Нинди соң син яңа заман авыл укытучысы?
Раушания Гаяз кызы МӘТҖАНОВА,Сарман гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 22 ел.Бик еш кына авыл укытучысы дип әйтүгә, күпләрнең күз алдына иске карашлы, заманадан артта калган укыт...
Сарман гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 22 ел.
Бик еш кына авыл укытучысы дип әйтүгә, күпләрнең күз алдына иске карашлы, заманадан артта калган укытучы килеп баса. Ни өчен дисезме? Чөнки моңа кадәр авыл укытучысы белем бирүче генә түгел, ә мең дә бер мәшәкате булган авыл тормышын тартып баручы да. Ә бүгенге заман укытучыдан заман белән бергә атлауны гына түгел, ә аннан бер адым, ә бәлки күбрәк тә алда баруны сорый. Шулай булмаса, ниндидер нәтиҗәләр турында сөйләшү урынсыз булыр иде.
Хәзер инде кайда һәм кем булып эшләвеңә карамастан, тормышны компьютердан башка күз алдына китереп тә булмый. Укытучыларга бу бигрәк тә кагыла. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: такта һәм акбур белән генә хәзер әллә ни ерак китеп булмый. Укучыларны кызыксындырам дисәң, берсүзсез бу өлкәдә ас булырга тиешсең. Текстлар бастыру, презентацияләр ясау белән генә авыл баласын да шаккаттыртып булмый хәзер. Сиңа хөрмәт белән карасың дисәң, син алар тормышының бөтен ягы белән дә хәбәрдар булырга тиешсең. Ә бу, иң беренче чиратта, социаль челтәрләрдә теркәлү генә түгел, актив эшчәнлек алып бару. Бүгенге көндә еду татардагы үз битенә фотосурәт тә урнаштыра алмаган укытучының дәрәҗәсе әллә ни арта алмый. Мин үзем күп нәрсә белән дә кызыксынганлыктан, бу уңайдан шактый алган киткән дип саныйм. Мактанып әйтмим, ләкин әйткәннәремә дәлил итеп үземнең 2 шәхси сайтымны булдыруым турында хәбәр итеп китү дә җитә (http://raushania.ucoz.ru , http://sarmanyaq.ucoz.ru).
Бүгенге заман безнең алга бик күп кәгазь эше белән бергә, нәтиҗәлелекне күрсәтер өчен бәйгеләрдә катнашуны да максат итеп куя. Бу уңайдан мин, укытучы үзе бәйгеләрдә катнашып, тәртибен белгән очракта гына үз укычыларын тиешенчә әзерли алырдыр дип уйлыйм. Бәйге-конференцияләр ул фәнни җирлеккә нигезләнеп башкарылган тикшерү эше генә түгел, ә тиешле таләпләргә туры китереп язу, хөкемдарлар алдында ораторларча чыгыш ясау да. Үзе бу таләпләрне белмәгән укытучы ничек итеп укучыларын өйрәтсен ди? Шәхсән мин үзем берничә тапкыр муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә “Ел укытучысы” бәйгесендә һәм мастер-классларда катнаштым. Нәтиҗәләремә килгәндә, 2009, 2012 нче елларда мин өстенлекле милли проект кысаларында үткәрелгән “РФнең иң яхшы укытучысы” җиңүчесе булу бәхетенә дә ирештем. Ә укучыларым һәр елны республика һәм рәсәйкүләм бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булалар. Бу бары тик тырышлык, үз өстеңдә эшләү һәм эзләнү нәтиҗәсе генә.
Яңа заман укытучысына заманча яшәү рәвеше алып бару отышлы була. Ә бу үз чиратында нәрсә соң? Бу – тынгысыз тормыш, яңа программалар өстендә эшләү, кирәксә, авырыксынмыйча гына, берничә эшне дә берьюлы башкару, яңалыкларны сеңдерә белү дигән сүз. Дөресен генә әйткәндә, хәзерге заман – авыр аяклар заманы түгел, ә тизлек заманы. Алда әйтелгәннәрне үз вакытында башкарсаң, син үзеңне яңа заман укытучысы дип саный аласың. Катгыйрак килеп чыга бит, дуслар. Ә өй мәшәкатьләре, тавык та чүпләп бетерә алмастай йорт эшләре, үзеңнең балаларың, гаилә... Болары инде мәктәптән тыш вакытта башкарылырга тиешлеләре. Гаилә җылысын саклау, балаларны тәрбияләү, сөекле хатын булу югарыда әйтелгәннәргә өстәлә. Уйлап карасаң, исең китәрлек. Бу эшләрнең барысын да авыл укытучысы башкарырга тиеш. Ни өчен тиеш? Башкаралар да бит алар һәм шәһәр укытучыларыннан бер дә калышмыйлар. Замана укытучысы булу җиңел түгел, ул эзләнүне, үз өстеңдә эшләүне, һәрвакыт хәрәкәттә булуны сорый. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел. Әгәр дә мин, мәктәпне яңа тәмамлаган укучы сыйфатында булып, үземне нәрсә көтәчәген белсәмме... Белгән очракта да, һич икеләнүләресез, янәдән шушы юлдан үтәр идем. Укучыларымның бәйрәмнәрдә “В контакте” социаль челтәрендә җибәргән котлау открыткаларын мин башка бернинди кыйммәтле бүләкләргә алмаштырмас идем. Чөнки җаным-тәнем белән мин мәктәп кешесе, мин - укытучы, гап-гади авыл укытучысы, мәктәп белән бергә гаилә арбасын да тартучы, баларга белем бирүче!
Комментарийлар