Синең сулышыңны тоям, яңа заман!
Гөлнара Шәһит кызы Евграфова,Лаеш районы Никольский урта гомум белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, хезмәт стажы – 3 ел. Мин – XXI гасыр авылы укытучысы. Башка фикер, башкача күзаллау...
Лаеш районы Никольский урта гомум белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, хезмәт стажы – 3 ел.
Мин – XXI гасыр авылы укытучысы. Башка фикер, башкача күзаллау, башка яшәү рәвеше. Укытучы заман белән бергә атларга, техника үсешеннән, ил вакыйгаларыннан хәбәрдар булырга тиеш. Мәгариф өлкәсе зур үзгәрешләр кичергәндә, укытучы үзгәртүне үзеннән башларга тиеш. Хәзерге заман авыл баласының да идеаллары бар. Укытучысын ул иң матур, иң акыллы кеше итеп кабул итәргә тели.
Мин – 3 еллык кына педагогик стажы булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Күзәтергә, уйланырга яратам. Һәр яңалыкны теләп кабул итәм, кулланып карыйм. Ошаганнарын үз “копилкама” салып куям. Тәҗрибәләр үткәреп карарга яратам. Шау-шулы балаларны үз итәм. Тынгысыз сыйныфларда дәртләнеп эшләп булганына инана барам. ФГОСка күчүгә уңай карыйм. Яңа буын стандартлары минем эшемә яңа сулыш өрде.
Авыл укытучысы үзенең энергиясен, теләген бәрәңге бакчасында юкка чыгарырга тиеш түгел. Хәзер техника заманы дип әйтергә яратабыз икән, бакчаларыбызны техникага тапшырыйк та, укучыларыбыз горурланырлык укытучылар булыйк. “Әй, хәзер укучылар бездән күбрәк белә” дияргә хакыбыз юк. Безнең һәр мизгелебез кызыксыну, нәрсә дә булса белергә омтылу белән тулы булырга тиеш. Яңа стандартлар буенча укытучының белеме аз икән, ул укучыларга дөрес юнәлеш күрсәтә алмаячак. Шуңа күрә мин үземне аз гына булса да эколог та, фольклорчы да, тарихчы да, математик та булырга тиешмен дип саныйм.
Укытучыга балаларга хезмәт тәрбиясе бирү бурычы да йөкләнә.Авыл баласына хезмәт тәрбиясе бирүне бакчада эшләүгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Яшьләрне авылдан китә дип зарланабыз. Күбесе әти-әнисенең, укытучыларының таңнаң төнгә кадәр эшләгәнен күреп куркып. шәһәргә китә. Хезмәт тәрбиясе башкачарак бирелсә, бәлки яшьләр дә авылда теләп калыр иде.
Укучылар белән хезмәт турында сөйләшәбез. “Авылда ниләр эшлиләр?» – дигән сорауга: “Чүп утыйлар, су сибәләр, мунча ягалар”, – дип җавап бирәләр. Мин, уйландыру максатыннан, авылдагы иң матур, зур йортларны санап чыгарга кушам. Балалар аптырашта, шулай да сөйләшә, фикер алыша башлыйлар. Күбесенең капкалары, коймалары матур икән... Миңа шул гына кирәк тә инде. Шул коймалар турында сөйләшә башлыйбыз. Сөйләшү ахырында бу матур коймаларны гап-гади тимерләрдән бөгеп, эретеп-ябыштырып эшләнгәнен дә, бу ысул белән җаның ни тели, шуны эшләп булганын да беләләр. Иң мөһиме, шушы һөнәрне үзләштереп, авылда үз эшеңне дә ачып җибәрергә мөмкин икәнлеге ачыклана. Шуннан китә кызып-кызып фикер алышу: әнә берәүләр плинтуслар җитештерә, икенчеләре кош-корт фермасы ачып җибәргән, кемдер балык үрчетеп табыш ала... Менә ул авылның киләчәге. Яңа белем бирү стандарты бездән яңа карашлы яшь буын үстереп бирүне таләп итә. Калдырып тор ул бакчаларыңны, укытучым. Бир син укучыларга тимер-бөгеп түгәрәкләр, өчпочмаклар ясасыннар. Килер бер көн, ул шулардан матур урындык ясап куяр. Җый балаларны мәктәп бакчасына, утырт чәчәк, таш түшә. Көннәрдән бер конне искиткеч талантлы ландшафт дизайнерлары үсеп чыгар. Сарык йонын басып пальтолар, сумкалар ясау техникасын да өйрәнеп була. Нәтиҗәдә, искиткеч дизайнер әйберләре килеп чыга. Кул астында гына булган материаллардан никадәр эшләр майтарып була. Авыл укытучысының мөмкинлекләре зур. Мин шул мөмкинлекләрдән файдаланырга тыршачакмын. Җиргә бер генә киләләр. Бер генә укучыга булса да бер генә бөртек яңалык бүләк итә алам икән, димәк, мин дөрес юлда.
Комментарийлар