Милли үзаңны ничек тәрбияләргә?
Мөслимә Габделхәй кызы ШӘЙМӘРДАНОВА,Түбән Кама районы Югары Чаллы гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 20 ел.Киләчәкнең имин, җәмгыятьн...
Түбән Кама районы Югары Чаллы гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 20 ел.
Киләчәкнең имин, җәмгыятьнең сәламәт булуы мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгына, белемлелегенә, иҗади фикерләү сәләтенә дә бәйле. Язмышын мәктәп белән бәйләгән кеше үз белемен күтәрү өстендә һәрдаим эшләргә, шәхес буларак та камиллеккә омтылырга тиеш.
Балаларда сабыйлыктан килгән күпне беләсе килү теләген ничек саклап калырга? Ничек милли үзаң тәрбияләргә, әхлак сыйфатларын, ватанпәрвәрлек хисләрен ничек булдырырга, тормышта үз юлларын табарга ничек ярдәм итәргә?.. Барлык шартлар булып та, укучылар ни өчен белемнәрен күтәрү өстендә эшләргә теләмиләр, аларның фикри ялкаулыгы каян килә? Интернет аша бик күп сорауларга әзер җавап табу мөмкинлегеннән киләме бу? Әллә экраннар аркылы киң җәелдерелгән артык матур, рәхәт, ләззәтле яшәү рәвешен пропагандалауданмы? Бәлки укыту-тәрбия бирү өлкәсендәге җитешсезлекләр сәбәпледер?.. Әлеге мәсьәләләр мине, укытучы буларак та, өч ир баланың әнисе буларак та, җитди уйланырга, эзләнергә, уяу булырга этәрә.
Бүгенге укытучы илкүләм, дөньякүләм иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән танышып барырга, үзенең төгәл гражданлык позициясен булдырырга, милли проблемаларның нечкәлекләрен дә аңлый белергә һәм толерантлык сыйфатларына ия булырга тиеш.
Милләт мәсьәләсенә килгәндә, авыл җирлегендә телне, милли үзенчәлекләрне саклау киртәләрсез тормышка ашырыла кебек. Ләкин бу беренче карашка гына. Авылда яшәгән балага туган телдә аралашу, фикерләү – ул тормышның үзе. Ә чынлыкта мәсьәлә тирәндәрәк, минемчә.
Бүгенге мәктәп алдында торган иң беренче мәсьәлә – укучыларның ДЙА һәм БДИларын уңышлы бирә алулары. Бу төр имтиханнар, татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән тыш, барысы да рус телендә тапшырыла. Барлык фәннәрне дә татар телендә генә укып килгән яхшы укучы да югары нәтиҗәләргә ирешә алмаска мөмкин. Димәк, алдан күрүчән фән ияләре, имтиханнарны күздә тотып, төп темаларны ике телдә аңлатырга мәҗбүр. Шул сәбәпле татар мәктәпләренең күпчелеге (сүз авыл җирлегендә эшләүче мәктәпләр турында, ә шәһәрләрдә исә бу күренеш яңалык түгел) төп фәннәрне рус телендә алып барырга тырыша. Имтиханнарга әзерлек өчен булган әдәбият та бары тик рус телендә булса гына нәтиҗәле ярдәм итә ала. Ә бит дистәләгән еллар дәвамында нәтиҗәле эшләп килгән татарча дәреслекләр, фәнни хезмәтләр, телара терминологик сүзлекләр бар. Ә аларның тиздән кирәге дә калмас кебек. Чөнки бүгенге мәктәп программалары зур материалны үзләштерүгә каралган, төп фәннәрдән әһәмиятле (имтиханга кертелгән) темаларны ике телдә аңлатып торырга вакыт җитми. Теләсә дә, теләмәсә дә, фән иясе укучыларны имтиханга әзерли һәм, беренче чиратта, рус телендәге дәреслекләргә һәм шул ук телдәге махсус әдәбиятка таянып эшли. Якын киләчәктә безнең укучыларыбыз татар телен фән буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә генә өйрәнергә, ә башка фәннәрне рус теле аша гына үзләштерергә калмасмы? Бу үз чиратында татар теленең дөньяви гыйлем таратудагы әһәмиятле ролен, кулланылу дәрәҗәсен киметмәсме?
XX гасыр башында бөек шәхесләребез төгәл фәннәрне өйрәнерлек тел булырга хаклыгын раслаган, аны дөнья мәйданына чыгарган татар теленең камиллеген, төгәллеген, бөеклеген тою бәхетеннән мәхрүм калмасмы киләчәк буыныбыз?
Комментарийлар