Логотип Магариф уку
Цитата:

Өмет тулы күзләр сиңа төбәлгәннәр...

Ильмира Фәрит кызы СИБГАТУЛЛИНА,Зәй районы Югары Лоҗы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 23ел.Мин Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, Югары Тәкермән мәктәбендә  алты яшьле...

Ильмира Фәрит кызы СИБГАТУЛЛИНА,
Зәй районы Югары Лоҗы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 23ел.

Мин Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, Югары Тәкермән мәктәбендә  алты яшьлек балалар белән эшли башладым. Хәзерге вакытта Зәй районы Югары Лоҗы төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Егерме өч ел  сизелми дә үткән. Шушы еллар дәверендә ничә буын алмашынган. Вакыт үткән саен замана да үзгәрә. Укытучы да аңа ияреп  калмыйча бер адым алданрак та атларга тиеш дип уйлыйм мин. Без балаларга белем генә биреп  калмыйча, аларны тормышка әзерләргә  заманга яраклаша алырдай шәхес итеп тәрбияләргә тырышабыз.       Чөнки без тиз үзгәрешләр кичергән чорда яшибез.


Әйе, укытучы һәр өлкәдә камил булырга тиешле шәхес. Балалар гына түгел, кайбер яңалыкларны без үзебез дә авыр үзләштерәбез. Нинди генә каршылыклар булмасын, безгә аларны җиңәргә кирәк. Укытучыга күпме укучы карашлары төбәлгән. Буын белән буын арасында ниндидер бушлык бар кебек тоела миңа. Без матди мәсьәләләрне беренче планга куеп ялгыш нәтиҗә ясамыйбызмы икән дигән сорау борчый мине. Укучыларда кешелек сыйфатлары тәрбияләү икенче планга кала кебек.     Укытучы ул - остаз да, тәрбияче дә, тел һәм гореф-гадәтләр сакчысы да, театр һәм сәнгать өлкәсендә эшләүче дә.


Безнең  күп кенә оста җырчыларыбыз авыл мәктәпләрендә белем алган. Күренекле шагыйрьләребез дә авыл җирлегеннән чыккан бит. Әгәр авыл мәктәпләрен бетерсәк, безгә бу җәүһәрләребезне алыштырырдай буын килерме?


Белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә һәрвакыт проблемалар булып тора. Аларны яшермичә   бергәләп хәл иткәндә генә авыл мәктәпләре  яшәячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ