Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин укытучы...

Надежда Анатолий кызы БАРАНОВА,Алексеевск районы Г.С.Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск  гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы — 11 ел. Педагогик эш стаж – 4...

Надежда Анатолий кызы БАРАНОВА,

Алексеевск районы Г.С.Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск  гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы — 11 ел. Педагогик эш стаж – 4 ел.


Әйе, бүгенге көндә мин укытучы! Укытучы булып эшләр өчен күпме юллар үтәргә туры килде...Юкса,  мәктәпне тәмамлагач үзем сайлаган һөнәр бит бу. Татар әдәбиятына чын-чынлап гашыйк булганга, башка һәнәр турында уйлап та торырга туры килмәде. Институтта имтиханнарны тырмаша-тырмаша бишлегә генә бирүләр дә күптән инде артта калган, укуны тәмамлауга да инде унбер ел вакыт үтеп киткән. Югары белем алып, Яр Чаллы шәһәренең абруйлы мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнашу, миңа алтын кош тоткандай булган иде. Ләкин әле шәхси тормыш та бар бит, хатын-кызның төп бурычы - бала үстерү икәнен дә онытырга кирәкми. Язмыш дигәне минем гаиләмне дә сагалап торган икән шул, Яр Чаллы шәһәрен “ташлап” үзебезнең туган якка, Алексеевск бистәсенә, кайтып, яңадан тормыш башларга туры килде. Ә монда мәктәпләрдә татар теле укытучылары җитәрлек булып чыкты. Бер ел эчендә мәктәпләргә эш сорап йөрүдән арыгач,  мәгариф бүләгендәге үзгәрешләрдән соң барлыкка килгән, РЦИМК исемле оешмага белгеч булып урнашырга туры килде. Һәм китте инде шуннан...


Алты ел Мәгълүмати-методик үзәктә методист булып эшләгән еллар бер ел гына кебек бик тиз узып та китте. Ләкин гел күңелгә нәрсәдер җитми бит, мәктәптә эшләгән еллар ешрак искә төшә, ә бәлки бөтенләй дә мәгариф өлкәсеннән китәргәдер... Шул уйларны тормышка ашырып карадым мин: киттем бөтенләе белән башка өлкәгә. Русча әйтсәң “Все познается в сравнении”. Дөрес икән бу әйтем. Әлеге өлкәдә ярты ел эшли алдым. Өч айдан соң инде үземнең нәрсә теләгәнемне, кая барырга тиешлегемне бик яхшы аңладым.


Бистәбезнең 3нче номерлы мәктәбендә вакансия дә бар икән, ә нигә әле үзем теләп укыган, алган һөнәремә яңадан кайтмаска, бәлки шунда минем күңелем тынычланыр. “Ятып калганчы атып кал”, ди бит безнең халык, шуңа күрә кирәкле документларны җыйдым да республикада ел саен үткәрелә торган “Безнең яңа укытучы” (“Наш новый учитель”) грантында катнашыр өчен тапшырдым. Ул грант нәтиҗәләрен көтеп тормыйча, август аенда мин мәктәпкә укытучы булып урнашып та куйдым. Аллага шөкер, грант нәтиҗәләре буенча җиңүче дә булып куйдым.


Менә шундый озын, бормалы юллар аша, күңелем эзләгән, үземнең һөнәремә яңадан кайттым, һәм дә инде бу минем соңгы ашкынуым булыр дип телисе генә кала.


Дөрес, иң башта бераз куркытты, мәктәптән киткәнгә бит инде җиде ел вакыт та үтеп киткән. Мәктәп тормышы, балалар  үзгәргән. Белем бирү яңа стандарлар ярдәмендә башкарыла, укытучыларга карата бик күп таләпләр куелган. Кыскасы, укытучы хәзер “яңа заман укытучысына” әйләнгән. Ләкин куркып утырырга вакыт юк: дәресләр, укучылар, информацион технологияләр, методик берләшмә җыелышлары һ.б. – болар барысы да сине тулысынча үзенең дөньясына чолгап ала.


Бер урында тукталып торырга ярамый, синең дәресләрең, сыйныфтан тыш чараларың яңа буын укучыларны бик тиз ялыктырачак. Шуңа күрә мин, бик тиз генә грант буенча кайткан яңа техниканы өйрәнүгә керештем. Көннән –көн балаларның кызыксынулары мине үземне дә канатландыра гына иде. Шулай итеп, дәрес укытып, дәрестән соң “кәгазь боткасына” чумып, тиз генә бер уку елы үтеп тә китте.


Хәзер инде мин беләм, яхшы аңлыйм, менә монда – мәктәптә – мин чын укытучы, күңелем белән дә, чынбарлыгым белән дә. Башка эшләр белән чагыштырганда, мин бу эшемдә балаларның күңел җылысын тоям. Бәлки сез әйтерсез, хәзер балалар үзгәрде, күбесенә, компьтерда уйнаудан башка бернәрсәдә кирәкми диеп, анысы бәлки шулайдыр, ләкин миңа, үзеңне кемгәдер кирәк икәнеңне тою , шуны аңлау – бик кыйммәткә төште шул. Шуңа күрә миңа бу тойгылар бик кадерле, ә укытучының эше авыр дигәннән, эшләгән кешегә эш кайда да җиңел түгел ул.


Авыл укытучысы нинди соң ул? Без шәһәр тибындагы бистәдә яшәүчеләр үзебезне авыл түгел, ә шәһәр укытучылары дисәк тә була инде. Чөнки авыл укытучыларыннан аермалы буларак, без 25%лы ташламага ия түгел, сыйныфларда утызар, я аннан да артыграк бала укый. Дөрес биш бала булса да, утыз бала булса укытырга кирәк, биш бала өчен нәкъ шулай ук әзерләнергә кирәк. Ләкин минем фикеремчә, биш балага, утыз балага караганда, төплерәк белем биреп була.  Минем белән килешмәүчеләр күп булыр, бәлкем шундый фикергә килүемә, педагогик тәҗрибәм дә аз булудадыр...


Хәзерге заман укытучысы ул, авыл укытучысымы ул, шәһәрнекеме, барыбер, гомумән укытучы бүгенге көндә белем бирүне оештыручы, ә ничек оштырасың инде, анысы укытучының үзеннән тора. Ә бүгенге көн укытучысы белемле, грамоталы, мобиль, иҗади, кызыксынучан, тәрбияле булырга тиеш дип уйлыйм, шул вакытта гына заманнан артта калмыйча, ә аның белән бергә атлап баручы “яңа заман укытучысы” исеменә лаек булып була.


Минем алда килеп туган проблемаларга карап утырасым килми, ә ларны тизрәк чишеп,  алга карап атларга кирәк:  укучыларның күңелләренә үтеп керерлек итеп, төрле яңа укыту методларын практикада кулланып карыйсы, рус балаларында татар телебезгә, әдәбиятыбызга карата уңай караш тәрбиялисе һ.б. һ.б.


Алда әле күмпе чынга ашмаган хыяллар, күпме эшләнмәгән эшләр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ