курчак белән уйнавын дәвам итә.


 - Вәли, урамда очраткан машинаны озатып җибәргәннән соң, урамда йөреп килергә карар кыла. Уйнарга иптәшләр тапмагач, мәктәп ишегалдына сугыла. Шулчак чәчәк түтәле буенда матур кәгазь тартма күреп ала. Кем аны төшереп калдырган икән? Үзе шундый авыр, әллә сәгате дә бар инде. Текелдәгән тавышы да ишетелә. Миңа нишләргә? Өйгә алып кайтыргамы, әллә... . Балалар! Сез бу очракта ни эшләр идегез? (Балаларның җаваплары тыңлана. Алар чит әйберләргә тотынмаска, ә олы кешеләрне чакырырга кирәклегенә басым ясыйлар.)


Балаларга кечкенә генә видеоөзек күрсәтелә. Анда бер ир кешенең кача-поса гына тәрәзә артыннан карап йөрүе сурәтләнелә.


Тәрбияче. Балалар! Бу видеоөзекнең эчтәлегендә нинди мәгънә ята?


1 нче бала. Чит абый өй эчен күзәтә.


2 нче бала. Өйгә карак килгән.


Тәрбияче. Балалар! Мондый очракта нишләр идегез?


3 нче бала. Әтине чакырырга кирәк!


Тәрбияче. Әгәр өйдә әти дә, әни дә, беркем дә юк, сез үзегез генә булсагыз, нишләргә кирәк?


(Балалар төрле җаваплар бирергә мөмкиннәр, дөрес чишелеш табарга балаларның үзләренең хәлләреннән килмәскә мөмкин. Тәрбияче үзе дөрес юнәлеш бирергә тиеш.)


Балалар! Өйдә кеше булмаса, чит кешегә сиздерми генә, күрше абый-апаларны чакырырга кирәк. Һич югы авыл жирендә урамнан үтеп баручы сезгә таныш булган кешеләрне чакырырга кирәк. Шулай итеп, өйне күзәтүче таныш булмаган кешенең эш-гамәленнән сакланырга мөмкин.


III. Йомгаклау.


Тәрбияче. Балалар, без бүген көндәлек тормышта очрарга мөмкин булган нинди куркыныч очраклар турында сөйләштек? (Балаларның җаваплары тыңлана.) Димәк, бүген сөйләшкәннәрдән чыгып, нинди нәтиҗә ясый алабыз?


Әйе, без һәрвакыт сак эш итәргә, куркыныч янаган вакытта югалып калмаска, тизрәк өлкәннәрне чакыру юлын эзләргә тиешбез. Балалар, мин сезнең акыллы, сабыр холыклы, сау-сәламәт шәхес булып үсүегезне телим. Һәрвакыт үзегезгә һәм тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ