Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы бәхете

Ләйсән Әсгать кызы ХӘЙДӘРОВА,Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең технология һәм рәсем укытучысы. Эш стажы - 13 ел. Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның...

Ләйсән Әсгать кызы ХӘЙДӘРОВА,
Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең технология һәм рәсем укытучысы. Эш стажы - 13 ел.

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы, үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында зур урынны балачак дуслары, мәктәп, укытучы алып тора. Мәктәп бусагасыннан тәүге адымнарын атлап кергән көннән алып, зур тормыш юлына аяк баскан көнгә кадәр укучы янәшәсендә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торучы кеше – Укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле , якты күңелле җан, гомер буе остаз да булып кала ул.


Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән сабырлык, зирәклек, акыл тирәнлеге, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Ә авыл укытучысы,шәһәр укытучысыннан аермалы буларак, эше белән берлектә хуҗалыктагы эшләре белән дә күпкә өлгер булырга, йорт-җире, бала-чагасы, тормыш рәвеше белән үрнәк булып торырга тиеш.


Авыл кешесенең эше тавык чүпләп тә бетерерлек түгел. Безнең иртәбез дә мал–туар, кош-кортларны караудан башлана. Элеккеге еллардагы кебек хезмәт практикасы бетерелүе бик зур кыенлыклар тудыра. Мин, технология укытучысы буларак, балаларны тормыш итәргә, эш тәртибенә өйрәтергә бурычлы. Балаларны хезмәткә өйрәтү эшләгән эштән ямь-тәм табарга ярдәм итә, монда әти-әниләр дә зур роль уйный,чөнки бала әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә. Ләкин кызганычка каршы гаиләдә хезмәт тәрбиясе җитеп бетми. Балалар хәзер күбрәк компьютер, телефонда уйнауны якынрак күрәләр, бакчада, каралты-курада эшләү икенче планга күчә.


Мәктәп яны бакчасына җаваплы кеше буларак, авыл хуҗалыгына карата яхшы мөнәсәбәт, мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Укучыларымның үзләренең киләчәкләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләүләрен һәм аны үстерүгә үзләреннән өлеш кертүләрен теләр идем. Ә рәсем дәресләрендә мин матурлыкны күрергә, авыл табигатенең байлыгын саклауга кызыксыну уятам.


Минемчә, хәзерге заман авыл укытучысы түземле,намуслы,таләпчән булырга, балалар күңеленә юл таба белергә, беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калмыйча алга барырга, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсе - укучыларның, әти-әниләрнең, тирә-юньдәгеләрнең күзләрендә шатлык нурлары күрү ул.


Киләчәктә бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларның башында укытучы торганын һәркем таныр. Әйе, нәкъ менә укытучы мәгърифәт дөньясына алып керүче, Кеше булырга әйдәүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Согласна с содержанием эссе, подняли достаточно актуальные вопросы современного учителя, удачи вам во всем!!! Автор: Эльвира

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ