Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы- авылның йолдызы ул

Миләүшә Рафис кызы ЗАРИПОВА,Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы- 28 ел.Авыл укытучысы… Бу исемне әйтүгә, күз алдына кадерле укытучыларым, остазларым киле...

Миләүшә Рафис кызы ЗАРИПОВА,

Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы- 28 ел.


Авыл укытучысы… Бу исемне әйтүгә, күз алдына кадерле укытучыларым, остазларым килеп баса. Алар безгә карата бик тә мәрхәмәтле, кече күңелле булдылар. Үзләре бик белемле, үз фәннәренә искиткеч бирелгән кеше иделәр. “Иделәр” дим, чөнки аларның күбесе инде бу фани дөньяда юк.  Менә шундый олы җанлы укытучыларым булганга кызыкканмындыр инде мин бу һөнәргә. Бу кызыгу мине Арча педучилищесына алып килде, югары белем алырга да көч бирде.


Укытучы- шул җирлекнең йолдызы да әле ул.  Ә йолдыз булу бер дә җиңел бирелми. Авыл җирендә иң күп хезмәт хакы алып эшләгәнгә күрә дә, аның эшчәнлеген һәрбер кеше энә күзеннән үткәрә.  Безне һәркем белә, һәр кеше таный. Авылдашларыбыз белән һәрвакыт аралашып яшибез. Мондый шартларда безнең тәртибебез,  киемебез, яшәү рәвешебез, сөйләмебез дә үрнәк булырга тиеш. Авыл укытучысына таләп шундый.  Бу таләпләр үтәлгән очракта гына, гади авыл кешесе сине ихтирам итә, олылый. Мәктәп бетергән укучыларың да синең белән ерактан ук баш иеп исәнләшә, юлларда очраганда, сине калдырмый, машинасында өеңә кадәр үк кайтарып куя.


Мәктәптә төп вазыйфасын үтәп кайтканнан соң, авыл укытучысы, башка авылдашлары кебек үк, мал- туарын кайгырта, бәрәңге, җиләк-җимеш, яшелчә үстерә. Үзе кебек үк аның йорт хайваннары да тәртипкә өйрәтелгән, каралган булырга, бакчасы күршеләрнеке янында үзенең күркәмлеге, байлыгы, чисталыгы белән аерылып торырга тиеш. Шул очракта гына ул  үзенең укучыларын бетмәс-төкәнмәс авыл хезмәтенә рухландыра ала. Ә көндезге эшләрне тәмамлаганнан соң: “Арыдым”,- дип телевизор каршына килеп утыра алмый әле ул авыл укытучысы. Аның әле дәфтәреләре дә тикшерелмәгән, алдагы көннәргә планнары да төзелмәгән. Дөрес, ул мәктәпкә барганда: “Бүген буш дәресләрем бар, шунда эшләремне бетереп кайтырмын”,- дип планлаштырып бара, тик я сиңа директор урынбасары берәр отчет төртә, я мәктәп директорының кичектергесез эшләре килеп чыга, дәфтәрләр кабат укытучысы сумкасына керергә мәҗбүр булалар.  Яз җитә башласа, авыл укытучысы гектарлаган мәктәп бакчасы өчен үрентеләр үстерә, укучылары белән аларны утырта, тәрбияли. Мәктәпләрдә балалар саны азая барган саен, укытучыга да мәктәп бакчасында эш күбәя бара. Шуның өстенә мәктәп янын да гөлбакчага әйләндерә ул авыл укытучысы. Һәр класс-кабинет та кышкы бакчаны хәтерләтә. Укытучылар ярыша-ярыша матур гөлләр үстерәләр, укучыларын да бу эшкә кечкенәдән тарталар. Әле класс җитәкчесе дә булсаң, суларга да вакытың калмый дигән сүз.


Күренекле педагог К.Д.Ушинскийның: “Укытучы даими укып торганда гына укытучы була ала”,- дигән сүзләре бүген дә бик мөһим яңгырый. Авылда китапханәдән иң күп китап алучылар да, иң күп газета-журнал алдыручы да – укытучылар.  Әдәбият укытучысы булганга, мин һәр яңа әдәби әсәрне укып барырыга тырышам. Шуның белән бергә  дәрестә  үтелә торган  һәр әсәрне ел саен яңабаштан укып чыгам. Мәктәпне тәмамлаганда укучыларым минем турында: “Повесть-романнарны яттан белә”, - дип  юкка гына җырламыйлардыр.


Язмамны бу һөнәрне сайлауга илһам биргән укытучыларым турында сөйләү белән башлаган идем. Мин укыта башлаган елларда укучыларым педагогик белем бирүче уку йортларына күпләп керәләр иде. Унлап укучым татар теле укытучысы һөнәрен дә сайлады. Тик соңгы елларда мөгаллим булырга атлыгып торучылар бөтенләй диярлек калмады. Ни өчен мин укучыларымда үз һөнәремә мәхәббәт тәрбияли алмыйм? Сәбәбе мине дә бик борчый, башкаларны да битараф калдырмый торгандыр. Минемчә, сәбәбе бик гади аның. Укучы көннең 7-8 сәгатен синең яныңда үткәрә. Ул синең хезмәтеңнең авырлыгын, бетмәс-төкәнмәс ваклыклардан торуын, кирәкмәгән вак-төякләргә дә зур игътибар һәм вакыт бирүеңне,  йокы туймаудан талчыккан йөзеңне, өстерәлеп кенә мәктәпкә килүеңне көн саен күреп-тоеп тора. Шуңа күрә дә бу һөнәрне үзенә юлдаш итәргә ашыкмый ул. Хөкүмәтебез дә укытучыларга, бигрәк тә авыл җирендә хезмәт итүчеләргә, йөз белән борылса,  авыр хезмәттән соң иркенләп ял итәргә дә мөмкинлегем булса, укучыларым һәрвакыт минем канәгать, шат чыраемны күреп торсалар, һөнәремнең дәрәҗәсе дә артыр, авыл җире дә яшь, белемле, иҗади эшләүче укытучыларга баер иде. Эш кадерен, яшәү ямен шушы һөнәр аша тойган хезмәттәшләрем, сез дә минем фикерләремә кушыласызмы?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ